Билбаулар кысылыр диләр…
Тормышта булган вакыйгаларга карата халык телендә йөри торган бик үткен әйтемнәр бар. Әйтик, әгәр кеше тормышында, нинди дә булса сәбәпләр аркасында, аның матди хәле начараю көтелсә: “Билбавын кысарга туры килер”, — диләр.
Россия финанс министрлыгы хәбәр итүенчә, Көнбатыш илләре куллана торган санкцияләр аркасында Россия елга 140 млрд доллар күләмендә югалтуларга дучар була икән. Бу бик зур сумма. Әгәр бүген бер долларның 58 сум торуын исәпкә алсак һәм 2015 елга ил бюджеты 12 триллион сумга якын булуын хәтергә төшерсәк, бу югалтуның нинди авыр икәнен һәркем үзе хисаплап чыгара ала. Күпләр: “Бу санкцияләр Украина вакыйгалары аркасында гына килеп чыкты”, — дип, авыр сулап куялар. Россия Президенты Владимир Путин үзенең 4 декабрьдә ясаган юлламасында бу мәсьәләгә ачыклык кертте. Соңгы елларда нефть һәм газ югары бәягә сатылганда, Россиянең икътисады шактый ныгыды, халыкның тормыш хәле яхшырды, ә иң мөһиме: оборона куәте артты. Бу хәл Америка һәм НАТО хәрби блогында борчылу тудырды. Чөнки Россиянең икътисади һәм хәрби көче тагын да артса, дөнья белән берүзе генә идарә итәргә теләгән Америка ихтыяҗларына куркыныч туачак. Россиянең үсешен тоткарлау өчен нәрсә дә булса уйлап табарга кирәк булган. Бу мәсьәләдә Украина иң уңайлы сәбәп итеп алынды да. Американың Украинаны үз кулларына төшереп, анда үз ракеталарын урнаштыруына Россиянең тыныч кына карамаячагын аңлау өчен артык күп акыл кирәкми. Америка үз теләгенә иреште — Украинада кан коела башлады. Ә бу инде санкцияләр өчен уңайлы сәбәп.
Әгәр Украина булмаса, Көнбатыш тагын нәрсәдер уйлап тапкан булыр иде. Президент Владимир Путин моны аеруча ассызыклап әйтте. Ә санкцияләргә килгәндә, Көнбатышның үзенә буйсынырга теләмәгән илләргә карата аларны куллануы беренче тапкыр гына түгел. 1990 елда аны Иракка карата кулландылар. Бу халык куллану товарының илдә кимүенә һәм дефицитка китерде. Иракта товар бәяләре 20 тапкырга (20%ка түгел) артты һәм халыкның зур канәгатьсезлегенә китерде. Президент Саддам Хөсәенне асып үтерүгә китергән трагедия шуннан башланды. Америка үзенең бу “ысулын” Ливиядә һәм Югославиядә дә сынады. Аларда власть бәреп төшерелде, илләр таркалды. Мондый мисалларны күп китерергә була. Ләкин Россия мисалында Америка һәм НАТО илләре шундый ук нәтиҗә көткәннәрен яшереп тә тормадылар. Америка Президенты Барак Обама үзенең бер чыгышында санкцияләр Россияне көчсезләндерерләр һәм халык Владимир Путинга ышанычын югалтыр дип белдергән иде. Россия дошманнарының ышанычы акланмады. Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү институтлары мәгълүматларына караганда, Россия халкының 80%тан артыгы Президент Владимир Путинга ышаныч белдерә. Ә бу — Көнбатыш корткычларына каршы Россия халкының катгый җавабы. Безнең ил Югославия түгел. Берләшкән милләтләр оешмасының куркынычсызлык Советы әгъзасы, атом һәм ракета техникасы белән коралланган көчле армиясе булган илгә берәү дә хәрби көч куллана алмаячак.
Әлбәттә, Көнбатыш санкцияләре безнең тормышка үзләренең тискәре йогынтыларын ясамый калмыйлар. Беренче чиратта, көнбатыш банкларыннан кредитлар алу күпкә кимиячәк, ә ул банкларга элек алган кредитлар өчен 100млрд доллардан артык бурычны түләргә туры киләчәк. Ә акчаны кайдан алырга? Нефтьнең хакы кимеде, башка сатар нәрсә юк. Дөрес, ул кредитлар турыдан-туры дәүләт бурычлары түгел, ә төрле акционерлык җәмгыятьләре бурычлары. Ләкин алар дәүләт гарантияләре нигезендә алынган бурычлар. Бу ни дигән сүз? Әгәр кредит алган акционерлык җәмгыяте банкротка калып бурычын түли алмаса, аны дәүләт, ягъни илнең бөтен гражданнары хисабыннан түләргә тиеш була.
Нефтьнең хакы арзан булса да, аны табуны арттырып, бурычны түләп булыр иде, ләкин чит илләрдән алынган механизмнар һәм җиһазларсыз моны эшләү мөмкин түгел. Ә санкцияләр безгә техника сатуны тыя. Акылга сыймаслык эш: нефть табу өчен катлаулы техниканың 70%тан артыгын без чит илдән алабыз икән. Ә үзебезнең нефть җиһазлары эшләү заводларыбыз (мәсәлән, “Нефтемаш”) заказлар күплектән интегәләр дигән сүз ишетелми. Илнең оборона заказларын һәм космик аппаратлар эшләү заказларын үтәүдә дә кыенлыклар булачак. Чөнки ул заказлар өчен чит илдән алынган (кайбер юнәлештә 60%ка кадәр, “АиФ” №49-2014) детальләр кулланыла икән.
Ил сәнәгате һәм икътисады өчен зур бәла шунда ки, илнең заводлары кредитны Россия банкларыннан түгел, ә чит ил банкларыннан алалар. Моны аңларга була, чөнки безнең банклар кредитны 15-20%ка бирәләр, ә чит илнекеләр — 2-3%ка. Димәк, читтән алу күпкә отышлырак. Алган кредитны бит әле түләргә дә кирәк. СССР вакытында илнең чит илләр белән тышкы сәүдәсе аз иде (ВВП — валовый внутренний продуктның 3% гына), ә хәзер бу сан 40%. Димәк, без кул-аягыбыз белән тышкы сәүдәгә бәйләп куелганбыз, куллану товарларын үзебез җитештерә алмыйбыз (бәлки теләмибездер).
Югары икътисад мәктәбе (ВШЭ) профессоры, атаклы икътисадчы Владислав Иноземцев әйтүенчә, ил өчен авыр вакытларда күп чыгымнар таләп итүче кайбер проектларны туктатып тору да комачауламас иде. Мәсәлән, БАМ, зур тизлектә йөрү өчен тимер юл, футбол буенча дөнья чемпионаты һ.б. Әгәр дәүләт резервындагы акчаларны саклап тотмасак, илнең социаль программалары кыскарачак, товарларга бәяләр үсәчәк, халыкның тормыш хәле авыраячак. Теләсәк-теләмәсәк тә, билбауларны кысып бәйләргә туры киләчәк.
Кайберәүләр, бәлки Көнбатыш санкцияләре безгә акылга килергә, үзебезнең авыл хуҗалыгын һәм сәнәгатьне үстерергә, чит ил товарларына гына карап ятмыйча, үзебезгә җитештерә башларга мәҗбүр итәр дип фаразлыйлар. Көнбатышның безгә санкцияләр куллана башлавына тиздән инде бер ел тула. Чит илдә җитештерелгән товарларны үзебезнекеләр белән алыштыру (импортозамещение) хәзер иң модага кергән сүз булып тора. Зәңгәр экраннардан һәркөнне ничек матур сөйлиләр бу турыда?!. Ләкин матур сүзләрне, матур планнарны тормышка ашыру өчен реаль эшләр кайда соң? Күренмиләр хәзергә! Урысның “күк күкрәми торып, мужик тирә-ягына карап чукынмас” дигән бик акыллы әйтеме бар.
Ә бит инде күк күкрәде, яшен дә яшенли башлады. Тик түрәләрнең генә яшен үткәргечләрнең төзеклеген тикшергәне күренми. Хәер, түрәләр һәм байлар курыкмыйлар бернинди кризистан да, санкцияләрдән дә. Алар акча диңгезендә йөзәләр һәм ул диңгез саекмаячак. Ә менә безгә, хезмәт кешеләренә, уйланырга урын бар, чөнки билбауны бил өзелеп чыкканчы кысып булмый бит.
Гыймран Сафин,
Ижау шәһәре