Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Бер минутлык дөнья рәхәтенә алданма
13.10.2016

Бер минутлык дөнья рәхәтенә алданма

Адәм баласы үлгәч, үзенең оҗмахка яки тәмугка керәсен, соңгы тукталышның кайда буласын белми. Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә каршында җавап бирү җиңелрәк булсын өчен, фани тормышта Раббыбыз кушканча, Коръәндә язылганча яшик. Дини белем алган, шәригать кануннары буенча яшәгән мөселман беркайчан да дөнья ләззәтләренә, бер минутлык рәхәтлеккә алданмас. Аллаһы Тәгалә: “Бу — Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм юмартлыгы. Алар шуңа сөенсеннәр”,- дип әйт ди. Раббыбызның юмартлыгы һәм рәхмәте, кешеләргә биргән иң зур бүләге — Ислам дине һәм Коръән. Чын мөселман шуңа сөенергә тиеш. Чөнки без үзебез яраткан нәрсәләрне кадерләп саклыйбыз. Чын мөселманнар Ислам диненең үсешенә куанырлар. Аллаһы Тәгалә: “Ул көнне мөселманнар Аллаһы Тәгаләнең ярдәменә сөенерләр. Ул теләгән колына ярдәм итәр”, — ди.
Чын мөселман бары тик Коръән кушканча башкарылган эшләргә, Ислам динендә булуына, безнең өммәтебезнең уңышларына шатланыр. Аллаһы Тәгаләнең сүзе югарыга куелып, явызлык һәм ялганның кимүенә сөенер. Бер көнлек дөньяга куану, тормыш ләззәтләренә алдану — мөселманнарны һәлак итә торган нәрсәләр. Аллаһы Тәгалә әйткәнчә, Коръәнгә һәм Исламга сөенү исә — мәңгелектә каршы ала торган әйберләр. Аның хөкемнәре буенча гамәл кылган кеше дөньяда да, ахирәттә дә даими рәхәтлектә һәм иминлектә булачак. Намаз кылып, Коръән укып, мөселманнар ләззәт һәм җиңеллек ала.
Аллаһы Тәгалә фәкать дөнья рәхәтлегенә сөенгән кешеләрне ачулана. Раббыбыз: “Алар бу тормышның бер минутлык ләззәтләренә сөенәләр. Ләкин фани дөнья, мәңгелек белән чагыштырганда, бары тик узып китүче генә рәхәтлек”. Күпләр бу тормышның ялганына сөенеп яшиләр, Кыямәт көне җитәчәге турында уйламыйлар. Бәни Исраил кавеменең хак юлдан баручылары тәкәббер Карунны үгетләгәнен искә төшерегез. Алар Карунга: “Дөньялык ләззәткә алданма, Аллаһы Тәгалә андыйларны яратмый”, — диләр.
Әлбәттә, дөньялык эшләргә сөенү һәр кешегә хас. Ләкин ул бу ялган рәхәткә алданып, бозык юлга керергә тиеш түгел. Аллаһы Тәгалә: “Әгәр дә без аңа кайгыдан соң рәхимлелек күрсәтсәк, ул: “Бәлаләр миннән китте”, — дип сөенә һәм горурлана башлый”, — ди. Ә Аллаһы Тәгалә тәкәббер һәм горурларны яратмый. Динсезләр тәмуг утында янганда, Раббыбыз: “Бу сезгә җирдә вакытта тәкәббер булганга һәм бер сәбәпсез, бер мизгеллек рәхәтлеккә сөенгәнегез өчен”, — дип әйтәчәк.
Коръәндә дөнья ләззәтләренә алданып яшәү һәм алар өчен биреләчәк җәза турында аятьләр бик күп. Юк-барга күңел ачулар, рәхәтлек алу өчен гөнаһ кылулар — тәкәбберлеккә, рухи ярлылыкка, битарафлыкка илтә. Мондый ялгышлык мәңгелеккә әзерләнү юлыннан тайпылдыра. Ниндидер файдасы булган әйбергә дә артык сөенү, юк-бар өчен куанып йөрүнең нәтиҗәсе нинди булачак? Вакытны бушка исраф итүгә илтә торган уеннар, бәйрәмнәрдә күңел ачулар нәрсәгә китерәчәк? Күмәк уеннарда, бәйгеләрдә бер команданың җиңүе, икенчесенең җиңелүе нинди сөенеч китерергә мөмкин соң? Иганәчеләр җиңгән командага бүләкләр бирәләр, җанатарлар урамнарга чыгып кычкыралар, сызгыралар. Бернинди дә файда китерми торган бу мәшәкатьләрнең барысы да вакытны исраф итү генә. Бер команданың җиңүе, икенчесенең җиңелүеннән мөселман өммәтенә нинди файда булырга мөмкин? Кызганычка каршы, мондый шатлык-куанычлар кешелек тормышында үзенә күрә бер нормага кереп бетте сыман. Балалар катнашындагы бернинди дә файдасы булмаган уен-бәйгеләр дә көн саен арта. Ә сөенечтән акыллары томаланган җанатарлар урамнарга машиналар белән чыгып, әллә ниләр кыланалар, юл йөрү кагыйдәләрен бозалар, шул гамәлләр һәлакәткә китерергә дә мөмкиннәр. Мондый рәхәтлек өчен Аллаһы Тәгалә каршында җавап бирәсебезне оныт­мыйбызмы? Исламда спорт рөхсәт ителә. Тик ул тәнгә файдалы булырга, башка мөһим нәрсәләр белән шөгыльләнгәндә, комачауламаска һәм Исламнан, дини эшләрдән, дини вазифалардан аермаска тиеш. Спорт белән шөгыльләнү кешене физик яктан ныгыта, тик ул массакүләм “акылдан шашу”га илтергә тиеш түгел. Динсезләр Кыямәт көне турында онытып: “Бары тик фани дөнья гына бар, без Кыямәт көнендә кире куптарылмаячакбыз”, — дип санап ялгышалар. Чөнки динсезлектән, Аллаһыга ышанмаудан да зуррак гөнаһ юк. Шуңа күрә алар файдасыз, мәгънәсез шөгыльләр белән вакытларын үткәрәләр дә. Тик мөселманнар андый түгел. Алар үзләренең бу фани дөньяга нигә килгәннәрен беләләр. Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) өммәте турында: “Сез — кешелек дөньясына файда китерү өчен барлыкка китерелгән өммәт. Сез — гөнаһлардан тыючы, Аллаһыга ышанучылар”, — ди.
Мөселманнарның максаты — үзләренең һәм башкаларның тормышларын яхшырту өстендә эшләү.
Без Аллаһы Тәгаләгә генә ышанырга һәм Ул кисәткән иң зур дошманыбыздан сакланырга тиешбез: “Кешеләр, Аллаһы Тәгаләнең вәгъдәләре хак. Фани дөнья ләззәтләре сезне кызыктырмасын. Шайтан күрсәткән юл белән алданмагыз. Шайтан сезнең дошманыгыз. Аңа дошманга караган кебек карагыз”. Шайтан Адәм (г.с.)­­­­не дә Аллаһы Тәгаләне тыңламауга этәрде. Бу беренче имтихан иде. Тарих кабатлана, шайтан кешелек дөньясын алдаудан, мәгънәсез һәм файдасыз булган нәрсәләрне кешегә матур итеп күрсәтүдән, хак юлдан тайпылдырудан туктамый. Шайтан Адәм балаларына явызлыкны — яхшылык, зарар китерүне файда итеп күрсәтә. Ул әшәкелекне ярата һәм кешелекне дә шуңа этәрә. Мөшриклекне, ширек кылуны матур итеп күрсәтә белә. Адәм баласын бары тик Аллаһыга ышанудан тыярга тырыша. Әгәр кеше гөнаһ кыла икән, шайтан аны башка гөнаһларга да этәрә башлый. Төрле чемпионатларда барган җанатарларның шау-шуы да шайтанның буш гамәлләрне файдалы итеп күрсәтүенең мисалы. Әлеге уеннарга күп акчалар тотыла, кешеләр алар турында көне-төне сөйләшәләр. Ә алар бернинди дә файда китермиләр. Шуңа күрә мөселманнар бу ялганга алданмаска, үз эшләрен шәригать кануннары буенча башкарырга, Аллаһы Тәгалә хөкемнәренә таянып яшәргә тиешләр. Мөселманның дәрәҗәсе юк-бар гамәлләрдә ярышудан күпкә артыграк. Мөселманнарның күрке — ныклы иман. Без шуның белән көчле.

Рәшид Йосыпов, Ижау шәһәренең “Иман нуры” мәчете имамы.