Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


7.03.2013

Бик әйбәт апа

Язмам Үтәгән авылында яшәүче, яктылык һәм чисталык символы, мәрхәмәтлелек үрнәге булырдай  Шаһидә әби Мәндиева турында.

Шаһидә — Кадыбаш авылы кызы. Шамил исемле егет белән гаилә корып, Үтәгәнгә килен булып төшә. Бик килешеп, аңлашып яшәгән шушы гаиләдә ата-анасын, Нәгыймә әбиләрен сөендереп ике сабый: Фәрит белән Фәния дөньяга аваз сала. Тик аларга пар канатлар җылысы астында бик озак юанырга язмаган, күрәсең, әтиләре фаҗигале рәвештә үлеп китә. Ике баланы аякка бастыру, өлкән яшьтәге каенананы тәрбияләү өстенә, мәрхүм ире Шамилнең инвалид энесе Рәхимҗанны да карау-тәрбияләү шушы Шаһидә җилкәсенә төшә. Әмма ул зарлана торганнардан булмый. Күңел җылысын һәммәсенә дә тигез өләшеп, колхоз эшенә дә йөри, өйне дә тәртиптә тота.

Каенанасы бакыйлыкка күчеп, балалары төп йорттан канат ныгытып очып киткәч, язмыш җилләре аны Ижау каласына илтә. Авылдагы өйләрен дә ташламый, кайтып карап тәртиптә тоталар. Ижау каласында дини кардәшләре белән күп аралаша, мәчеткә йөри. Пенсиягә чыккач, туган якның тарту көче аны янәдән Үтәгәнгә кайтара. Әнисе – дини карчык Нәкыядән кечкенәдән күңеленә кереп калган догалар, каенанасының да динне бик хөрмәт итүе, Ижауда мәчеткә йөрү Шаһидә апада булган ныклы иманны тагын да ныгыта, үзлегеннән дини белем ала. Аннары ул Үтәгәннән Сарапул мәдрәсәсенә 3 ел йөреп гыйлем туплый, Коръәнне гарәп телендә укый башлый. Сарапулдагы Вәсимә һәм Рәсимә сеңелеләрен дә шушы юлга өндәп кертә. Мәктәп укучыларына да бик тырышып дини белем бирә. Аның шәкертләре районда шушы юнәлештә үткәрелүче бәйгеләрдә өч ел рәттән беренче, икенче урыннарны алдылар. Бөтен дини йолаларны җиренә җиткереп үти Шаһидә апа, мәчеттә Мәүлид мәҗлесе, ифтар ашлары оештыра, дини бәйрәмнәрне билгеләп үтәләр. “Догаларны бик шифа бирердәй, шулхәтле күңелгә керердәй итеп укый”, “Бик яратабыз үзен”, “Бик әйбәт апа”, — ди аның турында авылдашлары.

Асия Корбангалиева, Әгерҗе шәһәре