Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Бер урында таптанабыз
5.08.2015

Бер урында таптанабыз

Балага ныклы, ышанычлы белем бирү — XXI гасырда яшәүче гаиләләрнең төп максаты. Билгеле инде, сүз тәрбияле, максатка ирешүчән, тормыш алып баручы гаиләләр турында бара. Һәрбер ата-ананың үз баласын яхшы тәрбиячегә, мәктәптә исә яхшы укытучы кулына тапшырасы килә. Тарихка күз салсак, күп кенә югары катлам кешеләре балаларын өйгә белемле кешеләр чакырып укытканнар. XVIII гасырда Петр I киң җәелдергән башлангыч мәктәпләрне, махсус уку йортларын XIX гасырда Россия императорлары тагын да камилләштерү өчен зур көч куялар.

Александр I Россияне 6 мәгариф округына бүлә һәм һәрберсендә 4 разрядлы уку йортлары: дини мәдрәсәләр, уезд училищелары, губерния гимназияләре һәм университетлар ача. Иң үзәк уку йорты булып Петербург педагогия институты тора (1804 ел), 1819 елда бу институт университет итеп үзгәртелә. 1805 елда императорның махсус карары нигезендә Ярославльдә Демидов лицее, ә 1811 елда Царское Село лицее ачыла. Әйтергә кирәк, бу лицей һәм гимназияләргә юл бары дворян балаларына гына ачык булган. Александр II, җаваплылык тоеп, мәгариф өлкәсендә реформа үткәрә. Мәгариф системасында башлангыч, урта һәм югары белем бирү өчен уңайлыклар тудырыла. 1864 елның 14 июнендә “Башлангыч халык мәгарифе” турында карар кабул ителә. Россиянең һәрбер регионында дини мәктәпләр белән беррәттән гомумбелем мәктәпләре ачу мөм­кинлеге туа. Тарихта беренче тапкыр төрле катлам кешеләре укырга керә алалар. Шул ук елның 19 ноябрендә “Гимназияләр һәм прогимназияләр Уставы” кабул ителә. Университетлар 1863 елның 18 июнендә кабул ителгән устав нигезендә автономия алалар һәм барлык проблемаларны үзләре хәл итү мөмкинлегеннән файдаланалар. Шулай итеп, Александр II чорында белем алучылар саны бермә-бер арта, хәтта гади халык та укуга тартыла. Бөек философ В.В. Розановны гына алыйк. Ул бик нык ярлы гаиләсендә туа. Бик яшьли ятим кала. “Бу баланың сәләте тышкы яктан күренеп тора”, — дип, абыйсы гимназиягә алып килә. Гимназиядә бала белән әңгәмә үткәргәч, аны укырга алалар, ул аны алтын медальгә тәмамлый. Мәскәү университетында белем ала һәм философ буларак, дөньякүләм популярлык казана.
1881 елның 1 мартында народник-революционерлар Александр IIне үтергәч, аның реформалары туктап кала. Бөтен илгә ачулы Александр III әтисе өчен үч алып, аның реформаларына каршы контрреформалар башлый. 1887 елда император “Кухарка балалары турында” дип аталган циркулярга кул куя. Укырга теләүчеләрнең күп булуы, ә мөмкинлекләрнең юкка чыгуы революцион хәрәкәтне тагын да җанландырып җибәрә. XX гасыр башында император Николай II беренче рус революциясе барышында университетларга яңадан киң автономия бирә. Илдә галимнәр, фәнни хезмәткәрләр саны арта. 1909 елның 3 маенда “Мәҗбүри башлангыч белем бирү” турында закон кабул ителә. Уку бушлай була. 6 ел эчендә илдә 50 мең мәктәп ачыла. Канкойгыч I Бөтендөнья сугышы, аннан соң патшаны бәреп төшергән 1917 елгы февраль революциясе мәгариф системасын бик нык какшата, күп гаиләләр балаларын укыта алмый. Россиядә белемсезләр саны арта. В.И. Ульянов-Ленин: “Укырга, укырга һәм укырга!” дигән өндәмә белән чыга. 1919 елның декабрендә Халык комиссарлары Советы “Белемсезлекне бетерү” турында дек­рет кабул итә. Аның нигезендә 8 яшьтән алып 50 яшькә кадәр граж­даннар парта арасына утыралар һәм укыйлар. 1927 елга Россиядә 90 югары уку йорты һәм 672 техникум исәпләнә. 1934 елда илдә 28300 мәктәп була, балаларның 98% ы укуга тартыла. Шул ук вакытта урта белем алуга юл салына, завод-фабрикалар каршында махсус училищелар ачыла, зур темплар белән инженерлар, техниклар, укытучылар, табиблар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре әзерләнә. 1939 елга белемлеләр саны 89%ка җитә. 1958 елда үткәрелгән реформа нигезендә, СССРда мәҗбүри 8 еллык уку кертелә. Югары сыйныф укучылары атнага ике көн эшлиләр. Халык хуҗалыгына кирәкле һөнәр ияләрен һөнәри-техник училищелар хәзерли. Эш стажы булган абитуриентларга ташламалар карала. Л.И.Брежнев заманында СССРда мәҗбүри урта белем алу кертелә. 1975 елга бу кампания тәмамлана. СССР дөньяда иң күп укыган илгә әверелә.
Үзгәртеп кору чоры бу системага байтак кына төзәтмәләр кертте. 1992 елда кабул ителгән закон буенча урта һәм югары белем бирүче уку йортлары “иреккә” чыктылар. Россиядә лицейлар, гимназияләр, колледж­лар калкып чыкты, уку программалары үзгәртелде. Дәреслекләр нәшер итү бизнеска әверелде. Лицейга яки гимназиягә укырга керү — үзе бер проблема. Быел бер танышымнан: “Беренче сыйныфка язылу өчен иртәнге 4 тән торып чиратка язылдым”, — дигән сүзләрне ишеткәч, аптырап калдым. Өйләре шул лицейга терәлеп торса да, анда укырга керә алмадылар алар. Димәк, мондый уку йортлары күбрәк бай балалары өчен каралган. Шуңа күрә тагын XIX гасырда хөкем сөргән сәясәткә кайттык дип әйтә алабыз. Дөрес, әгәр бала яхшы укытучы кулына эләксә, ул болай да ныклы белем алачак. Шунысы кызганыч: лицей-гимназияләрдә дә укырга теләмәүче балалар саны байтак. Шуңа карамас­тан, алар барыбер укып чыгачак һәм киләчәктә ниндидер “җылы урын” иясе булачак. Ә АКШта, Европа илләрендә инде XX гасырның 70-80нче елларыннан бирле сәләтле балаларны бөтен илдән туплыйлар һәм алар белән 3 яшьтән махсус мәктәпләрдә шөгыльләнәләр. АКШта шундый мәктәпләрнең берсе — “Торренс мәктәбе”. Анда гаиләнең матди хәленә түгел, ә баланың сәләтенә карап эш алып баралар. Ә без кая барабыз?

Гөлфидә Мәрданова,
Ижау шәһәре.