Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Беренче мәхәббәт (хикәя)
13.04.2016

Беренче мәхәббәт (хикәя)

Радиодан салмак кына җыр агыла: “Онытылмый беренче саф мәхәб­бәт, онытылмый Агыйдел сылуы”.

Менә җыр да тәмам. Ә Искәндәр әле һаман шул бирелеп тыңлаган җырның эчтәлегеннән аерылып бетә алмый утыра. Онытылмый икән шул беренче мәхәббәт, нинди булса да ул яшьлекнең моңлы хатирәсе булып күңелдә кала икән. Уйлап карасаң, гомер үткән, күпме сулар аккан аннан соң. Ул чакта малай гына иде әле ул, бары 16 яшь булгандыр. Авыл клубына, кинога баргач күрде ул аны. Кино бетеп ут кабызуга күзләре таныш булмаган кызга төште. Кечкенә буйлы, дулкынланып торган кыс­ка чәчләре күзенә төшкәндә ул аларны кулы белән гел төзәтеп куя. Өстендәге бизәкле күлмәге гәүдәсенең йомрылыгын гына түгел, биленең нечкәлеген дә аеруча күрсәтеп тора. Аннары бик чибәр булып күренде ул кыз Искәндәргә. Ике авыл арасындагы чакрым ярым араны ул һаман шул яңа гына күргән кыз турында уйланып кайтты. «Кунак кызымы? Кемгә кайтты икән?» — дигән уй башыннан чыкмады.
Танцыга калса, барын да белеп кайта иде, югыйсә, дәрес әзерлисе бар шул аның. Имтихан бирәсе елы, Казанга — югары уку йортына барырга хыяллана Искәндәр.
Ул кичне күпме генә утырса да, дәресе башына кермәде Искәндәрнең. Клубта күргән кызның ефәктәй чәчләре, чия төсендәге кечкенә иреннәре кабат-кабат күз алдына килеп, егетнең бар уен үзенә тартты.
Икенче көнне Искәндәрнең үзеннән ике яшькә кече энесе яңалыкны кайтарып җиткерде. Бернинди кунак кызы түгел — авылга, медпунктка эшкә җибәрелгән яшь белгеч икән лә ул кыз, Роза исемле. Исеме дә үзе сыман матур һәм кечкенә икән. Искәндәргә әле моңа кадәр бер генә кызның да болай ошаганы юк иде. Берәр атна кызны кабат күрү өмете белән хыялланып йөргәч, Искәндәр, бер сәбәп табып, медпунктка кереп чыгарга булды. Авырт­кан җире дә юк бит аның, ичмаса…
“Башым авырта”, — дияр, баш даруы сорар. Таныша алмаса, күреп булса да чыгар.
— Ишек шакып уңайсызланып кына килеп керсә, анда бары идән юучы Хәтирә абыс­тай гына булып чыкты.
— Сиңа ни булды, Мәрзиянең отличнигы? — дип сорады ул, елмаеп.
Искәндәр як-ягына каранды, кыз күренмәде.
— Баш даруы кирәк иде.
Хәтирә абыстай көлеп үк җибәрде: «Хи-хи, хи, ни булды икән? Бик башлы диләр бит сине, күп укыгангадыр инде, — дигән булды. — Бу арада, яңа духтыр килгәч, баш даруы сорап ярты авыл егете кергәндер инде. Хәзер бирәм, кайсы кирәк?» — диде ул, кулларын ап-ак тастымалга сөртеп.
— Ни, Роза үзе кая соң? — Искәндәр колак­ларына кадәр кызарды.
— Шулай дип әйтәләр аны, ату, баш авырта, дигән буласың. — Рауза тау урамына китте, Газзә апайга укыл салырга. Хәзер кайтып җитәр, утырып тор әнә, — дип, агач кушеткага күрсәтте. — Инәң исән-саумы?
Искәндәр: “Исән”, — диде дә тизрәк чыгып китү ягын карады. Телгә оста Хәтирә абыс­тай, Искәндәрдән көлеп, Роза алдында әллә ниләр сөйләп ташларга да күп сорамас. “Тагын керермен әле”, — дип, ишеккә юнәлде.
Пунктта бар җир ап-ак, идәннәргә кадәр ялт итеп тора. Моңа кадәр Искәндәрнең бирегә кергәне дә булмаган. Шулай уйланып ишек ачуга кереп барган Роза белән маңгайга-маңгай бәрелештеләр. Башта икесе дә маңгайларын тотып сүзсез калганнар иде, аннары икесе дә көлеп җибәрделәр.
— Бәрелгән җиргә биш тиен куярга кирәк, хәзер алып чыгам, — диде Роза һәм Искәндәр, сүз дәшкәнче ишек артында юк та булды. Тиздән медпункт эчендә Хәтирә абыстайның тавышы ишетелде. — Бер асыл егет кергән иде.
Аларның дуслыклары нәкь шул көннән башланды дисәң дә була. Искәндәр, сәбәп табып, Роза янына ешрак керә торган булды. Кыз да каршы түгел, елмаеп каршы ала, якын кешеседәй үзенең фикерләре белән уртаклаша. Кеше булса, Искәндәр өстәлдә торган справочникны алып икенче бүлмәгә чыгып утыра, кайсы даруның кайсы авырудан ярдәм итүе турында укый. Хәтере яхшы булгангамы, кызыксынучанлыгыннанмы берничә ай арасында дарулар турында шактый гына белем алды. Сирәк кенә булса да Роза янына керә, көлешә-көлешә бергәләп чәй эчәләр, шуннан кинога китәләр. Розага күз салган олырак яштәге авыл егетләре башта Искәндәрне куркытырга келәп бәйләнеп тә маташтылар, аерым сөйләшеп тә карадылар. Тик яшьләр һаман бергә булдылар. Авылда сүз чыбыксыз телефон сыман, бер очтан икенче очка “ә” дигәнче барып җитә. Роза үзенә бәйләнеп йөдәткән егетләргә: “Сөйгәнем бар”, — дип кенә җавап бирә икән. Шуңа да авылда күпләр Розаның яратканы — үзеннән ике яшькә кечерәк булса да, Искәндәр дип кабул иттеләр. Искәндәр инде үзе дә Розага муеныннан гашыйк булырга өлгерде. Ятса, торса — уенда бары Роза гына. Хәтта соңгы имтиханын биргәч тә шатлыгын уртаклашырга беренче булып медпунктка йөгерде ул. Роза да Искәндәрнең яхшы билгеләргә генә урта мәктәпне тәмамлавына шат иде. Егетнең хыялларына канат куеп, аны яңа уңышлар яуларга әйдәкләп торучы да Роза булды ул вакытларда.
Җәй көне авыл кешесенең эше бетә торган түгел, Искәндәр дә әтисе белән урманга, печән чабарга китә, печәнлекләре авылдан ерак булганга, еш кына кунып та калгалыйлар. Таң атуга торып кояш чыкканчы тагын кулларына чалгы алалар. Ул көннәрне Искәндәр Розаны сагына, көне буе аның турында уйлый. Үзенчә яңа планнар кора. Өйләренә кайткан чакта тиз генә юынып, ашап ала да сөйгән кызы янына ашыга. Ул юлы да шулай булды. Ашыгып кергәндә, Роза яшәгән торакның тәрәзәсенә күз салса, анда Розадан башка да кеше барлыгын күреп алды. Һичшиксез, шәүләсе буенча ир-ат иде бу. Искәндәрнең йөрәге шул чакны “жуу” итеп китте. Урамда, ишек катында бераз уйланып басып торгач, клуб, кино кайгысы да калмады, ашыга-ашыга өйләренә кайтып китте. Менә бит, Розага ышаныч юк икән, ул инде Казанга укырга китеп, аннары үзе янына Розаны да чакырырга уйлап йөри башлаган иде. Их, белсә иде Роза Искәндәрнең аны ничек яратуын?.. Шулай белми дә калыр инде, башка егет белән дуслашып киткәч.
Ару үзенекен итте, Искәндәр йоклап киткәнен, энесе Илтизәрнең кайтып ятканын да сизми калды. Көне күңелсез, моңсу узды егетнең. Икенче көнне, өченче көнне дә Розаның тәрәзә төбенә барды Искәндәр, тик һаман капланган тәрәзә пәрдәсе аша ир-ат шәүләсен күрде. Йөрәге янды егетнең, үзеннән сөеклесен аерырга маташкан кешене күрәсе, аның белән ачыктан-ачык сөйләшәсе килде. Ул биредә күпме булса да көтәргә, Розаны үзеннән аерган бу егеттән үч алырга булды. Чебен-черки тешләп җанына төшкәч, йорт янында бераз йөгереп тә алды әле. Менә бервакыт ишек ачылды, аннан Искәндәрдән буйга бераз калкурак буйлы егет чыкты. Искәндәр ачу белән аның күлмәгеннән эләктереп алды. “Сиңа анда ни кирәк?” — дип ысылдады ул, бар булган ачуын җыеп.
— Абый, син нәрсә? — диде шул чакны Илтизәр тавышы.
Искәндәр бермәлгә югалып калды. Менә сиңа мә! Үз энесе икән бит! Соңгы вакытта уку, Роза, экзаменнар белән ул энесенең шулай буйга үсеп китүен сизми дә калган. Шулай да, ник әле ул абыйсының яраткан кызы янына йөри?
— Син ни эшләдең анда, Роза янында?
— Ни эшлим инде абый? Сөйләшеп утырдык.
— Һәр көннеме?
— Әйе. Бик күңелле аның белән, бик күп мәзәкләр белә.
— Аның янында бүтән эзең булмасын! Минем кыз ул, ә синең әле маңкаң кипмәгән кызлар янында йөрергә.
— Ярар инде абый, ачуланма. Әллә көнләштең инде? Бик кирәге барые! Мин бит болай гына, хәл белергә генә кергән идем, чибәр апа бит.
— Әйттем, бетте! Бүтән аның янында күрсәм, үзеңә үпкәлә! Энем дип тормам! Искәндәр, энесенең күлмәк изүен ычкындырды да тулган күңелен бушатасы, ялгыз гына каласы килеп урам буйлап китте. Шул төнне егетнең беренче тапкыр мәхәббәттән, берничә көнгә җыелган сагыш, газаплардан җаны эреп, күз яшьләре тамды. Җылы булсалар да, никтер әче иде ул күз яшьләре. Тәмам яшьләре беткәнче, күңеле тынычланганчы боламык сыкты егет. Берничә кат авыл урамнарын әйләнеп, таң атканда, әтәчләр кычкыра башлагач кына кайтып йокларга ятты.
Казанга имтихан бирергә киткәнче Роза белән очрашып, клубка кино карарга, танцыга йөрделәр. Абый белән эне арасындагы сөйләшүне башкалар белми калды. Бу парга яшьләр көнләшеп карасалар да, Искәндәр булганда авыл егетләре Роза янына килергә кыймадылар.
Искәндәр инде укырга китәргә җыенып йөри. Институтка укырга керүенә сөенә, тик Розаны авылда калдырып китәсе килми. Үзенең яратуы турында белгертәсе, кызның да үзенә булган мөнәсәбәте турында күбрәк беләсе килә. Әле күпме Роза өчен янып-көеп йөрсә дә, шаярып кына булса да үзен үбә алганы юк. Күпме талпынып караса да, Роза аның кочагыннан шуып кына чыга, йөзенә Искәндәрнең иреннәрен дә якын китерми. “Бәлки шулай тиештер”, — дип уйлый Искәндәр, чөнки татар хатын-кызлары гомер-гомергә сабыр, әхлаклы булганнар.
Китәр көннәре якынайган саен Искәндәрнең җаны тынгылыгын югалта барды. Һәм ул беркөнне кинодан кайтканда Розага үзенең аны өзелеп яратуы турында әйтте, кыз дәшмәгәч, аңа үзенең планнарын да ачып салды. “Берәр ел укыгач, үзеңне Казанга алып китәм”, — диде.
Роза үзе яшәгән йортка кадәр Искәндәрне тыңлап, бер сүз дәшми кайтты. Инде ишек төбенә җиткәч кенә кызның теле ачылды.
— Искәндәр, син мине гафу ит, минем яраткан кешем бар, — диде ул, тыныч кына.
— Кая ул кеше? Кем ул?.. Искәндәр, йөрәгенең шартлардай булып типкәнен сиздермәскә тырышты.
— Армиядә иде ул, тиздән кайтырга тиеш.
— Нигә аны баштан ук әйтмәдең?
— Миңа синдәй абруйлы егет, яклаучы кирәк иде авылда.
— Син мине үзеңә кирәккә генә куллангансың икән?
— Әйе, шулай кирәк иде Искәндәр, ачуланма инде мине. Барсы өчен дә рәхмәт, бик яхшы егет син һәм бик яшь әле. Тиздән укырга китәсең, синең өчен олы тормыш әле яңа башлана гына. Роза берни булмагандай борылды да торак йозагын ачып эчкә узды. Роза артыннан ишек ябылгач та Искәндәр әле бик озак аңына килә алмыйча тораташ сыман бер урында басып торды. Шул вакытны җир ярылса, шунда кереп китәргә дә риза иде егет. Моннан соң Розадан башка яшәүнең кирәге бармы соң аңарга? Яши алырмы ул ансыз? Үләсе килде Искәндәрнең, тормыш шул кадәр явыз, яшәү мәгънәсез тоелды. Розадан башка бу тормышны күз алдына да китерә алмады ул. Ни эшләргә? Хәзер кыз янына кереп, үзенең аны ничек яратуы турында бәйнәләп сөйләргәме, каршына тезләнеп, Розаның да үзен яратуын үтенеп сораргамы? Әгәр Роза аңардан көлсә?.. Искәндәр бу кимсетүгә түзеп тора алмаячак. Роза аның хисләре белән бары уйнаган гына. Искәндәр үзе өзелеп яратканга кызның үзенә карата битарафлыгын сизмәгән. Менә сиңа мәхәббәт!?. Гарьлеге ни тора? Дуслары ни әйтер? Көләрләр инде, җебегән, диярләр. Розадан башка беркемне дә ярата алмас инде ул. Бик күп уйлар узды егет башыннан. Йокысыз таң аттырды Искәндәр һәм иртүк Казанга юл тотты. Чынлап та, тормышының юл башы гына булган әле ул чакта Искәндәрнең. Озын, бик озын, катлаулы тормыш юлы узарга туры килде аңарга. Тик яшьлегендә авыл табибе Розага булган беренче мәхәббәте, җылы хисләре — хатирә булып һаман яши Искәндәрнең күңел түрендә.

Гөлфия Исхакова, Воткинск шәһәре.