«Бибинур»ны бергәләп карадык
«Иман» яшьләр оешмасы һәрвакыт хәрәкәттә, һәрчак нинди дә булса яңалык ачарга, чара оештырырга омтылып яналар.
6 ноябрьдә алар “Күңелле маҗаралар бары”нда (“Бар веселых историй”) “Бибинур” дип аталган татар фильмын күрсәтүне оештырды.
Без бу фильмны беренче тапкыр Казанга татар яшьләре көннәренә баргач караган идек. Ул чакны Бибинур ролен башкаручы Фирдәвес Әхтәмова 1 атна буена безнең белән бергә булды (ул хәзер мәрхүм инде). Әлеге фильмда 1950 еллардагы караңгы авыл тормышы чагылдырыла. Төп герой Бибинур халык үз җирендә калсын өчен үзенең гомерен дә кызганмый. Бу фильм 2010 елда мөселман фильмнары арасында гран-при яулый. Ә Бибинур ролен уйнаучы Фирдәвес Әхтәмова хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы исеменә һәм бүләккә ия була.
Фильм татар телендә төшерелгән, әмма бар караучыларга да аңлашылсын өчен берьюлы татар һәм рус телендә барды. Тамашачылар белән зал тулы иде. Алар бик канәгать калды. Татар фильмы күрсәтү — “Иман” өчен әлегә беренче тәҗрибә. Мондый уңай башлангыч дәвамлы булыр, алдагы көннәрдә дә татар фильмнарын күрсәтү традициягә керер дип уйлыйм. Бу – яшьләр өчен татар телен, тарихыбызны һәм гореф-гадәтләребезне өйрәнү өчен дә бик әһәмиятле.
Зөлфия Әхмәтова, ИжДТУ студенты