Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Билен кысып буган, диләр
22.11.2017

Билен кысып буган, диләр

1 октябрьдән бөтен илдә армиягә көзге чакырылыш башланды. Республикадан Ватан алдында бурычларын үтәргә 1300 егет китәчәк. Ә безнең Сарапул хәрби комиссариатыннан – 129. Аларның 75е Сарапулның үзеннән, районынан – 21, Каракүл районыннан – 16, Камбарка районыннан – 17.

Егетләрнең 50% ы коры җир гаскарләрендә хезмәт итәчәкләр. Шулай ук ракета, һава-космик гаскәрләрендә, милли гвардиядә, хәрби диңгез флотында, һава десантында, тимерьюлчылар гаскәрендә хезмәт итүчеләр булачак.
Хәзер хәрби хезмәтнең абруе артты. Армиягә бармаган яшьләрне дәрәҗәле эшкә, мәсәлән, хокук саклау органнарына алмаячак­лар.
Шәһәребездә елына ике тапкыр — яз-көз айларында — тантаналы рәвештә “Солдатка чакыручылар көне” үткәрелә. Быел да ул “ЗИО” мәдәният йортында узды. Зал шыгрым тулы иде. Әлеге күркәм һәм файдалы чарага техникум, училище, югары сыйныф укучылары, “Гвардия” , “Яшь диңгезчеләр” клублары, кадет сыйныфлары, ата-аналар һәм армия хезмәтенә озатылучы 30 егет килделәр. Хәрби комиссар, ветераннар котлау сүзләрен генә әйтеп калмадылар, ә үгет-нәсыйхәт тә бирделәр. Армиягә китүчеләрнең хезмәттән исән-имин кайтуларын теләделәр. Илебез тынычлыгын саклау – һәр егетнең бурычы икәнен аңлаттылар.
Элегрәк авылларда армиягә китүче егетләрне гармун уйнап, кызлар чигүле кулъяулыклар бүләк итеп, зурлап озаталар иде. Күңелне дулкынлану, горурлану, шатлык хисләре биләп алганы әле дә хәтердә. Армиягә китәсе егет һәр йортка кереп хушлашып чыккан. Авылдашлары аңа: “Кара аны, йөзебезгә кызыллык китермә”, — дип теләк теләгәннәр. Кызганыч, бу матур традиция хәзер бик сирәк саклана.
Шәһәребездән милләттәшләребез дә армия сафларын тулыландырды быел. Шуларның берсе – 20 яшьлек Руслан Гарифуллин. “Армиягә бик теләп, үземне яхшы яктан күрсәтергә дип барам”, — диде булачак солдат.
Яшьләр физик яктан гына түгел, рухи яктан да ныгып кайтыр армия сафларыннан. Алар илебез чикләрен намус белән сакларлар, дип ышанып калабыз.

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.

 

Дөресен генә әйткәндә

“Армия хезмәтенә барыр идеңме?” Яшьтәшләремә әнә шул сорауны биреп, төрле җаваплар ишеттем.
Нияз Яруллин, Казан шәһәре: “Армиядә хезмәт итәрмен, дип уйлыйм. Армия хезмәте җәмгыятьнең аерылгысыз бер өлеше булып торса да, аның күп кенә кимчелекле яклары да бар. Бу исә яшьләрдә Ватан алдында бурычларын үтәү теләген киметә, дип саныйм. Армиядә булып кайткан күп кенә дусларым: “Бер елны бушка уздырдык”, — диләр. Кемнеңдер, кулына диплом алгач, эшкә урнашасы килә, ә аларны армиягә алалар. Шулай ук “дедовщина” булуы да куркыта”.

Рамил Сәрвәров, Ижау шәһәре: “Мин күптән түгел генә армия хезмәтеннән кайттым. Псков шәһәренең 104нче гвардия, десант-штурм полкында, 76нчы гвардия Чернигов десант-штурм дивизиясендә хезмәт иттем. Анда үз теләгем белән киттем, казарма тормышыннан качып калу уйлары миндә беркайчан да булмады. Кечкенәдән хезмәт итәргә хыялландым, тормышта кирәк булачак күп нәрсәләргә өйрәнеп тә кайттым. “Дедовщина” булмады бездә. Ә иң истә калганы – 8 тапкыр парашюттан сикерү булды. Шулай ук күп төрле өйрәнүләрдә катнаштым. Елым бушка түгел, киресенчә, файдага узды”.

Ислам Зарипов, Ижау шәһәре: “Армиягә карата карашым бик уңай түгел. Үзем бармадым. Бер ел солдат боткасы ашаганчы, туган шәһәремдә күпкә файдалырак эшләр башкарырга була, дип уйлыйм”.

Илдар Шәрипов, Ижау шәһәре: “Мин Кизнер поселогында хезмәт иттем. Армия турында фикерләрем бары тик уңай. Һәр ир-егет солдат “боткасын” ашарга тиеш, дип саныйм. Күпләр армиядә куркыныч, тәртип юк, дип уйлыйлар. Миңа беренче айда яңа режимга өйрәнү генә авыр булды. Соңыннан кайтасым да килмәде. Бер айдан контракт буенча хезмәт итәргә китәм”.

Эльмира Миргалимова әзерләде, Ижау шәһәре.