Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Бишенче тапкыр — «Алтын йомгак»
1.12.2016

Бишенче тапкыр — «Алтын йомгак»

Нәни каләмдәшләребезне сөендереп,  бишенче тапкыр “Алтын йомгак” журналы дөнья күрде. Быел журналда  91 укучының иҗаты урын алды. Язмалар “Туган ягым — Удмуртия”, “Туган тел һәм “Яңарыш”, “Безнең гаилә”, “Кече дусларыбыз”, “Яраткан шөгылем” һ.б. бик күп рубрикалар астында тупланып бирелде. Алар балаларның кулы белән эшләнгән рәсемнәр, үзләренең фотосурәтләре белән баетылды. Ижау шәһәренең 6нчы гимназия укучылары  белән очрашып, “Яңарыш” газетасын өйләренә яздырып алган һәм язмалары, рәсемнәре  әлеге журналда дөнья күргән укучыларга “Алтын йомгак” журналы тапшырылды инде. Мондый очрашулар калган мәктәп укучылары белән дә булачак.