«Бер-бер хәл» сериалын карадыгызмы?
Күпләребез “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалын яратып карый. Ноябрь аенда “Бер-бер хәл” сериалын күрсәтә башлаганнар иде. Көн саен бер серия булды, шуны көтеп алып карап барырга тырыштык. Бик ошады. Редакциягә килеп, газетаны алучы апа-абыйлар да: “Ярар, тизрәк кайтыйм әле, хәзер минем кино башлана”, – дип, иртәнге вакытта була торганын карарга ашыгалар иде. Яңа ел каникулында әлеге фильмны көн саен бишәр серияләп күрсәттеләр. Күпләрегез карагандыр дип уйлыйм. Ә кинода Марат ролен башкарган егет ошадымы? Аның тамырлары Әгерҗе районы Иске Эсләк авылына барып тоташа. Әнисе Чулпан әлеге авылдан. Бүгенге көндә әби-бабасы Венера һәм Әбүзәр Камалиевлар шунда яши. Әңгәмәбез – сезнең игътибарга.
– Үзең белән таныштыр әле.
– Минем исемем Азамат. Миңа 16 яшь. Әнием Әгерҗе районы Иске Эсләк авылыннан. Казанның Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә укыйм. Әби-бабайлар белән гел элемтәдә, мөмкинлек булган саен кайтырга тырышабыз.
– Әлеге сериалга ничек килеп эләктең?
– Мин «ШАЯН ТВ» каналында алып баручы булып эшлим. Шуннан күреп алып, кастингка чакырдылар.
– Бу синең беренче тапкыр кинода уйнавыңмы?
– 9-10 яшемдә Нурания апа Җамалиның “Яңа ел төнендә” фильмында төшкән идем. Шунысы кызык: ул героемның да исеме Марат, ә дәү әнием шулай ук Фирая апа Әкбәрова иде.
– Кинодагы Марат белән Азаматның охшаш яклары бармы?
– Әйе, охшаш яклар күп инде ул. Гомумән, Марат хәзерге яшүсмер егетләрне чагылдыручы герой дип уйлыйм.
– “Бер-бер хәл” киносында гаилә әгъзалары белән “туганлашу” авыр булмадымы?
– Юк, авыр булмады. Профессиональ артистлар мине үз иттеләр. Һәрвакыт киңәшләре белән ярдәм итеп тордылар.
– Кинога төшү озак вакытыңны алдымы?
– Сериалны төшерү май аеннан октябрьгә кадәр дәвам итте. Шул арада имтиханнарга да әзерләндем, 9 нчы сыйныфны кызыл аттестат белән тәмамладым. Математикадан имтиханны бирдем дә съемкага чаптым.
– Урамда кызлар күреп таный башламадылармы?
– Кызлар күбрәк социаль челтәрләрдә яза, ә урамда апа-абыйлар танып эндәшә.
– Сыйныфташларың синең бу ролеңне ничек кабул иттеләр? Укытучылар ничек карыйлар?
– Сыйныфташлар «Маратик» дип шаярталар. Укытучылар да мактадылар, ярдәм иттеләр. Дәресләрдән китәргә кирәк булганда, каршы килмәделәр. Ләкин мин барлык имтиханнарны да үзем тапшырдым.
– Кинода уйнау сиңа нәрсә бирде?
– Сериалда Татарстанның халык, атказанган артистлары белән бергә эшләү, алардан актерлык осталыгына өйрәнү минем өчен сабак. Чакырсалар, тагын уйнар идем.
– Белүемчә, бик күп түгәрәкләргә дә йөрисең…
– 9 нчы сыйныфка кадәр “Нур» театр студиясенә йөрдем. Ул – актерлар йорты каршысында. Җитәкчебез – Марсель Мәхмүтов. Хәзерге вакытта инглиз һәм алман телләрен тирәнтен өйрәнәм. Күптән түгел генә гитара сатып алдык. Уйнарга өйрәнәм. “Шаян ТВ” каналында эшләвемне дәвам итәм.
– Кем булырга телисең?
– Киләчәктә журналист яки режиссер булырга телим.
– Татар телен кайдан шулай яхшы беләсең?
– Без гаиләдә гел татарча сөйләшәбез. Шулай кабул ителгән. Башлангыч сыйныфларны игезәк туганым Салават белән рус мәктәбендә укысак та, татарча сөйләштек. Ата-анасы татар булган кеше татарча сөйләшергә тиеш дип уйлым. Әби-бабайлар белән оялмыйча русча сөйләшеп булмый бит инде.
– Әңгәмәң өчен рәхмәт. Алдагы тормышыңда зур уңышларга ирешергә насыйп булсын!