Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Бер сабакта – 33 җиләк
10.03.2022

Бер сабакта – 33 җиләк

Ирина Рәдис кызы Удмуртиядә беренче плантация булдырып, биш гектар җирдә җиләк үстерәләр. 2020 елдагы уңышы искиткеч уңа. Өч ай эчендә 10 тонна бакча җиләге җыеп алалар. 2020 елда Ирина Рәдис кызы Аверьянова “Бизнес-уңыш” конкурсының ачык этабы финалисты була һәм Удмуртиянең иң яхшы 20 эшкуары исемлегенә керә.

Сарапул районы Сигаево авылы кызы Ирина Рәдис кызы Аверьянова исеме Удмуртиядә күпләргә билгеле. Ул – уңышлы предприятие, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе, Хәкимҗановларның хезмәт династиясе дәвамчысы. Әнисе Римма Муллаәхмәт кызы сөт заводында — мас­тер, ә әтисе Рәдис Зөфәр улы җылылык компаниясендә слесарь булып эшләгән. 90 нчы елларда илдә базар икътисадына күчү башлангач, Хәкимҗановлар үз эшләрен ачарга карар кылалар һәм ит ярымфабрикатларын җитештерү цехын булдыралар. Алар җитештергән продуктларга ихтыяҗ зур була, Сарапул һәм районнан гына түгел, Ижау, Әгерҗе, Можга, Нефтекама һәм башка авыл-шәһәрләрдән дә яратып сатып алалар.
Шул вакыттан бирле инде чирек гасыр үтеп киткән, һәм хәзер алар белән бергә балалары — Ирина белән Илдар да эшли. “Мин барысын да диярлек эшлим — сыер сава, утын яра, машина йөртә беләм. Миңа һәрвакыт ниндидер яңа нәрсәгә өйрәнергә һәм төрле өлкәдә үз көчемне сынап карарга туры килде. Мәктәптән соң Сарапул радиоэлектрон приборлар төзү көллиятенә укырга кердем. Аннан соң «Юриспруденция» белгеч­леге буенча хокук һәм идарә итү академиясен тәмамладым. Шуннан соң Арбитраж идарәчесе һөнәре алдым. Судта сәркатип, финанс идарәчесе булып эшләдем. Һичшиксез, тупланган белем һәм тәҗрибәм гаилә бизнесын уңышлы алып барырга ярдәм итә”, – дип сөйли Ирина Рәдис кызы.
Берничә ел элек Ирина Италиядә туганнарында кунакта була. Әлеге сәфәреннән соң аның Сарапул районында җиләк плантациясе булдыру теләге барлыкка килә. Шулай итеп, Удмуртиядә беренче плантация барлыкка килә. Хәзерге вакытта алар биш гектар җирдә җиләк үстерәләр.
“Без Удмуртия Авыл хуҗалыгы министр­лыгы конкурсында катнашу өчен гариза бирдек һәм 3 миллион сум грант оттык. Бу акчага үсентеләр сатып алып, ачык грунтка җиләк утырттык. Беренче уңышны 2019 елда җыеп алдык, ләкин җәй яңгырлы булганга, җиләк күп булмады. Аның каравы 2020 елда уңыш яхшы булды. Беренче җиләкләр июньдә үк өлгерде һәм өч айга 10 тонна җиләк җыйдык. Бер төптән 1,5 килограмм чамасы җиләк алдык. Хикмәт шунда, без Италия технологиясе буенча ике төрле сорт җиләк үстерәбез: «Хоней» һәм «Азия». Бер сабакта өч җиләк түгел, утыз өч җиләк үсә. Җиләк тиз бозыла, шуңа күрә аны тиз арада сатарга да өлгерергә кирәк. Һәр иртәне чык кибүгә без җиләкләрне җыябыз да базарга алып барабыз», – дип сөйли Ирина.
Алар үз продукциясен Сарапулда гына түгел, Ижау, Пермь, Нефтекама, Мари Эл, Мәскәү һәм Санкт-Петербургта да саталар. Ирина Рәдис кызы үзе дә сатарга оялмый. Бу хакта ул түбәндәгеләрне сөйләде: “Мин кабинетта утырып, боерык кына биреп утыручы җитәкче түгел. Хәтерлим, без Нефтекамада яңа нокта ачтык. Иртә белән мин басуга килеп җиләк җыйдым, аларны машинага төядем һәм базарга киттем. Анда миңа урын бирделәр, үзем саттым. Җитәкче бөтен яктан да үрнәк булырга тиеш, дип саныйм. Минем белән эшләүчеләр – киңәшчеләрем дә, фикердәшләрем дә. Команда булып эшләгән чакта гына без уңышка ирешә алабыз. Ә башкача берничек тә мөмкин түгел».
Хәкимҗановлар бакча җиләгеннән тыш, кара карлыган да үстерәләр. «Черная карасавица» голландия сортының беренче куак­ларын 2019 елда бер гектар мәйданга утырт­каннар. Беренче уңыш бик сөендермәсә дә, алар киләчәктә мул уңыш алачакларына ышаналар.
Ирина Рәдис кызы Аверьянованың планнары зурдан. Ул ике гектар чамасы мәйданда җиләк үстерү өчен зур теплица төзергә ниятли. Бу ел буе җиләк үстереп, берничә тапкыр уңыш алырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, җиләк эшкәртү цехын ачу идеясе бар. Ул чакта конфитюр, кайнатма, джем әзерләү хыялы да тормышка ашачак.
«Җиләкле аланнан» тыш, Хәкимҗановлар ит җитештерү белән шөгыль­ләнәләр. 2020 елда алар эре мөгезле тер­лекләр үрчетү һәм терлек чалу буенча мобиль цех төзү өчен Удмуртия Авыл хуҗалыгы министрлыгы гранты алалар. “Безнең 120 башка исәпләнгән терлек фермасы бар иде инде. Хәзер без грант акчасына 40 башка исәпләнгән ферма сатып алырга ниятлибез. Бу проектны гамәлгә ашыру безгә ит продукциясен җитештерү күләмен арттырырга ярдәм итәчәк. Хәзер без үз продукциябезне «Магнит», «Пятёрочка» һәм «Перекрёсток» федераль челтәрләре кибетләрендә сатабыз. Безнең пилмәннәребез, ит ризыкларыбызга ихтыяҗ зур. Бу аңлашыла да, чөнки безнең продукция югары сыйфатлы булуы белән аерылып тора, барлык таләпләрне үтәп, экологик чис­та чималдан әзерләнә. Шулай ук без ярымфабрикатлар җитештерүдән тыш, бәрәңге дә үстерәбез”, — ди ул.
Ирина Рәдис кызы барлык яңалыклардан хәбәрдар булырга тырыша, күрше төбәк­ләрдә дә ниләр булганын күзәтеп бара. Төрле күргәзмәләргә, семинарларга һәм конференцияләргә йөри.
«Туган авылымнан китү уе булмады. Озак сәфәрдән соң, сагынып өйгә кайтам һәм миңа ял итү, көчне торгызу өчен ярты сәгать вакыт җитә. Туган җирне бернәрсә дә алыштыра алмый”, – ди ул.