Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Бертуган Касыймовлар
9.08.2017

Бертуган Касыймовлар

Казан шәһәренә баргач, Бертуган Касыймовлар урамында йөрдем. Мин моңа кадәр аларның Удмуртиядән булуларын белмәгән идем. Ә кемнәр соң ул бертуган Касыймовлар? Бу күпләр өчен кызыклы булыр. Мин төрле чыганаклардын укып, түбәндәге мәгълүматларны җыйдым.Абыйлы-энеле Галиулла (1893) һәм Сәмигулла (1897) Касыймовлар Вятка губернасы Глазов өязе (хәзерге Удмуртия Республикасы) Кистем авылында дөньяга киләләр. Галиулла бик яшьли Пермь-Вятка тимер юлында эшли, мәдрәсәдә укыта, аннары армиягә алына. 1917 елда Екатеринбург шәһәрендә узган Урал мөселман хәрбиләре корылтаенда катнаша. Анда күптән күрешмәгән бертуган энесе Сәмигулланы очрата, Сәхибгәрәй Сәетгалиев белән танышып, гомерлеккә дуслаша. Казанны ак чехлардан саклаганда эшче отряды белән җитәкчелек итә, адмирал Колчакны тар-мар итүдә катнаша. 1920 елда ТАССР Совнаркомы рәисе итеп Сәхибгәрәй Сәетгалиевны, аның урынбасары итеп Галиулла Касыймовны билгелиләр. Бер елдан Владимир Ленин Сәетгалиевны Кырым АССРга Совнарком рәисе итеп куя. Сәетгалиев исә үзенең көрәштәшен дә үзе белән Кырымга ала — Галиулланы Акмәчет округы башкарма комитеты рәисе итеп билгели.1931 елда Галиулла Касыймов Мәскәүгә китә. Совхозлар һәм МТСлар берлеге үзәк комитеты рәисе итеп билгеләнә. Ни кызганыч, сәяси репрессия милләттәшебезне читләтеп үтми. 1940 елда ул кулга алына. СССР югары суды хәрби коллегиясе тарафыннан “революциягә каршы оешмада әгъза булуда” гаепләнеп, 1941 елның июлендә атып үтерелә.1956 елда исеме аклана…Абыйсыннан 4 яшькә кече Сәмигулла Касыймов исә 9 яшендә Глазов шәһәрендә сәүдәгәр Арсланов йортында хезмәт итә башлый. 18 яшендә Пермь тимер юлының Балезино тукталышындагы ремонт остаханәсенә урнаша. Әмма эшчеләр исеменнән тимер юл хуҗаларына үтенеч язган өчен аны эштән куалар.1916 елның маенда кече Касыймов армиягә алына. 1нче Урал мөселман батальоны эчендә атаман Дутовның ак  казакларына каршы көрәшә. 1918 елда каты яралана, аны авылына кайтарып җибәрәләр. Шул ук җәйдә ул Глазов өязе мөселман мәктәпләре инструкторы итеп билгеләнә, аңа хәтле эшләгән Габделбакый Урманчеевны (Бакый Урманче) алыштыра.Соңрак Мәскәүдә халык ху­җалыгы институтында укый, аннары ТАССР дәүләт планы рәисе итеп билгеләнә. Казан Энергетика институты директоры, ТАССР радиокомитеты рәисе булып эшли.1937 елның гыйнварында Сәми­гулла Касыймов кулга алына. Аны “троцкичы-милли оешма әгъзасы булуда” гаепләп, 10 елга ирегеннән мәхрүм итәләр. 1947 елда Колымада беренче срогын тутыргач, тагын 10 елга Себергә сөрелә, Енисейда урман хәзерләүдә эшли. 1968 елда вафат була.Татарның менә шундый революционерлары алар — Бертуган Касыймовлар.

Асия Әхмәдиева,Сарапул шәһәре.