Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Бер темага ике хат
22.09.2016

Бер темага ике хат

Булганнан барысы да була

Мин 107нче балалар бакчасына бер атна элек “Ак калфак” оешмасы исеменнән Корбан ашына чакырулы идем.
Сентябрь аенда бу инде икенче очрашу. Булганнан барысы да була, дигән әйтем җитәкче Бриллиант Рафыйк кызына бик тә килешә: балалар бакчасы капкадан керүгә үк үзенә җәлеп итә, эченә кергәч тә чисталык, дивардагы күргәзмә әсбаплар күзне иркәли.
Удмуртия күләмендә мактаулы исемгә лаек булган “Энҗе” балалар бакчасының хуҗасы үзенең коллективын яшь, талантлы, милли җанлы белгечләр белән баеткан. Тавык чүпләп бетермәслек вазифалары өстенә, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасын җитәкләргә дә алынган һәм уңышлары инде күренә дә.
Бриллиант ханым хәләл ризыктан гына әзерләнгән, сый-нигъмәттән тулып торган өстәл артында гади, аңлаешлы итеп, Корбан бәйрәменең асылын аңлатып, кичәне ачып җибәрде һәм мөнәҗәт әйтү өчен музыка белгече Диния Кәримуллинага сүз бирде. Аллаһны зурлап әйтелгән мөнәҗәт зур осталык белән (музыка коралыннан башка) башкарылды, афәрин, тагын бер энҗе бөртеге өстәлде!
Дини темага вәгазьләр дә укылды, бакча хезмәткәрләре тарафыннан хәер дә таратылды, ә актив милләтпәрвәр Асия Әхмәтова истәлеккә бүләк тә өләште! Корбан итеннән пешерелгән бәлешнең исе һәм тәме әле бик озак искә төшеп, авыздан су китереп торачак, пешекчеләргә дә зур рәхмәт. Монда тәрбияләнгән сабыйлар бик бәхетле, киләчәктә туган телебездә камил сөйләшүче булып үсәрләр дигән теләктә калам, ышанам.
Тагын күңелгә хуш килгәне шул булды: кайтып китәр алдыннан балалар бакчасы мөдире урынбасары Гөлфинә Флорид кызы Шәеховадан кичәдә катнашкан хезмәттәшләренең исем-фамилияләрен язып бирүен сорагач, тиз генә башкарып, кулыма бирде. Кайткач, укып карасам, исем китте. Русның –овна, -евна кушымчаларын читкә ташлап, нәкъ үзебезчә итеп язган: Йосыпова Ләйсирә Наил кызы, Шәехова Гүзәл Нәфүр кызы (йоннан чәчәкләр ясаучы кул остасы да әле), Атаманова Рауза Рәиф кызы һәм башкалар. Үрнәкме-үрнәк! Милләттәшләр, әти-әниләр, сез дә исегездә тотыгыз, өйдә балалар, оныкларыгыз белән ана телендә сөйләшегез! Баланың анага зур бүләге – үз телендә сөйләшүе!

Дания Борһанова,
Ижау шәһәре.

Корбан гаетендә катнаштым

Җәйнең эссе көннәре артта калды. Көз җиткәнен хәтерләтеп, сентябрь ае яңгырлы, җилле көннәр алып килде. Нәрсә эшләтәсең, һәр ел фасылының үз яме бар. Айның беренче чиреге тәмамлануга мөселман халкы өчен көтеп алынган күңелле көннәр башланды – Корбан гаете. Бу бәйрәмнең өч көн дәвам иткәне барыбызга да мәгълүм. Минем гаиләмдә дә бәйрәмнең беренче көне корбан чалу һәм кунаклар кабул итеп, алар белән чәй табынында сөйләшеп утыру белән узды. Ә күңел бәйрәмнең икенче көнен көтә. Чөнки бу көнгә мине Корбан мәҗлесенә чакырдылар. Бару урыны — Ижау шәһәренең Азин урамында урнашкан 107нче балалар бакчасы. Аның мөдире Бриллиант Абдрахманова “Ак калфак” оешмасының да җитәкчесе. Бу оешманы ул әле күптән җитәкләми, шуңа да карамастан, эшләр яхшы бара. Август аенда гына оешманың эш планнары белән танышу җыелышы булган иде. Ә хәзер мәҗлескә җыелдык. Бинаның эченә килеп керүгә үк чисталык күзгә ташлана, бәлеш исе борынны кытыклап, бәйрәм икәнен белдереп тора. Коридорда Бриллиант ханым үзе һәм аның кул астында эшләүче, милли киемнәр кигән, көләч йөзле хезмәттәшләре каршы алды. Рәхмәт аларга.
Залда ризык тулы өстәл әзерләнгән. Мәҗлескә нур өстәп, дин юлында йөрүче өлкән яшьтәге ике ханым да чакырылган. Алар вәгазь сөйләделәр, изге догалар да, мәгънәле мөнәҗәтләр дә тыңладык.
“Энҗе” исемен йөртүче балалар бакчасында 4 татар төркеме эшли. Биредә эшләүчеләрнең һәркайсы да чын татар җанлы ханымнар. Шуңа күрә алар нәниләргә милли тәрбия бирәләр, татарча сөйләшергә өйрәтәләр.
Ел саен Коръән мәҗлесе үткәрелгән балалар бакчасында тәрбия алган балаларның әти-әниләре алга таба да үз баларына милли тәрбия бирүне дәвам итеп, балаларын татар сыйныфларында укытсыннар иде.
Бриллиант Рафыйк кызы җитәкләгән балалар бакчасы төрле яклап үрнәк булган кебек, “Ак калфак” оешмасының да эшләре уңышлы барсын. Онытылып килә торган гореф-гадәтләрне, йолаларны яңадан искә төшерергә теләүчеләр оешмага рәхим итегез.

Асия Әхмәтова, Ижау шәһәре.