Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Бер гаиләдән — ике солдат
4.06.2014

Бер гаиләдән — ике солдат

Яз, көз айларында авыл урамнары армиягә китүче егетләрнең:

Военкомат баскычларын таптамам дигән идем.
Туган үскән авылымны ташламам дигән идем, — дип җыр сузуларыннан тынып тормый иде. Бер киткәндә 7-8әр егет китеп бара, ә 1982 елда исә, бер көнне 12 егетебезне озаттык!
Быел исә, язын бер генә егет тә армия сафларына чакырылмады. Әллә ничек, ямансу булып китте. Авылның киләчәге бармы соң, дигән сорау баш калкытты. Андый гаҗәп сәер хәл тагын бар әле. Бүгенге көндә хәрби хезмәттә булган өч егетебезнең икесе — бер гаиләдән! Мин үзем утыз елга якын авылдашларыбызны тантаналы төстә солдатка озаттым, мондый хәлне хәтерләмим. Илназ һәм Рузил Гобәйдуллиннар алар. Инде хәрби хезмәтен төгәлләү алдында торучы Илназ — Саратовта, соңрак юлга кузгалган энекәше Рузил Свердловск өлкәсендә хезмәт итәләр. Бу өлкәдә тагын бер авылдаш егетебез Ранис Хәбиров та бар. Ничә еллар буе бергә, бер урамнан мәктәп сукмагын таптаган, көрәш түгәрәгендә шөгыльләнеп, көч туп­лаган, күп тапкырлар Сабантуй мәйданнарында батыр калган бу ике егетне армия дә аера алмады. Рузил белән Ранисның хезмәт итү урыннары якын гына. “Күрешеп кенә булмый, вакыт җитми, — диләр егетләр, — тик сөйләшеп торабыз”. Әйе, Исәнбай кебек зур авылга — өч бөртек егет! Әз кебек иде, алар киткәндә. Быел берәү дә китмәде. Егетләр сыната торган түгелләр. “Солдат хатлары” кичәсенә өчесе дә хат яздылар, аларның сораулары буенча җырлар җырланды. Әти-әниләренә, укытучыларына язган теләкләрен, олы рәхмәт сүзләрен җиткергәндә күңелләр тулды. Рәхмәтләрнең иң зурысы, көрәш түгәрәге җитәкчесе Рәшит Садыйковка иде, әлбәттә. “Армиягә көчле, сәламәт, физик яктан чыныккан кешеләр кирәк икән. Рәшит абыйга зур рәхмәт!” — диләр алар беравыз­дан. Әти-әниләренә килгән рәхмәт хатлары да авылдаш егетләрнең батыр гына түгел, төгәл, җитез, тәртипле булулары турында сөйлиләр. Кем нәрсә булдыра бит?!
Ранис матур елмаеп, ипле сөйләшүе, Илназ тиз аралашу осталыгы, Рузил техниканы “биш бармак” кебек белүе белән иптәшләре, командирлары күңеленә юл салганнардыр инде. Без аларның хәрби бурычларын намус белән үтәп кайтачакларына ышанабыз. Илләр тыныч, күкләребез аяз булсын да, әти-әниләре, якыннары исән-сау булып көтеп торсыннар. Исән йөреп, сау кайтыгыз егетләр!

Әлфирә Низамова,
Исәнбай авылы.