Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Бикле капкалар артындагы тормыш
19.09.2013

Бикле капкалар артындагы тормыш

Бикле капкалар артындагы тормыш

Бикле капкалар артындагы тормыш

Тормыш мәшәкатьләре безне шулкадәр баскан ки, якын-тирәгә күз салырга, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә кул сузарга һич вакыт таба алмыйбыз. Исереп аунап ятучы, акылдан язып, кычкырып йөрүче, көчкә атлаучы гарипләрне күрсәк тә, “Аллам сакласын!” дип тизрәк үтеп китәбез. Гомумән, сәламәт кешеләрдә кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, башкалар хәлен аңлау сыйфатлары югала бара түгелме? Язмыш кыерсыткан кешеләргә кая барырга? Аларның тормышы ничек дәвам итә? Бу сорауларга җавап эзләвем Удмуртия республикасының Зур Кияик авылында урнашкан психоневрологик интернатка китерде.

Зур гына мәйданны биләп торган әлеге интернатның коймалары чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндереп алынган. Бикле капкалар артында — бирегә язмыш юлламасы белән эләгүчеләр. Капкадан үтеп кергәч, игътибарымны төз агачлар, матур чәчәкләр арасында урнашкан берничә бина җәлеп итте. Саный башладым: тулай торакка ошаган мондый биналар дүртәү икән. Безне каршы алган интернат директоры белән эчкә узганда, яулыкларын кыек бәйләп, кулына чиләк тоткан бер апа сәер генә кычкырып исәнләшеп узып китте. Үзем дә сизмәстән: “Бу монда яшәүчеме?” – дип сорап куйдым. Хәер, соравымның урынлы түгеллеген шунда ук аңладым. Теге апаны күргәннән соң, янымда нидер аңлатып барган директорны бер мәлгә ишетмәс тә, күрмәс тә булдым. Матур яңа бина янына килеп җиткәндә генә хушыма килеп, аның: “Бу “мәрхәмәтлелек корпусы” дип атала. Биредә үз-үзләрен бөтенләй дә кайгырта алмаучылар яши”, — дигәнен ишеттем. “Кемнәр соң алар?” – дип, күңелемнән генә уйлап куйсам да, телдән бу сорауны бирергә җитешмәдем. Ишек төбендәге баскычта тезелеп утырган бер төркем кешеләрне күреп, тагын сүзсез калдым. “Тагын пычранып беткәнсең бит”, – диде Татьяна Ивановна, җирдән өстерәлүче аяксыз бер ханымга. Аның янында берничә кеше коляскада утыра. Без бинаның эченә үттек. Керә-керешкә үк тагын җанны тетрәндергеч күренешләргә тап булдым: идәндә 45-50 яшьләр тирәсендәге хатын кыска гына куллары белән төрле төстәге шакмаклар белән уйный, диванда утырып, елмаеп каршы алучы ир-ат таушалып беткән курчагын сыйпый, ә кемнәрдер тиешле даруларын, уколларын алу өчен табибка чират көтә. Коридорлар чиста, бүлмәләр якты, бар кирәк-ярак та бар сыман. Кояшлы матур көн булу сәбәпле, ул минутларда урында берәү дә юк иде. Барлык тәрбияләнүчеләрне дә урамга чыгарганнар. Без алар янына юнәлдек. “Я Ходам, чынбарлыкмы бу яки куркыныч кинодан өзекме?” Акыл ягы зәгыйфь, нервлары авыру, өметсез гарип дигән диагноз алган дистәләгән кеше биредә. Болар бит кемнәрнеңдер кайчандыр кадерләп үстергән балаларыдыр, кемнәр өчендер йокысыз төннәрен биргән газиз әниләр, апалар, абыйлар, әби-бабайларыдыр… Ә бүген бу кешеләрнең якыннары яннарында түгел, алар үз авырулары белән ялгызы гына. Башымда сораулар өермәсе, күңелдә сүз белән әйтеп бетерә алмаслык хисләр. Интернат җитәкчесе бу кешеләрнең һәрберсенең язмышы белән таныш. “Тулаем алганда, безгә күбрәк тумыштан ук интернатларда яшәгәннәр, әти-әниләре исерек булу сәбәпле, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнгәннәр эләгә. Үз куллары белән туганнарын алып килеп тапшырганнар сирәк. Алар бу адымны тормыш шартлары бик начар булу сәбәпле ясыйлар. “Якыныма мин дәүләт тудырган шартларны тудыра алмыйм, биредә аңа күпкә яхшырак булыр”, — диләр. Интернатта яшәүчеләр барлык социаль уңайлыклар белән дә тәэмин ителә, көненә 5 тапкыр тукланалар, кирәкле медицина ярдәме алалар”, — дип сөйләде интернат директоры. Аның белән аралашканда тагын күп кенә кызыклы мәгълүматлар белдем. Күпләр өчен ябык булган ишекләр артында тормыш гөрли икән. Монда тәрбияләнүчеләр тырышып төрле эшләр башкаралар. Үзләренең бакчаларында яшелчәләр үстерәләр, чәчәкләр тәрбиялиләр, төрле чаралар оештыралар, территориядә чисталык саклыйлар. Гомумән, алар шушы диварлар кысаларында үзләренчә тормыш көтәләр. Интернатта тәрбияләнүчеләргә 150 кеше хезмәт күрсәтә. Алар биредә яшәүчеләр өчен кайгысын да, шатлыгын да уртаклашучы иң якын кешеләргә әверелгән. Интернаттагы тәрбиячеләр өй мәшәкатьләрен онытып, көне буе алар белән бер мохиттә яшиләр. Һәр авыру белән елмаеп кына аралашкан, аларның һәр теләген тормышка ашырырга тырышкан әлеге тәрбиячеләрнең кыюлыгына һәм сабырлыгына сокланмый мөмкин түгел.

Калган берничә бинада булганда сөйләп бетермәслек тәэсирләр алдым. Берсендә тышкы кыяфәтеннән акылсыз дип тә әйтмәстәй, җир җимертеп эшләрдәй яшьләрне күреп аптырадым. “Болай караганда, алар акыллы, тыныч кешеләр. Тик вакыт-вакыт алышынып, теләсә нәрсә майтарып атулары бар”, — ди Татьяна Ивановна. Велосипедта үтеп баручы бер егеттән җитәкче: “Ринат, бу синең яңа велосипедыңмы?” – дип сорагач, сискәнеп китеп, үз милләттәшләребез дә бар икән дип уйлап куйдым. Тулырак мәгълүмат алу өчен сораштыра башладым. Ринат интернатка ничек килеп эләкте?” — дип соравыма Татьяна Ивановна: “Ринатка бүгенге көндә 29 яшь, әтисе юк, әнисе бик каты эчкән. Шул сәбәпле, Ринат урамда үскән. Ул әнисен дәваларга да тырышып караган, эчүдән туктавын үтенгән, тик әнисе аны тыңламаган. Күрәсең, болар барысы да егетнең сәламәтлеген какшаткан, аңа психик авыру дигән диагноз куелып, социаль органнар исерек анасыннан йолып алып, безгә тапшырдылар”, — дип сөйләде. “Аны мин бик акыллы егет дияр идем, компьютер белән эш итә белә, музыка тыңларга ярата. Авыру ялкынсынып киткән вакытларда төрле химик ачышлар ясадым дип, аны теркәвебезне сорый. Күптән түгел: “Безнең ишек алдында алтын калдыклары бар, шуларны казып алып, сатарга кирәк”, — дип аптыратты. Аннан бер дәфтәр тутырып хлордан алтын ясау формуласын чыгарган иде. Менә шундыйрак “ачышлар”ы була аның. Әле күптән түгел генә велосипед сорады, алып бирдек. Биредә яшәүче һәр кеше пенсиясенең 75% ын биредә яшәүгә түләү өчен күчерә, ә калган 25%ы аларның үзләренең счетында туплана. Кирәк-яракларны аларның шул акчаларына сатып алабыз”, — дип аңлатты Татьяна Ивановна. Шулай аралаша торгач, интернатта тәрбияләнүчеләрнең якынча 10-12%ын татарлар тәшкил иткәнлеге ачыкланды. Иң озак яшәүчеләрнең берсе — Кадрия (исеме үзгәртелде) апа. Ул үз-үзен карый алмый, коляскада гына утыра. Мондый интернатларда берничә дистә ел яши икән инде. 25 яшендә бала тудырганда аның сәламәтлегенә зыян килә, ул гарипләнә. Аннан аны ире ташлый, ире баласын да үзе белән ала. Ә яшь гарип хатын үз әти-әниләренә күченә, инде алар вафат булгач, апасы тәрбиясендә яши, улы белән дә элемтәдә тора. Аның сәламәтлеге тагын да начарлана башлагач, Кадрия апаны интернатка урнаштыралар. Ул көнне миңа Кадрия апаның улы белән дә аралашырга туры килде. “Сау-сәламәт була торып, ничек сезгә тормыш бүләк иткән анагызны интернатка китерә алдыгыз?” – дип сорамыйча булдыра алмадым. “Мин әни янында һәр минут утыра алмыйм, ә монда аның янында һәрвакыт табиблар, караучылар. Мин үзем дә ай саен килеп йөрим, интернатка булдыра алганча ярдәм итәм, әнине елга бер тапкыр өйгә алып кайтам”, — дип сөйләде. Ничек? Ни өчен? Тугыз ай буе күкрәк астында йөртеп, күпме газаплар аша сиңа дөнья бүләк итеп, үзе гарип калган газиз ананың картлык көнендә таңын “Исәнме, улым”, — дип каршы алырга хакы юкмы? Башыма сыймый. Тик берәүне дә гаепләргә теләмим, мин бу хәлләрнең нечкәлеген белмим, хакым да юк. Биредә ишеткәннәремнән һәм күргәннәремнән бары тик гыйбрәт алырлык. Мондый язмышлар биредә 300дән артык бит…

Гүзәл Шакирова