Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Бишенче йомгак
9.12.2016

Бишенче йомгак

Бәйрәмебез котлы булсын, кадерле милләттәшләр!
Нинди бәйрәм дисезме?
Әйе, бик тә зур бәйрәм! Әле шушы көннәрдә генә чыккан “АЛТЫН ЙОМГАК” исемле әдәби журнал китерде ул бәйрәмне.
Хикмәт шунда, бу хәл инде бишенче кат кабатлана.
Һәр елны балаларның әдәби язмаларын (хикәяләрен, шигырьләрен), рәсем иҗатын туп­лап, шул исемдәге журнал бастырып, “Яңарыш” газетасы балалар өчен дә, олылар өчен дә бик тә изге эш эшли, аларны шатландыра! Республиканың Милли сәясәт министрлыгына, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенә дә зур рәхмәтебезне яудырыйк бу уңайдан.
Хәзерге заманда мондый гамәл бик тә тансык күренеш…
Телебезне, милләтебезне саклау өчен, балаларыбызга сеңдерәсе милли программабызның практик үтәлешенең якты бер үрнәге түгелмени бу?!
Бәйрәм тантанасы, телевизор карап, җыр-биюгә кул чабу гына түгел бит ул, туганнар! Үз әнкәң телеңдә язылган гүзәл әдәби әсәрләрдән тәм табып яшәү чын бәйрәм түгелмени?!
Югары полиграфик сыйфатлы төсле журналда 9 рубрика урнашкан. Барысын 73 язма-әсәр, 13 рәсем-башваткыч тәшкил итә. Язмалар исә, 56 чәчмә әсәрдән һәм 17 шигырьдән тора. Авторлары Удмуртия һәм Әгерҗе районындагы мәктәпләрдә укучы балалар. Журналның тематикасы – “Туган ягым –Удмуртия”, “Туган тел һәм “Яңарыш”, “Безнең гаилә”, “Табигать күренешләре”, “Кече дусларыбыз”, “Яраткан шөгылем”, “Әкиятләр”, “Мәктәп һәм мөгаллимәләребез”, “Күркәм гадәтләр” дигән рубрикаларда ачык чагыла.
Инде, сүзне берничә авторга бирик:
…Яратамын һәркемне,
җылы тоткан өемне,
Йортымда тынычлыкны,
якты янган учакны,
Яратамын һәрчакны,
онытмамын ул чакны.
(Назлыгөл Арсланова, Девятерня мәктәбе);

…Тукай безнең күңелләрдә
Гел яшь булып калачак.
Мәңге янәшә атларлар
Тукай белән балачак!
(Нияз Симаков, Исәнбай мәктәбе);

…“Яңарыш” — зур терәк бит ул,
Чын татар кешесенә.
Аны яратып укыйлар
Олысы, кечесе дә.
(Алинә Муллаәхмәтова, Әгерҗе, 4нче мәктәп);

“..Мин татар егете булып үсүем белән горурланам”
(Риназ Шакиров, Можга);

“…Авылда туып-үстем,
яратам хайваннарны.
Фермер булырга уйлыйм,
Мин бит – авыл малае!”
(Айнур Касимов, Балезино районы, Кистем мәктәбе);

“Татарча белү – кыйммәт,
Татар сүзе – зөбәрҗәт!
Татарча сөйләшкәннәргә,
Татар телен белгәннәргә,
Белергә теләгәннәргә,
Теләп өйрәткәннәргә –
Мең мәртәбә зур рәхмәт!”
(Алинә Нурмөхәммәтова, Эрик Гыйззәтуллин, Әгерҗе, 3нче мәктәп).

Ә инде рәсемнәргә бәя бирү өчен журналны ачып карарга кирәк…
Төкле аякларың белән бас, кадерле ”АЛТЫН ЙОМГАК”!

Ибраһим Биектаулы.