Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Берләшүнең файдасы
17.12.2015

Берләшүнең файдасы

Туксанынчы еллардагы үзгәртеп кору вакытында милли мәсьәләләргә игътибар артты: мәктәпләрдә татар сыйныфлары, балалар бакчаларында татар төркемнәре оештырылды. Ата-аналалар, әби-бабайлар үз туган телләрендә рәхәтләнеп сөйләшә, аралаша башладылар. Балаларына һәм оныкларына татар телен өйрәттеләр. Туган телебездә газета-журналлар яздырып уку гадәткә керде, телетапшыруларны да милләттәшләребез сагынып көтеп ала башладылар. Шулай матур гына яшәп ятканда, икътисадка бәйләнешле яңа үзгәртеп кору чорына килеп җиттек: кечкенә оешмаларны, мәктәпләрне, балалар бакчаларын берләштерү башланды. 2015 елга аяк баскач, 19нчы һәм 116нчы балалар бакчаларын берләштерәләр дигән сүз таралды. Яңа уку елыннан безне берләштереп тә куйдылар.

19нчы бакчаның бинасы һәм хуҗалык кирәк-яраклары үз урынында калды. Тәрбиячеләр һәм аларның ярдәмчеләре, шулай ук 116нчы бакча мөдире Наталья Тарасова, аның ярдәмчесе Екатерина Баженова, пешекчеләр, җыештыручылар үз урыннарында калдылар. Бу кушылуларның матди яктан хөкүмәткә файдасы бардыр дип уйлыйбыз: кер юучыларны, тегүчене, 19нчы бакчаның мөдирен, аның ярдәмчесен кыс­карттылар, бакчада шәфкать туташы булмаганлыктан, 116нчы бакчаның шәфкать туташы ике корпуска эшли башлады, ике завхозның берсе кладовщик, икенчесе завхоз булып калды, рәсем сәнгате һәм татар теле буенча белгечләргә төркемнәр саны артты. Тәрбиячеләрнең саны 32дән 58гә җитте. Элек бакчага 170 бала йөрсә, хәзер 280 бала. Элекке елларда татар теле дәресләрендә 60лап бала шөгыльләнсә, быел бу сан 88гә житте. 19нчы бакча тәрбиячесе Наилә Нәфыйкова үз төркемендә түләүсез татар теле дәресләре алып бара иде. Үзара сөйләшкәндә: “Бу эшләрне балалар мәктәпкә чыгып киткәндә оялмыйча «Мин татар», — дип әйтсеннәр өчен эшлим”, — ди торган иде. Минемчә, бу фикер, бу уй, шулай ук бу эш аның олы йөрәкле, киң күңелле, татар җанлы тәрбияче булуын тас­вирлый. Ул ноябрь аенда гына ярты гасырлык юбилеен үткәрде. Форсаттан файдаланып, Наилә Габдулла кызын коллективыбыз исеменнән зур юбилее белән котлыйбыз. Киләчәктә дә шушы дәрте сүнмәсен, сүрелмәсен.
Мин ике бакчаның бергә кушылуының файдасын «Каз өмәсе» бәйрәменә әзерләнә башлагач тойдым. Башка елларда бәйрәмнәрдә катнашырга ата-аналарны, әби-бабайларны сорый идем, коллектив зураю сәбәпле, быелгы «Каз өмәсе» бәйрәмендә бөтен рольләрне үзебезнең ике корпустан да тәрбиячеләр башкардылар. Бәйрәмгә милли геройлардан Шомбай белән Шукбай килеп капчыкларыннан казлар да тартып чыгаргач, бәйрәм тагын да җанланып китте: бергәләп татар халкының жырлы «Матур уен», «Биик бергәләп», «Шат казлар», «Чума үрдәк, чума каз» һәм хәрәкәтле «Казлар һәм төлке», «Тау астында бүре бар» уеннарын уйнадылар. Балалар каз өмәләрендә генә була торган канат сату йоласын күрделәр, кызлар-малайлар кулларына канатлар тотып, парлап биеделәр. Тәрбиячеләр «Каз өмәсе» (М.Мул­­лануров сүзләре һәм көе) җыры һәм казлар турында такмак­лар башкардылар. Ә «Шатлык» ансамбле җитәкчесе Фәния ханым Гаделшина курайда уйнаганда, балалар тын да алмыйча шаккатып тыңладылар. Балалар күп булу сәбәпле, ике төркемгә бүлеп, бәйрәмне ике тапкыр үткәрдек. Бәйрәм бик ошады: бик җанлы, бик күңелле үтте”, — диделәр катнашучылар.
Ә бәйрәм ахырында балалар пешекче апалары каз маенда пешергән коймаклар, «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Алия Абдуллина алып килгән баллы күчтәнәчләр белән сыйландылар «Янарыш» редакциясе бүләк иткән “Алтын йомгак- 2015” журналының чираттагы санын һәр бала өйләренә алып китте. Мондый бәйрәмнәрдә катнашкан балалар киләчәктә үз милләтенең, үз илләренең патриотлары булырлар дип ышанам.

Рәсилә Гатауллина,
Ижау шәһәре.