Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Бетономешалка Вараксинога китте!
19.12.2019

Бетономешалка Вараксинога китте!

16 декабрь көнне 2020 елга “Яңарыш”ка язылып, квитанцияләренең күчермәләрен, фотоларын юллаган 194 милләттәшебез арасында 10 төрле бүләк уйнаттык.
Лотерея уйнауның беренче өлешен “Спартак” халык иҗаты йортында уздырган идек. Ә икенче өлешен уздыру тәртибе турында газетага белдерү биргәч, көтелмәгән хәл булды дисәк тә була: социаль челтәрләргә, телефонга, электрон адреска көн саен дистәләгән квитанция килә башлады. Алай гына да түгел, телефонга Игорь, Лена, Машалардан квитанцияләр килгәч, тагын да сөендек. Димәк, балалар, онык-
лар әти-әниләрен, әби-бабаларын заман гаджетлары белән файдаланырга өйрәтәләр, ярдәм итәләр. Ә өлкәннәргә яшьләргә “Яңарыш” барлыгын күрсәтүләре өчен чын күңелдән рәхмәт. Шулай итеп, һәр квитанцияне теркәп бардык. 16 декабрь көнне барлык катнашучыларның фамилияләрен махсус билетларга язып, “барабан”га салдык. Беренче бүләгебез ярты
литрлы термос иде. Аңа Ижау шәһәреннән Гөлсөяр Миннегулова ия булды. Икенче бүләкне уйнатыр алдыннан редакциябезгә шаһит булып “Курай” башкорт оешмасы җитәкчесе Шәһит Имамов килеп керде. Без, озак уйлап тормыйча, “барабан” әйләндерүне аңа тапшырдык. Шулай итеп, Шәһит абыйның җиңел кулы белән барлык бүләкләребез дә ияләрен таптылар. Менә алар:
Наилә Гөлданаева – таба;
Фәгыйлә Шәймәрданова — пыяла таба;
Фәүзия Тютина – 2.9 литрлы кәстрүл;
Әлфия Фазлыева – пыяла салат савыты;
Сания Фәхретдинова – 24 гыйнварда булачак “Мунча ташы” тамашасына 2 кешелек чакыру билеты;
Зөлфия Каюмова — 24 гыйнварда булачак “Мунча ташы” тамашасына 2 кешелек чакыру билеты;
Рәйсә Назаметдинова (Кама поселогы) – радио;
Флүсә Исмәгыйлева – Алабуга шәһәренә экскурсиягә юллама;
Ә Сарапул шәһәре “Барс” сәүдә үзәге директоры Зөлфәт Арслановтан бетономешалка Вараксино поселогында яшәүче Вәсилә ханым Хуҗиева гаиләсенә китте. Барлык бүләк отучыларны ихластан котлыйбыз.
Шул көнне үк телефоннары булган бүләк отучыларга хәбәр бирдек. Инде кайберләре үз өлешләренә тигән бүләкләрен алып та китәргә өлгерделәр. Ә килергә җитешмәгән милләттәшләребезне редакциядә көтеп калабыз.
Тагын шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: быел да һәр газетага язылучыга “Яңарыш”ның стена календарен бүләк итәбез.
Барыгызга да чиксез рәхмәтләребезне җиткереп, йортларыгызга иминлек, үзегезгә сәламәтлек телибез.

Гүзәл Шакирова.