Бисермәннәр мирасы
Без бер төркем укучылар белән “Бисермәннәр мирасы” этно-мәдәни танып-белү маршруты буенча сәяхәттә булдык. Иң элек, Юкамен районының туган якны өйрәнү музеена кердек. Музейның фәнни хезмәткәре Виктор Пономарев дин әһеле Федор Тукмачевның 1876 елда төзелгән йорты белән таныштырды. Алар йортны төзегәндә тәрәзә төпләре астына ат яллары кыстырганнар. Бу бүрәнәләрдә дым тормаска, черемәскә ярдәм иткән.
Сәяхәтебезне дәвам итеп, Пышкет авылына юл алдык. Бисермән музее җитәкчесе Т. Невоструева безне 1827 елны декабристлар утырткан имән янына алып барды. Декабристлар Себергә озатылгач, Санкт-Петербург-Мәскәү — Киров — Глазов — Пермь һәм Урал тауларын җәяүләп узганнар. Имәннең биеклеге 27 метр булган. 2010 елда — көчле яшенле яңгыр вакытында аның очы сынган.
Имән янында бисермәннәрнең “Буртчин керттон” йоласы белән таныштык. Бу йола кешеләрне начар гадәтләрдән, уйлардан арынырга ярдәм иткән. Йола буенча төрле төстәге җепләрне безнең беләзекләргә бәйләделәр. Ә сәяхәт ахырында Лема елгасы янына тукталып, ул җепләрне ташка бәйләдек һәм теләкләребезне теләп елгага ыргыттык.
Пышкет паркы буйлап сәяхәт иткәндә дә безгә кызыклы мәгълүматлар җиткерделәр. Әлеге паркта Удмуртиядә сирәк очраучы британ каены үсә икән. Ул, безнең каеннардан үзенчәлекле буларак, берничә кәүсәле. Әлеге каен XVIII гасырда Бөекбританиядән кайтарылган.
“Май язу” остаханәсе укучыларга бигрәк ошады. Балаларга литр ярымлы пластмасса шешәләргә каймак салып бирделәр. Алар ярыша-ярыша май яздылар. Соңыннан түгәрәк икмәкне кисеп, үзләре язган май белән сыйландылар. Майга тоз сибеп ашаганда, ул бөтенләй икенче төрле тәмле икән.
“Әбиемнең сандыгы” дип исемләнгән күргәзмәләр залында без бисермәннәрнең милли киемнәре, гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштык. Бисермәннәрдә дә татарлардагы кебек өйгә кергәндә, чыкканда бусагага басарга ярамый икән. Өй бусагасында утырган шайтаннарны я өйгә алып керәсең, я үзең белән алып китәсең, диләр.
Электән кызлар үзләренә ошаган егетләргә янчиклар чиккәннәр. Кызлар караңгы төшкәч, егетне саклап торып, аңа күренмичә бүләген тапшырган. Егет кызның буй-сыныннан, йөрешеннән кем булуын белгән. Вакыт үткәч, ул янчикны әти-әнисенә күрсәткән. Алар кызның нинди гаиләдә үсүен, аның нинди хуҗабикә булуын ачыклау өчен әти-әнисе белән якыннан танышкан. Кызның әти-әниләре дә егетнең нинди гаиләдә үсүен, нинди хуҗалык алып баруын белү өчен егет йортына барганнар. Әгәр әти-әниләр канәгать калсалар, шулай ук егет белән кыз бер-берсенә ошасалар, егет кыз йортына яучы җибәргән. Соңыннан гөрләтеп туй ясаганнар.
Кызларның баш киеме — такыя. Төрле энҗе, мәрҗәннәр белән бизәлгән әлеге баш киеме кызларны кояш сугудан, яман күзләрдән саклаган. Кабырчыклардан ясалган такыя иң затлы булып саналган. Аларны Һинд диңгезеннән алып кайтканнар. Безнең район бисермәннәренә ул сәүдәгәрләр ярдәмендә килеп эләккән. Ул елларда безнең елгалар тулы сулы, 200 — 400 метр киңлектә булган. Азия илләреннән сәүдәгәрләр су юлы аша безнең районда агучы Лекма елгасына килеп чыкканнар. Диңгез аръягыннан китерелгән товарларын җәнлек тиреләренә алыштырганнар.
Ә хатын-кызларның баш киемнәре тәңкәләр, энҗеләр, мәрҗәннәр белән бизәлгән. Тәңкәләр хатыннарны, булачак әниләрне күз тиюдән, шайтаннардан саклаган. Мәрҗәннәр Кызыл диңгездә үсүче үсемлеккәохшаган. Әлеге баш киеменнән хатын-кызның чәче күренмәгән, хәтта ирләре хатыннарының чәчләре нинди төстә икәнлекләрен белмәгәннәр.
Бисермәннәр белән танышканда без аларның йолаларында, киемнәрендә татар халкының чалымнарын да күрдек. Хатын-кызларының яулык бәйләүләре дә безнеңчә. Чынлыкта да, тарихи язмаларда бисермән сүзе “мусульмане” сүзеннән чыккан дип фаразлыйлар. “Мусульмане” сүзе башта “басурмане”, соңыннан “бесер-
мяне”гә әйләнгән. Элегрәк бисермәннәр мәчеткә җомга намазына да йөри торган булганнар. Әлеге сәяхәт безгә бисермәннәрнең татар халкы белән тугандаш халык булуын ачыкларга ярдәм итте.
Мәрьям Арасланова,
Юкамен районы,
Починки авылы.