Битлек белән йөрү туйдырды
Җир шары 2019 елдан бирле коронавирус дигән йогышлы авырудан (кемнәрдер аны Ходайдан кешеләргә чиксез күп гөнаһлары өчен җибәрелгән афәт дип әйтә) газап чигә. Бу авыруның кайдан, ничек килеп чыгуы турында ышанычлы дәлилләр белән аңлатып бирүче юк.
Дөрес, Америка Кытай турында имеш-мимешләр таратты. Имеш, Кытай үзенең инде 1,5 миллиардтан артып киткән халкын сыйфатлы ризык белән туендыра алмаганга, гади халык ярканат итен ашый башлаган һәм шул ярканатлар авыру чыганагы булып торалар. Бу версия галим-эпидемиологлар тарафыннан тикшерелеп расланмаган, шуңа күрә әлегә Кытайга каршы чыгарылган бер гайбәт кенә дип карала. Үз чиратында, Кытай да йоклап ятмый: авыру ул – ярканатлар тараткан афәт түгел, ә фәнни лабораторияләрдә уйлап чыгарылган махсус вируслар дип белдерә. Һәм ул вирусларны Американың ябык институтлары сугышта куллану өчен уйлап чыгарганнар, имеш. Америка, билгеле, бу версияне танымый һәм аны сәяси көрәш өчен таратылган ялган, ди. Күрәсең, дөнья җәмәгатьчелегенә коронавирус авыруының килеп чыгуы турында чын дөреслекне белү авыр булачак. Чөнки бу дөньяның алга киткән кайбер илләре арасындагы сәяси көрәшкә һәм икътисади көндәшлеккә бәйләнгән. Мондый очракта серләрне саклый беләләр…
Бу авыру тарала башлау белән Рәсәй җитәкчелеге аңа каршы тиешле көрәш чараларын күрә башлады. Төрле саклану чаралары күрелде, хәтта сәнәгать берничә айга эштән туктап торды. Дөньяда беренчеләрдән булып, берничә төрле һәм бик файдалы дарулар уйлап табылды һәм күпләп җитештерелә башланды, махсус хастаханәләр тиз вакытта төзелделәр, җиһазландырылдылар һәм эшли башладылар. Саный китсәң, чаралар күп булды һәм алар халыкның күз алдында.
Ил җитәкчелегенең коронавируска каршы күргән чаралары, иншаллаһ, нәтиҗәсез калмады. Кайбер илләр белән чагыштырганда, Рәсәйдә бу авырудан үлүчеләр саны чагыштырмача азрак булды. Авыру күп таралмасын өчен үз вакытында халыкка бушлай вакцинация ясау оештырылды. Бу эш инде бик күп айлар дәвам итә һәм кайбер нәтиҗәләр ясарга да вакыттыр, мөгаен. Массакүләм пропаганда чаралары дөньяда күп халык яшәүче илләрдә коронавируска каршы көрәшнең ничек барышы турында махсус таблицалар бастырып чыгара башладылар. Ул таблицага карасаң, исең-акылың китәрлек. Рәсәй авыруга каршы иң күп дарулар уйлап тапты, аларны бөтен дөньяда тарата башлады, бушлай вакцинация кертте, шулай булгач, без дөньяда беренче булырга тиеш!
Ә чынлыкта без дөньяның алга киткән 15 иле арасында иң артта калганбыз. Дөньяда бу авыруга каршы иң уңышлы көрәшүче ил – Израиль икән! Анда инде, балаларны исәпләмәгәндә, бөтен халыкның 76 %ы вакцинация ясаткан. Шуңа күрә Израильдә соңгы вакытта авыручылар бөтенләй юк икән. Гаҗәп түгел, чөнки кайда тәртип – шунда яхшы нәтиҗә.
Дөнья галимнәре фәнни тикшеренүләр нәтиҗәсендә шундый карарга килгәннәр: әгәр илдәге халыкның 60 %ы коронавируска каршы вакцинация ясаса, мондый илдә авыру башка таралмаячак, ә бары тик кими генә барачак. Ә мондый уңышка кайсы илләр генә ирешкән соң? Цифрлар түбәндәгечә: Канадада ил халкының 73 %ы вакцинация ясаткан, Англиядә — 73 %, Кытайда — 64%, Америкада — 59%, Франциядә — 54%, Италиядә — 50%, Индиядә — 46%, Испаниядә — 43% һ.б. Ә исемлекнең азагында Россия, анда барлык халыкның 16%ы гына вакцинация ясаткан. Моны бары бер генә сүз белән бәяләргә мөмкин — хурлык!
Гадәттә, без, ниндидер кимчелекләр турында сүз барганда, түрәләрне тәнкыйтьлибез. Имеш, теге нәрсә эшләнмәгән, бу нәрсәнең рәте юк – түрәләр оештырмаганнар, алар гаепле. Ә менә коронавируска каршы көрәштә хәлләр киресенчә. Ил җитәкчелеге дөньядагы иң яхшы вакциналарны уйлап табуны һәм тиешле күләмдә җитештерелүне тәэмин итте. Вакциналар зур-зур партияләр белән регионнарга җибәреләләр, торак пунктларда вакцинация ясау өчен махсус урыннар билгеләнгән. Моның өчен җитәкчеләргә рәхмәттән башка сүз әйтү мөмкинме соң? Ә халык вакцинация ясарга ашыгып тормый, димәк, үз сәламәтлеге турында уйламый!
Югарыда әйтеп үтелгән таблицадан тагын берничә цифрны күрсәтеп үтәргә телим: Рәсәй халкының 28%ы вакцинация ясарга теләвен белдергән, ә 20% әле үзе өчен карар кабул итмәгән, ә иң гаҗәбе – халыкның 37%ы вакцинация ясауга каршы икән. Соңгы санга аңлатма кирәкми, минемчә, һәркем үз сәламәтлеге өчен үзе җаваплы!
Массакүләм пропаганда чаралары һәр көнне үз хәбәрләре белән чаң сугалар: илдә коронавирус белән авыручылар саны (шул исәптән Удмуртия Республикасында да) үскәннән-үсә бара. Җәйге эссе көннәрдә битлек белән йөрү дә туйдырды бит, җәмәгать. Шәхсән үзем киләчәктә авырмам дигән өметтә, гадәти тормышка кайту теләге белән прививка ясаттым. Ә сез?
Прививка куйдыручыларның фикерләре:
Наил Мөхәммәтдинов: “Танышларым арасында күпләр коронавирус белән авыргач, мин дә курка башладым. Авырганчы дип, прививка ясату турында белештем. “Госуслуги” аша язылырга кирәк, диделәр. Аннан сырхауханәгә кереп, язылып, тиз арада куйдырып та чыктым. Аллаһка шөкер, прививка куйдырган урын гына бераз авыртты. Башка симптомнар булмады. 21 көннән икенчесен дә куйдырдым. Анысы да яхшы гына булды. Алга таба да авырмыйча, сәламәт булырга язсын барчабызга”.
Кадрия Хәмитова: “Хроник авыруларым булгач, авырмасам ярар иде дип, мин гел куркып яшәдем. Балаларым да минем өчен гел борчылып тордылар. “Өйдән бик чыгып йөрмә, даруларны, ашамлыкларны өйгә генә китерт”, — дип, гел кайгыртып торалар. Урамга, 6 нчы гимназиягә “Яңарыш” газетасын алырга барган чакта да, гел битлек киеп йөрү туйдыра да башлаган иде инде. Аннан кайткач, мин ишек тоткаларын, ачкычлар, сумкаларны сөртә идем. Гел болай куркып яшәү тәмам үзәккә үтте. Йокы качты. Тынычлап элекке кебек яшисе килә башлады. Шуннан үземне алдан әзерләп, табиб белән киңәшләшеп, прививка ясатырга дигән нәтиҗәгә килдем һәм яшәү урыны буенча сырхауханәгә мөрәҗәгать иттем. Чират булмады, бик тиз куйдылар. Барысы да яхшы үтте. Температурам да күтәрелмәде. Уфада яшәүче балаларым да куйдырды. Барыбызга да исән-имин булырга язсын. Хәзер, Аллаһка шөкер, тынычлап йоклыйм. Алга таба да шулай булсын”.
Удмуртиядә коронавируска каршы вакцинацияләү ничек бара?
Республикада коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация актив темпларда бара. Июль башында республикага «Спутник V» вакцинасының 40 325 дозасы килгән. Хөкүмәт Рәисе урынбасары Эльвира Зиннур кызы Пинчук сүзләренчә, якын арада ковидтан («Спутник V»дан тыш) башка төр вакциналар кайту планлаштырылмый. «Халыкка җайлы булсын өчен күчмә вакцинация пунктлары да булдырылды. Ижау шәһәрендә иң популяр пункт -Үзәк мәйданда. Анда Удмуртия Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы буенча, график нигезендә табиблар, шәфкать туташлары, Ижау дәүләт медицина академиясенең 4-6 нчы курс студентлары, волонтерлар составында прививка куючы бригадалар хезмәт күрсәтә. Волонтерлар халыкка кирәкле документлар, анкеталар тутырырга ярдәм итә. Күчмә вакцинация пунктларының эш режимы 8.00 сәгатьтән 21.00 гә кадәр. Тик шулай да табиблар бирегә килгән бер генә пациентка да вакцинация ясаудан баш тартмыйча, 22:00 сәгатькә кадәр эшлиләр. Вакцинация вакытында һәм аннан соң пациент турында барлык мәгълүматлар махсус федераль регистрга кертелә, дәүләт хезмәтләре порталында (“Госуслуги”) беренче һәм икенче аппликациядән соң теркәлә, рус һәм инглиз телләрендә уникаль сертификат бирелә, шулай ук QR код булдырыла. Шулай итеп, Удмуртия халкы үзенә уңайлы юл белән вакцинация ясата ала. Моның өчен кулда бары тик медицина полисы, СНИЛС һәм паспорт булу гына кирәк. Без сайлап алу мөмкинлеге бирәбез! Тагын шунысын да билгеләп үтәсе килә: вакцинацияләүнең икенче этабы өчен шул ук медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки вакцинаның икенче дозасы шул медицина учреждениесендә махсус шартларда саклана. Шәхси сәбәпләр аркасында, билгеләнгән вакытта прививка ясый алмаган пациентлар, регистратурага шалтыратып, яңадан язылырга тиеш”, — ди Эльвира Пинчук.