Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Бер мәхәббәт тарихы
17.12.2015

Бер мәхәббәт тарихы

Рамил Фаил улы Нуриманов, артист, җырчы, композитор, бәйрәмнәр алып баручы.

Рамил әти-әнисенең икенче балалары булып дөньяга килә. Можганың 3нче мәктәбендә белем ала. “Мәктәптә укыганда мин барлык түгәрәкләргә йөрдем: көрәш, баскетбол, бөтен иҗади түгәрәкләр, җыр, туризм һ.б. Кыс­касы бөтен нәрсәгә тотынып карап, һәр өлкәдә үземне эзләдем. Ә гомумән, мин җырларга бик ярата идем. Ә аңа мәхәббәт әниемнән киләдер дип уйлыйм. Чөнки ул музыка белгече, озак еллар балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшләде. Бүгенге көндә лаеклы ялда. Мин дә аның төркемендә йөреп, музыка белән мавыгып киттем. Төрле инструментларда уйнадым. 10 яшемдә беренче җырымны яздым. Тәрәзәдән әти белән әнинең зонтик тотып, яңгыр астында эшкә киткәннәрен күреп, минем күңелдә җыр туды. Мин аңа “Кап-кап” дип исем бирдем һәм шул мизгелдән бу мавыгуымны онытып тордым. Әби белән бабам мине татар телендә сөйләшергә өйрәттеләр, дин нигезләрен аңлатып килделәр. Кечкенәдән әбием мәчеткә йөрергә өндәде, бабам белән бер генә бәйрәм намазын да калдырмадым. Хәзер дә бу өлкәдә булган белемнәремне арттырырга тырышам, булдыра алганча мәчеткә йөрим”, — дип сөйләде Рамил әңгәмәбез вакытында. Рамилнең югары белемне дә музыка буенча алу хыялы була. Ләкин әти-әнисе: “Музыка белән еракка китеп булмый”, — дип, берәр тормышчан, тотрыклы һөнәр сайлау яклы булалар. Тик Рамил, үзен сынап карар өчен генә булса да, әтисе белән Казанның мәдәният һәм сәнгать институтына китә. Анда аның тавышын тыңлап карыйлар да имтиханнарсыз гына укырга алулары хакында әйтәләр. “Әти-әни, әлбәттә, бик шаккатылар. Ләкин аларның киңәшенә колак салуымны сорадылар. Мин каршы килмәдем. Чөнки әти-әни үз баласының киләчәге турында кайгырта. Шуңа күрә Ижауның Удмурт дәүләт университеты “Журналистика” факультетының “Те­левидение” белгечлегенә укырга кердем. Уку елларында “Вечер” төркемендә җырладым. 2006 елда аерым җырлый башладым. Шулай ук тәҗрибә алу өчен “1 канал”, “Россия” телеканалларының һәр музыкаль проектында катнашырга тырыштым. “Голос”, “Фактор А”, “Народный артист” һ.б бәйгеләрдә, үземне сынадым. Җиңү яуламасам да, танылган артистлар белән эшләүдән, башка шәһәрләрдән килгән һәвәскәрләрдән үзем өчен шулкадәр зур тәҗрибә алдым. Катнашуыма һич кенә дә үкенмим”, — дип сөйли Рамил. Үзен җырлар язуда сынаучы егет “Газпром трансгаз Чайковский” компаниясенең гимнын яза. Аннан Рамилне пресс-хезмәткә шунда эшкә чакыралар. Ул анда 6 ел эшли, ләкин үзенең иҗат кешесе буларак бер урында утырып тора алмаячагын аңлап, эшеннән китә. Иҗатка бирелеп, “Иң яхшы көн” дип аталган бәйрәмнәр уздыру академиясен ачып җибәрә. Соңгы елярым вакыт эчендә Рамил тагын бер юнәлештә эш башлый. “Мин сәяхәт итәргә, актив ял итәргә яратам. Кечкенәдән тау туризмы белән мавыгып, уңышларга ирештем, разряд алдым. Хәзер илебездә халыкара туризм ябыла бара, эчке туризм үсеш юлында. Мин дә Урал, Алтай тауларына берничә көнлек сәяхәтләр оештырам. Теләге булган кешеләр белән ял көннәрендә таулар яулыйбыз”, — ди Рамил.

Алина Илдар кызы Фәйзул­лина — балалар бәйрәмнәре оеш­тыручы, аниматор.

“Мин Ижауда туып-үсеп, 20нче мәктәпне тәмамладым. Укыган вакытта ук бик актив идем. 4нче сыйныфтан башлап вокал түгәрәгенә йөрдем. Рәсем ясауда да үземне сынап карадым. Музыкаль мәктәптә фортепиано классында укыдым. Ләкин 2011 елда театр түгәрәгенә йөри башлагач, нәкъ шушы юнәлешнең миңа һава кебек кирәклеген аңладым. Биредә мин беренче тапкыр балалар бәйрәмнәре уздырырга бардым. Кар кызы ролен башкаруым исемдә. Шуннан башлап мин бу эшчәнлегемә гашыйк. Һәрвакыт яңа идеяләр туа, аларны тормышка ашырырга, балаларны сөендерергә яратам”, — дип сөйләде үзе турында Алина.

 

 

Танышу тарихы

Рамил: “2014 елда мин бәйрәмнәр оештыручы академия ачкач, шушы өлкәдә эшләүче артистлар, җырчылар, биючеләр эзли башладым. Интернет челтәрендә Алинаны таптым, аны хезмәттәшлек итәргә чакырдым. Шулай итеп, берничә бәйрәмне уздырдык. Шул вакыт эчендә бер-беребезгә кызыксынуыбыз артты, якыннан таныштык һәм очраша башладык”.

Алина: “2015 елның март аенда Рамил үзенең чираттагы концерты вакытында, җырлавыннан туктап, конкурс уздырачагы турында хәбәр итте. Үзенә ярдәмгә берничә егетне чакырып, идәндә роза таҗларын йөрәк формасында тезүләрен сорады. Мин кызыксынып: “Кара әле, мондый конкурсны уздырганы юк иде, яңа идеясе бу Рамилнең”, — дип, телефонымны алып, видеога төшерә башладым. Ә ул үзе язган яңа көйне куеп, мәхәббәт турында шундый матур сүзләр сөйли башлады. Аннан мине чакырып: “Алина, син миңа кияүгә чыгасыңмы?” — дип сорап, зур чәчәк букеты бүләк итте. Минем гаҗәпләнүемнең һәм сөенемнең чиге юк иде ул мизгелләрдә. Безнең мәхәббәт тарихы шулай башланып китте. 2015 елның 15 августында гөрләтеп туй уздырдык.

Яшь Нуримановлар гаиләсе дини йолаларыбызны хөрмәт итеп, хәрәмнән сакланып яшәргә тырышалар. “Без спиртлы эчемлекләр кулланмыйбыз, сәламәт тормыш алып барабыз. Чөнки безнең үзебездән соң сәламәт буын калдырасы килә. Спорт белән шөгыльләнергә тырышабыз, салкын су белән коенып чыныгабыз. Яшьләргә дә Яңа елны аек каршы алырга телим”, — дип тәмамлады Рамил сүзен.