Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Бер җылы сүз җитә
9.03.2017

Бер җылы сүз җитә

“Сүзләр, күк гөмбәзендәге йолдызлар мириадасы кебек, күренә дә, күренми дә, беленә дә, беленми дә, сүнә дә, сүнми дә, ерак та, якын да, үлә дә, үлми дә…”
(Марсель Галиев)

Әйе, бу дөньда үлмәс сүзләр дә бар! Үлчәве булмаган мәңгелек сүз турында бу язмам. Ул — “әнкәй” сүзе. Җир йөзендә яшәгән һәр кешенең генә түгел, һәр тереклек иясенең әнисе бар. Һәр яралган йөрәк “әни” дип тибә. Адәм баласының теле дә бит “ән-нә” дип ачыла. Һәм без ”әни, әнкәй” сүзләрен яратып, тәмен белеп әйтеп үсәбез.
Мәдәният йортында эшләгән елларымда тантаналы язылышу вакытларында, еш кына мондый шигырь сөйли идем мин:
Өйдәге күңелсезлекләр
Ике сүздән җайлана
“Әнкәй”, — дисен килен кеше,
“Кызым”, — дисен кайнана…
Бер сүз дигәч тә, күңел шул вакытларга кайтты. Чыннан да, килен белән кайнана арасын җайлап, ир белән хатын арасын көйләп торучы ул — әнкәй!
Тик, кызганыч, соңгы елларда кайнанасына “Әни, Әнкәй” дип кенә түгел, бөтенләй эндәшмәүче киленнәр арта бара. Ире белән гөр-гөр килә, ә әни кеше аның өчен бөтенләй юк! Әйтерсең, төн йокыларын калдырып, егетне ул үстермәгән?! Аерылучылар саны арта диләр, бәлки төп сәбәпләрнең берсе шулдыр!? Иреңне яратасың икән, әнисен дә хөрмәт итәсең, кадерлисең инде. Ул бит сине бәхетле итәрлек, балаларыңа әти булырлык ул үстереп биргән! Әниләргә күп тә кирәкми, бер җылы сүз аның җанын эретә, күңеленә сары май булып ята. Бары бер сүз, яратып, үз итеп “Әнкәй!” — дип эндәш син аңа. Гөрләп туйлар барганда биргән вәгъдәләр онытыла шул. “Минем әнием берәү генә, ник мин кеше әнисенә “әни” дияргә тиеш?”- дигәнне дә ишеткәнем бар минем. Бу сүзләр гаиләнең нигезе чатнавына китерә. Әйе, парлы тормыш дәвам итәр, тик элеккеге ихласлык, ихтирам, ышану эри барыр. Һәм көннәрдән беркөнне юга­лыр. Кайнана да “Әнкәй” дигән бер җылы сүз өмет итә-итә, көтеп ала алмыйча бакыйлыкка күчәр… Ирең дә аны сагынып өзгәләнгән бер минутында: “Син бит әнигә бер сүзеңне кызгандың!” — дип әйтеп салыр… Ул арада үз улларың үсеп җитәр, киленнәр килер. Туй гөрләтерсез… “Исәнме, әнкәй!” — дип, киленең башыңа ак шәл ябар. (Амин! Шулай гына була күрсен!) Синең йөрәгең өзелеп төшкәндәй булыр, кысып-кысып сулкылдар… Бу сүзнең бөтен тәме, көче, кодрәте тәнеңә таралыр, күзләреңдә яшь тамчылары ялтырар. Сөенеч һәм үкенеч яшьләре..
Үкенергә калмасын иде, җә­мәгать. Гаиләдә иреңнең ана­сын хөрмәтләү, “әнкәй, әни” дип дәшү — борынгыдан килгән гореф-гадәтләребезнең берсе. Югалт­маска иде аларны. Ә гадәтләр гаиләдә кечкенәдән үк күңелгә сеңә. “Алтыдагы алтмышка!” — диләр. Үрнәк булсак иде балаларыбызга. Үзе кайнанасына “Әнкәй!” дия белмәгән ана ничек кызына дөрес юнәлеш бирә алсын?! Ә бит, бары бер сүз бик кырыс кайнаналарның да үзсүзлелекләрен сындыра ала. Мин үзем дә мине бик өнәп бетермәгән кайнанам йөрәгенә егерме биш ел буе “Әнкәй” сүзен кызганмыйча күпер салдым. Го­меренең соңгы көннәрендә ул минем кулларымны кулларына алды һәм: ”Мин сиңа риза-бә­хиллегемне биреп китәм. Мине сабый баладай тәрбияләгәнең өчен рәхмәт. Тигезегез белән яшәгез!”- диде. Аның тәгәрәп төшкән соңгы күз яшьләрен дә үзем сөрттем. Бу — минем өчен әнкәйдән иң олы бүләк иде.
Сүзләр күп алар. Татлысы, ачысы, серлесе, ук төслесе, зәһәре, үткене, дини сүзләр, тылсымлы сүзләр, җылы сүзләр. Менә шул һәрберебез өчен кадерле, җылы сүзне көн дә кабатлап яшәргә язсын: ”Әни, Әнкәй!”.

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.