Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Бер батыр да онытылмый
9.07.2014

Бер батыр да онытылмый

1944 елның 3 июле — Белорусия Республикасы өчен изге бәйрәм. Нәкъ бу көнне Белорусияне илебез солдатлары немец-фашист илбасарларыннан азат итеп, аның халкына бәйсезлек бүләк итә. Бу — СССРның күп милләтле халыклары батырлыгы.

Төрле милләт вәкил­ләре бербөтен булып тормыш өчен, азатлык өчен, Ватанны саклап калу өчен көрәште. Ул елларда Белорусиянең һәр өченче кешесе вафат булды. Шулар арасында 153 мең сабый үтерелгән, яндырылган. Быел Белорусиянең бәйсезлек яулавына 70 ел тулды. Шул уңайдан Белорусия президенты Александр Лукашенко республиканы азат итүдә катнашып, бүгенге көндә исән булган Бөек Ватан сугышы ветераннарын юбилей медале белән бүләкләү турында указ кабул иткән. Бу канкойгыч сугышта катнашканнар арасында Удмуртия Республикасыннан да якташларыбыз бихисап була. Шушы көннәрдә Республика Башлыгы вазифаларын башкаручы Александр Соловьев 30 ветеранга “Белорусияне немец-фашист илбасарларыннан азат итүгә — 70 ел” дигән юбилей медале тапшырды. Алар арасында безнең милләттәшләребез — Якшур-Бодья районыннан Өлфәт Әминов, Сарапулдан Хә­мит Басыйров, Ижаудан Шиһабетдин Садыйков, Мин­гали Бикмөхәммәтов, Зиннур Дәүләткиров бар иде. Аларга үзләрен аямыйча сугышып, бүгенге көндә киләчәк буынга каһарманлык, батырлык үрнәге булып торганнары өчен чиксез рәхмәтләрне җиткерәсе килә.
Александр Соловьев үз чыгышында ветераннар алдында баш иеп, рәхмәт сүзләрен җиткерде, аларга сәламәтлек теләде. Шулай ук Украинадагы бүгенге ыгы-зыгыларга да тукталды. “Сугыш афәтен үз җилкәгездә татып, Украинада барган бүгенге кан коюларны күзәтү сезгә ничек авыр икәнлеген күз алдына китерәм. Тыныч вакытта да күпме кеше гомерләре өзелә? Дошманнар тарихыбызны күчереп язмакчы булалар. Ләкин дөреслекнең җиңәчәгенә ышанам”, — диде ул.
Бүләкләү тәмамланганнан соң, сүз ветераннарның үзләренә дә бирелде. Берничә ветеран сугыш хатирәләре белән уртаклаштылар. Хөрмәтле аксакалыбыз Шиһабетдин Садыйков та үткән сугышчан юллары, бүген дә сафта булып, җәмгыятькә хезмәт итүе турында үтемле итеп сөйләде. Аларны тыңлаганда ве­теран­нарның гына түгел, залда утыручыларның күз­ләре яшьләнде. Мин исә: “Йә Ходам, бу афәт башка кабатланмасын, күкләребез һәрвакыт аяз булсын!” — дип теләп утырдым.

Гүзәл Шакирова.