Бигрәк кунакчыл шул без
Чал тарихтан алып бүгенге көнгә кадәр кешелек дөньясының яшәешен күзәтсәк, анда төрле кабиләләрнең, ә соңрак төрле халыкларның бер урыннан икенче урынга күчеп китүләре, аерым кешеләрнең һәм төркемнәрнең бер илдән икенчесенә вакытлыча яки бөтенләйгә килеп урнашуларын күзәтә алабыз. Бу күренешнең сәбәпләре төрле булган: сугышлар, канлы инкыйлаблар, табигый афәтләр (җир тетрәүләр, су басулар һ.б.). Берәү дә рәхәт тормыштан качмый. Табигый ки, халыклар ярлы илдән бай илгә, климаты начар булган урыннан яхшысына, җире уңдырышсыз илдән уңдырышлы җире булган илләргә күчәргә тырышалар.
Советлар Союзы дигән бөек держава җимерелеп, аңа керүче элекке союздаш республикалар мөстәкыйль дәүләт булып яши башлагач, Россия иммиграциянең нинди “татлы җимеш” икәнен үз мисалында татый башлады. СССРның планлы хуҗалыгында һәр союздаш республика үз урынында булып, аерым продукцияләр эшләп чыгарып, халыкны эш белән тәэмин итү оештырылган иде. Элекке икътисади элемтәләр җимерелгәч, союздаш республикалар дөнья икътисадында үз урынын таба алмадылар. Алар эзләп чыгарган чималны һәм товарларны дөнья базарында берәү дә алырга теләмәде һәм бу ул республикаларда катастрофик рәвештә эшсезлек проблемасы китереп чыгарды. Бүген Россияне кара болыт булып басып алган Урта Азия иммигрантлары — шул илләрдәге эшсезлек дигән фаҗиганың корбаннары алар.
Ижау шәһәре, иммигрантлар мәсьәләсенә караганда, бәхетле шәһәр. Монда көн буе шәһәрдә йөреп тә, берничә генә Урта Азиядән килгән кеше очратасың (алар күп монда, ләкин көндез алар эштә). Ә Мәскәүдә очраган ике кешенең берсе — Урта Азиядән килгән дигән фикер кала. Мәскәүдә аларның күпме булуын берәү дә әйтә алмый, чөнки аларның санын алу оештырылмаган. Россиядә чама белән 11 миллион иммигрант бар дип исәпләнә. (Россия Фәннәр Академиясенең социология институты мәгълүматлары буенча,“АиФ” №43 — 2013), ә чынлыкта ике тапкыр күбрәк, диләр. Чагыштырып карыйк: бөтен Россия халкы 142 миллион, ә иммигрантлар 20 миллионнан артык. АКШта иммигрантлар саны 40 миллион (үз халкы 300 миллионнан артык), ә Германиядә — 9,8 миллион.
Ирексездән шундый сорау туа: кемнәр соң алар иммигрантлар? Россиядә бит җәннәт юк, нәрсә эзләп киләләр алар үзе дә икътисади яктан авырлыклар кичерүче бу илгә? Иң күп иммигрантлар Үзбәкстаннан — 2,7 млн, Украинадан — 1,6 млн, Таҗикстаннан — 1,2 млн, Евросоюз илләреннән -1,1 млн, Әзербайҗан, Казахстан, Киргизия һәм Молдованың һәрберсеннән якынча — 0,6 млн, Әрмәнстаннан — 0,5 млн, Белорусиядән — 0,4 млн, Кытайдан — 0,2 млн. Башка илләрдән (Вьетнам, КНДР һ.б.) — 1,2 млн. Яшь ягыннан түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 9%, 30 яшькә кадәр — 66%, 30 яшьтән өлкәнрәкләр — 25%. Белемнәре ягыннан иммигрантларның 6%ы югары белемле, 27%ы — махсус урта белемле, 42% — урта белемле, 25% — тәмамланмаган урта белемле. Дин тоту мәсьәләсенә дә игътибар итик: иммигрантларның 82%ы Ислам дине тоталар,12%ы — христианнар, 6%ы — башка диннән яки атеистлар. 86%ы — ир-атлар, ә 14%ы — хатын-кызлар. Россиянең кайсы өкәләренә киләләр соң көтелмәгән кунаклар? Үзәк федераль округка (иң күбесе Мәскәүгә һәм Мәскәү өлкәсенә) — 67%, Уралга һәм Себергә — 22%. 11%ы — илнең башка регионнарына.
Билгеле инде, иммигрантлар эшләп, хезмәт хакын үз илләрендә калган хәлдә яшәүче гаиләләренә җибәрү максаты белән киләләр. Икътисадның кайсы өлкәләрендә эш табалар соң алар? Иң күбе төзелештә — 29%, сәүдә өлкәсендә — 17%, сәнәгатьтә һәм авыл хуҗалыгында — 15%. Без иммигрантларга эш бирүчеләр бик аз хезмәт хакы түлиләр, шуңа күрә эшне, Россия гражданнарына бирүгә караганда, иммигрантларга бирү байлар өчен файдалырак дигән фикерләрне еш ишетәбез.
Эш белән тәэмин итүчеләр иммигрантларга, акчаны аз түли дигәнгә ышанып бетмәс идем, чөнки рәсми статистика башка нәрсә турында сөйли: иммигрантларның 12%ы айга 20 мең сумнан кимрәк хезмәт хакы ала икән, ә 69% — 30 мең сумга кадәр, ә инде 19%ы 30 мең сумнан күбрәк хезмәт хакы ала. Начар хезмәт хакы түгел бу! Ә менә эшне Россия эшчеләренә бирмәүнең башка сәбәпләре дә бар икән. Минем иммигрантларга эш бирүче оешма җитәкчеләре белән әңгәмәләр корганым бар. Алар ни кушсаң — шуны эшлиләр: эш чистамы, пычракмы, дип йөз чөереп тормыйлар. Тәмәке тартып, ялкауланып, бушка вакыт уздырмыйлар — көне буе баш та күтәрмичә ат кебек эшлиләр, аракы эчмиләр”, — дигән җавапны ишеттем. Боларга өстәп, иммигрант — ул кол хәлендә: аның рәсми теркәлүе (пропискасы) юк, ул башка ил гражданы, аны закон да, профсоюз да — беркем дә якламый. Әгәр хуҗага бер каршы сүз әйтсә, аңа шул ук минутта ишеккә күрсәтәләр. Ул дөреслек эзләп бер кая да бара алмый, ә туган илендә ишле гаиләсе ярымач хәлендә аннан акча килүен көтеп тора, дип әйтер идем.
Күргәнебезчә, иммигрантлар эш бирүчегә (ягъни, Россия баена) бик файдалы кешеләр. Ә илгә ничек икән? Төп мәсьәлә менә шунда да инде! Иммигрантлар хезмәт хакын конвертта алалар һәм аннан 13% (подоходный) салым түләмиләр һәм Россия бюджетына йөзәрләгән миллиард сум зыян китерәләр. Россиянең эш бирүчесе, закон нигезендә, һәр эшчегә пенсия фондына хезмәт хакының 20%тан артыгын түли. Иммигрант өчен бу фондка да түләү юк. Димәк, Россия Пенсия фонды бюджетка караганда да күбрәк югалтулар кичерә. Мондый югалтулар белән ил ничек алга бара алсын ди?
Шундый гади генә сорау туа: ә ни өчен соң иммигрантлар, вакытлыча булса да, пропискага кереп, үз хәлләрен рәсмиләштермиләр? Гаҗәп, ләкин дәүләтнең бюджетын тулыландыру турында кайгыртырга тиешле махсус органнар да бар бит, алар нәрсә карый? Нигә йөзәрләгән миллиардлар дәүләт казнасына кермичә, чит ил банкларына агылалар? Ә бит югарыда утыручылар ил кризиста, пенсия түләргә акча юк, дип авыз суы корыталар.
Иммигрантлар проблемасы соңгы елларда аеруча кискенләште. Чөнки урыннардагы түрәләргә һәм полиция хезмәткәрләренә ришвәт биреп, алар Россия законнарын оятсыз рәвештә бозалар һәм җәзасыз калалар. “АиФ” (№44 -2013 ел) газетасында язылганча, Мәскәүдә кеше талаучыларның һәм көчләүләрнең 70%ын иммигрантлар тәшкил итә. Россия, бигрәк тә Мәскәү иммигрантларсыз яши алмый, чөнки бөтен урам себерүчеләр, авыр, пычрак эштә бары алар эшли. Ләкин бит һәр эшнең закон тәртибендә оештырылган булуы кирәк. Менә монысы бездә һәрвакыт җитми.
Иммигрантлар мәсьәләсе Россия өчен яңа булса да, башка илләр өчен бу яңа проблема түгел, ә чи яра булып тора. Мәсәлән, Америка, Франция, Германия, Англия кебек илләрдә иммигрантлар аерым микрорайоннарда һәм урамнарда яшиләр икән. Бу башта алар җирле халыктан читтәрәк яшәп, башкаларга комачауламасыннар өчен шулай эшләнгән. Ләкин бу “теория” тормышта үзен акламаган. Бер җирдә күмәк яшәү иммигрантларга төрле төркемнәргә бүлешеп, шәһәрләрнең тормышларын агуларга һәм властьларга каршы төрле протест акцияләрен уңышлы оештырырга мөмкинлек биргән. Бу турыда дөнья матбугаты язып тора. Мондый бәла-каза Россиягә дә килмәсме, беркем дә гарантия бирә алмый.
Бәхеткә каршы, Удмуртиядә иммигрантлар проблемасы әлегә кискен тормый. Иммигрантларның 80%ы үзләренең бары тик акча эшләргә килүләрен һәм гомерлеккә монда калырга теләмәүләрен әйтәләр. Ә 20% иммигрантлар Россиядә төпләнеп калырга, паспорт һәм гражданлык алырга, бу ил гражданнарына әйләнергә телиләр икән. Бу процесс нәрсә белән бетәр — киләчәк күрсәтер.
Гыймран Сафин, Ижау шәһәре.