“Беренче канал” һәм “Молния”: кем җиңде?
Яратып караган “Беренче канал” спортчылары командасы республика балалар йортының «Молния» командасы белән көч сынаштылар.
Ижаудагы балалар йортында кино һәм театр актерлары — Максим Коновалов, Денис Новосельцев, Тимур Ефременков, Владимир Фекленко, рус алып батырлары Александр Муромский и Дмитрий Терехов, футбол буенча өч тапкыр Россия чемпионы Эдуард Мор, комментатор Владимир Гомельский һ.б. булдылар. Алар балаларны бәйрәм белән котлап, бүләкләр — телевизор, өстәл уеннары, конструкторлар, уенчыклар тапшырдылар.
Балалар йортында тәрбияләнүче Роман Ялынинның да хыялы тормышка ашты. “Беренче канал” аңа бу көнне өр-яңа смартфон бүләк итте. Балалар да чын күңелдән аларга үзләренең кулдан эшләнгән бүләкләрен – чәчәк һәм уенчык аюларын бүләк иттеләр. Очрашу моның белән генә тәмамланмады.
2018 ел — Футбол буенча дөнья чемпионаты елы кысаларында театр актерлары командасы “Молния” балалар командасы белән очраштылар. Салкын җилләр исеп, кар бөртекләре бөтерелүгә карамастан, уен бик кызу барды. 18нче минутта Тимур Ефременков гол кертсә дә, икенче өлештә хуҗалар ике гол кертеп, җитезрәк тә, көчлерәк тә икәнлекләрен күрсәттеләр. Соңгы голны Дамир Камалов кертте. “Молния” командасы уртак тырышлык нәтиҗәсендә кунакларны 2:1 исәбе белән җиңүгә иреште. Алар Кубок һәм “Беренче канал” махсус әзерләгән Дөнья чемпионаты символикасы төшерелгән сөлге белән бүләкләнделәр. Ә матчны язучы, журналист, спорт комментаторы Владимир Гомельский алып барды. Уенның “Вертикаль” бию төркеменең (җитәкчесе Наталья Әхкәмиева) спорт биюләре белән үрелеп баруы да игътибарга лаек.
Гөлнара Вәлиева.