Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Бер чиләк су эчә аласыңмы?
30.03.2017

Бер чиләк су эчә аласыңмы?

80нче еллар иде. “Әти-әниләрнең хәлен белим”, — дип, авылыбызга кайттым. Гадәттәгечә, урамдагы утыргычта Мәгъдән абый утыра. Барып исәнләштем, хәл-әхвәлләрен сорашканнан соң берәр мәзәк сөйләвен үтендем (чөнки ул мәзәк сөйләргә ярата). Мәгъдән абый бераз уйланып утырды да:
— Дилфәр улым, мәзәк сөйләве җиңел ул, ә менә син бер көн эчендә бер чиләк суны эчеп бетергәнең бармы? — ди.
— Юуук, Мәгъдән абый, шул кадәр су эчәргә мин сыер да, ат та түгел, — димен.
— Мин дә ат түгел, ләкин бер чиләк суны эчәргә туры килде…
Үзгәртеп коруларның кызган чагы. Тормыш кирәк-яракларын талонга гына бирәләр. Шәраб-аракыны да шул исәптән. Ә алыр өчен 2-3 сәгать этешә-төртешә чиратта торасың. Кыш көне иде. Талоннарны алып кибеткә юнәлдем. Безнеңчә әйтсәк, чират эт эчәге озынлыгы. Шулай да үземә тиешле шешәне алып, өйгә кайтып киттем. Авылга газ кермәгән иде әле. Һәрбер йортта мич кукраеп утырган чак. Хатын мичкә ягып, күмерен казан астына тартып куйган. Аракыны тизрәк җылытырга теләп, кайту белән шешәне казанга тыгып куйдым. Шул чакта шешәм “шарт” итмәсенме?! Казандагы су бик кайнар булган, күрәсең. Шундый кыенлыклар белән алынган “зәм-зәм суын” чыгарып түгәсеңмени?! Барам да чүмечне тутырып эчәм, барам да эчәм. Күлмәк эченә сыя алмый башладым.
Хатыным Мәрзия аптырап:
— Ничәнче чүмеч су эчәсең, ни булды сиңа? — ди.
— Тозлы балык ашаган идем, организмдагы шлакларны да чыгарам, врач шулай кушты, — дим.
Соңыннан, әлбәттә, дөресен сөйләп бирдем.
— Ахмак, ярый әле шартламагансың, исән калгансың, — ди Мәрзия.
Икәүләшеп үзгәртеп кору заманнарын искә төшереп көләбез хәзер. Шуннан бирле шәраб-аракы кебек исерткечләрне күрәсем дә килми. Күрсәм, күңелем болгана. Туеп, гайрәтем чиккән күрәсең, — ди Мәгъдән абый.
Ә мин әлеге хәлгә үземчә нәтиҗә ясыйм. Үзгәртеп кору чоры тудырган кыенлыкларның да кемгәдер файдасы тигән икән бит. Вәт!

Дилфәр Хәсәнов, Ижау шәһәре.
Әхәт Фаррахов рәсеме.