Билгеләр турында
Ун елга бер «дүрт»ле
Альбина Гыйззәтуллина Ижау шәһәренең 55нче санлы мәктәбендә укый.
Укытучылары әйтүенчә, быел 11нче сыйныфка күчүче Альбинаның әле бер тапкыр да “өч”ле билгесе алганы юк. Көндәлеген “5”ле билгеләре генә бизи. Өч”ле генә түгел, “дүрт”ле алудан да кызның коты оча икән. “Шулай да, кечкенәрәк сыйныфта чиреккә бер тапкыр “дүрт”ле “чәпәгәннәр” иде. Шул чакта үземне кая куярга да белмәдем, “дәрес” булды ул минем өчен!” Әлбәттә, икенче чиреккә мин аны төзәттем. Башка алырга язмасын, мәктәпнең соңгы, иң җаваплы елы бит быел, — ди Альбина.
«Биш»ле нигә кирәк?
«Биш»ле нигә кирәк?
Башлангыч сыйныф укучылары гөрләшә-гөрләшә мәктәптән кайталар. Гадәт буенча:
— Ничәле алдыгыз?- дип сорыйм.
Кайберәүләр горур гына: “Биш-ле”, — ди. Кемнәрнеңдер башы аска иелә. Бер шуграк малайдан:
— Нәрсә, сиңа “бишле”не бирмәделәрмени? — дип сорап куйдым.
— Миңа нигә кирәк ул, — димәсенме.
Чынлап та, нигә кирәк икән ул “бишле”? Мәктәп елларын искә төшердем: кирәк идеме икән ул ”бишле”? Кирәк иде. Озак-озаклап дәрескә хәзерләнүеңнең бәһасе, алга таба кайсы да булса югары уку йортының ишеген ачып керү өчен ачкыч иде ул. Укырга бит белемгә, таныклыктагы билгеләреңә карап алалар иде. Югары белемгә хәзерге кебек акчасы булган һәркем ия була алмады. Бүген, эшнең дә, эшләгән кешенең дә, дипломның да кадере киткән заманда, “бишле”нең дә кадере китеп бара микәнни? Алай да билгегә мөнәсәбәт ничегрәк икән, бу турыда мәктәпкә барып, укучыларның, укытучыларның фикерен белдем.
Башлангыч сыйныф укытучысы Раушания Рәшит кызы: «Беренче сыйныф укучыларына кызыксындыру чарасы кирәк. Алар, сабыйлар, абый-апаларыннан күрмәкче, билге сорыйлар. Шуңа да мин шартлы рәвештә булса да балаларның белемен бәялим. Югары бәягә бик сөенәләр», — ди.
— Балалар, сезгә билге кирәкме?
— Кирәк, — дип җавап бирделәр “беренчеләр” бертавыштан.
— Ничәле кирәк? Нигә кирәк?
— “Биш”ле. Әти-әнигә күрсәтергә.
Филисә Әшәрәф кызы да: “Билге кирәк”, ”биш”ле артыннан “куалар”, ләкин үз белемнәрен бәяли беләләр: артыгын сорамыйлар”, — ди.
Әңгәмәне кызыксынып тыңлап торган балаларга да берничә сорау бирдем:
— Сез билге өчен укыйсызмы? Сезгә “бишле” кирәкме? Нигә кирәк?
— Билге өчен түгел, белем өчен укыйбыз. Ләкин билге дә кирәк: белемебезне бәяләү өчен. Яхшы укысак, әти-әниләр сөенәләр, ни дә булса алып бирергә дә вәгъдә итәләр.
Алга таба әңгәмәгә мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлап, укуын дәвам иткән күрше егетен җәлеп иттем. Ул билге өчен түгел, белем алу өчен, алга таба эшләячәк эшенә ныклап өйрәнер өчен укуын әйтте. Укыганда алган “биш”леләр сессия вакытында бик ярдәм итә: имтиханнардан азат ителү, студент теле белән әйткәндә, “автомат” ”бишле” алу бик сөенечле хәл.”
“Мәктәптә яхшы укыдым. Лидер булырга ярата идем. Һәр “5”ле тир түгеп алынды. Мәктәптә укытучылар да гадел, билгеләр дә дөрес куела иде. Гаделсезлек белән университетка укырга керү өчен имтихан биргәндә очраштым. Гәрчә, билгеләрем дус кызымныкыннан (ул колхоз председателе кызы иде) югарырак булса да, имтихан алучылар “керәсең”, дип ышандырсалар да, конкурстан узмадым. Тормышка аек акыл белән карый торган хатын мин, моңа карап кына укуга, белемгә, билгегә карашым үзгәрмәде. Улларымнан да укуга намус белән карауларын таләп иттем. Әмма укуның — югары белем алуның кадере китте. Берьюлы берничә институтта укыйлар, шул ук вакытта кайда да булса эшләргә дә җитешәләр. Ә укып бетергәч, күбесе белгечлекләре буенча эшләргә теләмиләр”. Болары мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлаган, хәзер үзе ике җиткән егет анасы, бик теләсә дә, югары белем ала алмаган укучым сүзләре.
Төрле яшьтәгеләрнең фикерен тыңладык. Билгегә караш төрле. Шулай булырга тиештәдер. Әмма белемгә, дөньяга караш үзгәрмәсен иде.
Розалия Кәримова, Яңа Авыл.