Бер йодрыкка тупланыр чак
Рәфилә Рәсүлеваның “Яңарыш”ның 38 нче санында басылган “Ижау-Себер арасы – барасы да, барасы” мәкаләсен укыгач, үзебезнең фикерләребезне дә газета укучыларга җиткерергә булдык. Анда безнең фоторәсемнәр дә урнаштырылган иде. Газетаны күп кеше укый икән. Халыклар дуслыгы йортында узган, Россиянең күп төбәкләреннән кунак булып килгән журналистлар катнашкан яраткан газетабызның юбилеенда, үзебезне туктатып, Себер турында сораучылар да булды. Әлбәттә, иң беренче сорау алдыбызда торган халык санын алуга карата себерлеләрнең фикерләре турында иде. Аннан соң, газетабызда озак еллар эшләгән Роза Мостафинаның тормышы күпләрне кызыксындырды. Ә Роза Мостафинаның тормышы матур икәнлеге аның йөзенә чыккан, ул тагын да яшәреп киткәндәй тоелды безгә. Кадерле туганнарыбыз белән очрашкандай булдык. Ире Газиз дә безне үз итте. Барлык таныш-белешләргә, хезмәттәшләргә, газета укучыларга күп сәламнәр юлладылар.
Себерлеләрнең җанисәпкә карашлары үзебезнеке кебек икәнен дә ишетеп сөендек. Омск татарлары да, Тара, Свердлау өлкәсендә яшәүче татарлар да бер авыздан “Без – татарлар, татар булып язылачакбыз”, — дип сөендерделәр. Себердәге татарларны да аерым күрсәтергә, бүлгәләргә тырышучылар бар икән. Әгәр Себер татары дип язылсагыз, сезгә җирле хакимият ярдәм күрсәтәчәк, диючеләр дә очраштыргалый икән. Халыкта үзаң югары булуы безне сөендерде. Ата-бабаларыбызның рухына хыянәт итмәячәкләрен өздереп әйттеләр. Кайда гына халык белән очрашсак та, үзләре сөйли, үзләренең күзләрендә шатлык яшьләре. Бер телдә сөйләшүче, киләчәгебезне матур итеп күрергә теләү уе белән янучы газиз милләттәшләребезне очрату безне дә бик дулкынландырды. Чын күңелдән ышанып кайттык: татарны беркем дә бүлгәли алмас! Омск өлкәсенең Үләнкүл, Каракүл, Свердлау өлкәсенең Әрәкәй авылларында алган тәэсирләребез дә безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Җәй көне булып узган янгыннан зур зыян күргән Каракүл авылының язмышы – халкыбызның авырлыкларны бергә җиңә алуының мисалы ул. Каракүлдә авылның 360 еллыгын бәйрәм иткәндә, күзләребездән шатлык яшьләре акты. Күңелләребездә бер генә уй булды: без бергә булганда гына көчле. Шулай ук Каракүлдә парк ачу һәм агач утырту безне гомерлеккә бу яклар белән бәйләде.
Инде өченче сорауга күчсәк, төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумында катнашу өчен үзеңнең туган авыл яисә үзең яшәгән төбәк турында эзләнү эшләре алып барырга, шәҗәрәңне яхшы белергә, шулар турында докладлар язарга кирәк. Шуннан соң гына андый җыеннарда катнаша аласың.
Без инде Себердә узган төбәкчеләр форумында икенче тапкыр катнаштык. Шушы елның 24-26 ноябрь көннәрендә Удмуртиядә узарга тиешле Татар иҗтимагый үзәгенең 30 еллыгына багышланган Халыкара конференция турында да сөйләштек. Форумда катнашучыларның күбесенең Удмуртиянең башкаласы Ижауда булганнары юк икән. Безнең татар балалар бакчасы, татар телен укыту оештырылган мәктәпләр, китапханәләр, Кистем авылы һәм андагы музейлар турында сөйләшүебез аларда зур кызыксыну уятты. “Яңарыш”ны да тараттык. Конференциядә катнашырга, Удмуртиягә сәяхәт кылырга теләкләре зур икәнлекләрен әйттеләр. Бу теләкләрнең тормышка ашуына инде пандемия аяк чалмасын иде дип телибез.
Вәсилә Хәкимова, Рәзилә Хәмидуллина.