Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
26.01.2017

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Шәһәребездә күп еллар дәвамында “Гвардия” хәрби-патриотик клубы эшләп килә. Аның үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә әһәмияте гаять зур. Элек әлеге клуб Гоголь урамы 73 нче йортта урнашкан вакытларда — сугыш һәм хезмәт ветераннары белән балалар очрашуында үземә дә булырга туры килде. Ә хәзер клуб яңа урынга — Азин урамы 26 нчы йортка күчте.
Клуб җитәкчесе Татьяна Кузнецова белән әңгәмә вакытында, клубның элекке бинасын Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фаил Исламгалиев биргәне ачыкланды. Мин моңа бик сөендем. “Элекке бинабыз дымлы булу сәбәпле, яңа бинага күчтек. Безгә Фаил Исламгалиев күп яхшылыклар эшләде, рәхмәт аңа! Клубның Әфган сугышы белән бәйле музее бар, хәзер менә Бөек Ватан сугышы чоры музее ачмакчы булабыз, шуңа кагылышлы экспонатлар туп­лау белән мәшгульбез. Бәлкем, кемнең дә булса чормасында тузан җыеп ятучы тарихи әйберләр дә бардыр, булса, зинһар, китерегез безгә! Матди яктан ярдәм итәргә теләүчеләр булса, һич баш тартмыйбыз, мәсәлән, хәзер безгә буяулар, кресло, урындык­лар кирәк”, — диде Татьяна Кузнецова.
Мин клубка килеп кергәндә, инструктор Владимир Пальшин дәрес үткәрә иде. “Үсмерләрне армиягә, илебезне сакларга әзерлибез. Кул сугышына, Калашников автоматын җыеп-сүтәргә өйрәтәбез. Алар рухи һәм физик яктан нык булырга тиеш. Без ветераннар белән очрашу уздырабыз. “Эзтабарлар” экспедициясе яу кырында ятып калган солдатларны эзләү белән шөгыльләнә”, — диде ул эшләре белән таныштырып. Үсмерләр арасында бер танышымны — 14 яшьлек Вячеслав Хановны очраттым. Әнисе, бабасы — татар, әтисе рус милләтеннән. Гаиләдә әлеге үсмерне тәрбияләүгә салкын карыйлар. “Бу баланы әлеге клуб тәрбияләмәсә, тагын кем тәрбияләр”, — дип уйладым күңелемнән.
Армия сафларына барганчы ук әлеге клубта шөгыльләнгән Марат Ситдыйков белән әңгәмә кордым.
“23 санлы мәктәптә укыганда; класс сәгатен “Гвардия” клубында үткәрделәр. Миңа бик ошады, шуннан әлеге клубка йөри башладым. Минем белән барган күп кенә малайлар бераз йөргәч ташладылар. Әтием Әгерҗе районы Нарат авылында туып үскән. Әби-бабам шунда яшиләр. Әнием ягыннан да әбием шул авылдан. Авылга кечкендән үк кайтып йөрдек, шуңа күрә татарча әйбәт сөйләшәм. Мансур бабамнан кечкенә чакта ук Бөек Ватан сугышы турында сораштыра идем. Аның абыйсы — Хәмәт — Бөек Ватан сугышында катнашып, Днепропетровск өлкәсендә һәлак була, кайда җирләнүе билгесез. Әлеге клубка йөрергә, бәлки шул да этәргәндер. Чита шәһәрендә хәрби һава көчләрендә хезмәт иттем. Хезмәт иткәндә “Эзтабарлар” экспедициясендә катнашкан өчен Санкт-Петербург шәһәреннән медаль килде. Миңа аны командирым — полковник, очучы Александр Левченко тапшырды. “Домна” авиабазасында авиабомбалар сынадык. Ярты ел полигонда йөрдек. Парашюттан сикерү бәхетен дә татыдым. Армиядәге яхшы хезмәтем өчен Мактау хаты бар. “Эзтабарлар” белән ике тапкыр экспедициягә чыктым. Иң беренче тапкыр Карелиядә Ладога күленә бардык. Икенчесе Ржев шәһәрендә үтте. Икенче экспедиция вакытында бер якташыбызның — Сарапул татарының — медальонын таптык. Ул Мөхәммәт Мөхәммәтдинов булып чыкты. Сугышның беренче айларында ук һәлак булган, туган йортына бер генә хаты килгән, 60 ел хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөргән. Шулай ук аның шәхси әйберләрен — фляжкасын, исеме язылган кашыгын да таптык. Аның улы Минәсхәр, оныгы Григорийга медальонны алып кайтып тапшырдык. Ул җирдә бер көндә бер рота һәлак булган була. Без диаметры алты метр булган самолет төшеп шартлаган чокырда казу эшләре алып бардык. Киез итек, шинель, кулдан ясалган пычак таптык. Сугышчы шул пычакны тоткан килеш җан биргән. Ул чокыр су белән тулган иде, аның башта суын суырттык, соңыннан сулы балчыкны чиләкләп түктек. Сантиметр саен нәрсәдер килеп чыкты. Алты медальон табып алдык. Икесендә генә мәгълүмат бар иде. Медальонда бармак зурлыгындагы гильза эчендә кәгазь бар, анда солдат турында тулы мәгълүмат язылган. Медальоннарны белгечләр кайсыларын унар ел укыйлар. Әлеге чокырдагы бер солдатның башына, икенчесенең биленә пуля ярчыгы кадалган. Өч солдат рәттән, берсе аркылы ята иде. Башка шәһәрләрдән килгән эзтабарлар белән 50 кеше урманда палаткаларда яшәдек. Безнең шәһәрдән алты кеше иде. Яз көне тугыз көн, җәен ике атна яшәдек. Ашарга үзебез әзерлибез, моның өчен өйдән барлык кирәк-яракларны алып киләбез. Аллага шөкер, исән-имин кайттык. Мин әлеге экспедицияләргә йөрүем белән горурланам, алга таба да дәвам итәчәкмен. Тарихны өйрәнү — яшь буынның бурычы. Без йөрмәсәк, кем йөрер? Аннан соң әлеге экспедицияләр рухи халәтне ныгытырга, тормышта югалып калмаска өйрәтә. Бүгенге көндә машина йөртүче булып эшлим, ерак рейсларга йөрим. Һөнәрем буенча газ белән эретеп ябыштыручы, Сарапул шәһәре техник институтының төзелеш бүлегендә укыйм”.
Әлеге көләч йөзле, шат күңелле егетнең сөйләгәннәрен тыңлаганда, күзләремә яшьләр килде. Күпме хәбәрсез югалган язмышлар?! Күңелемнән Марат өчен сөендем. Бар бит милләтебез егетләре арасында яхшы тәрбия алган, изге эшләр башкаручы яшьләр! Афәрин, Марат!
Әлеге язмам барлык ка­һар­маннар истәлегенә дога булып барып ирешсен иде…

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.