Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Беренче артистка
24.04.2014

Беренче артистка

«Яңарыш» газетасының 15нче санында «Һәр чорның — үз йолдызлары» (Гыйм­ран Сафин) дип исемләнгән язмада Сәхипҗамал Волжскаяның Ижауда булуы турында да мәгълүмат бар. Чыннан да, исеме татар дөньясында киң танылган җәмәгать эшлеклесе, милләтебезнең беренче хатын-кыз артисткасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяны Ижау шәһәре белән бәйләп торучы җепләр була. Удмуртия татарлары арасында исеме күпләргә таныш булган мәгърифәтче милләттәшебез Фәнүс Газизуллинның китапханәсендә бу хакта Гази Кашшафның “Беренче артистка” дип исемләнгән китабы сакланган. “Әлеге китапларны тарихи ядкәр буларак саклар өчен миңа исән чагында Гата Кутузов тапшырып калдырган иде. Ул олы тарихи кыйммәткә ия, югалта күрмәгез”, — дип бирде ул аны редакөияга. Әйе, дөрестән дә, бу турыда язылган башка бер чыганак та, Интернет челтәрендә мәгълүмат та табылмады. Бөек Тукаебыз үзе сокланып телгә алган, аңа багышлап шигырьләр иҗат иткән шәхес — Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжcкая турындагы китаптан кайбер өзекләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.

(…)Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волж­ская турында шулкадәр күп ишеттем мин, аның турында шулкадәр күп сөйләделәр, минем аның үзен күреп сөйләшәсем килде. Минем аны үзенең гади көндәлек тормышында да, сәхнәдә дә бервакытта да күргәнем юк иде. Аны сәхнәдә күргән кешеләр, аеруча аның белән еллар буе бергә уйнаган артистлар, гаҗәп бер соклану белән артистканың талантына хәйран калып, озын-озын истәлекләр сөйлиләр.
— Сәхнәдә уйнаганын караганда, бөтен дөньяңны онытасың, хәтта менә без — артистлар — сәхнә артында торганда да Сәхипҗамал уйнаганда, тетрәнеп тора идек,- ди татар театрының өлкән артисты Локман Аитов.
Волжская белән байтак еллар бергә хезмәт иткән талантлы артист Шакир Шамильский миңа бик күп истәлекләр сөйләгән иде. Бу вакытта инде мин Сәхипҗамал ханым белән хат языша башлаган идем, һәм шулай туры килде — без аның белән сәхнәдә түгел, гади тормышта да тиз генә очраша алмадык. Ике-өч ел хат белән хәбәрләшеп, инде очрашабыз дип торганда, сугыш башланып китте…
Еллар узды…
Артистларга минем хөрмәтем бик зур. Сәхипҗамал Волжскаяга хөрмәтем аеруча зур, чөнки ул һәм аның чордашлары — патша заманында, полиция таягы хөкем сөргәндә, дин әһелләренең кыргый эзәрлекләүләренә карамастан, төрле реакцион көчләрнең мыскыллы һөҗүмнәренә каршы үч итеп халыкка чын күңелдән хезмәт итәләр; халыкны яктылыкка, прогресска өндиләр. Бу — үзе бер героик тормыш, без ул кешеләрне тәкъдир итәбез, чөнки аларның гүзәл хезмәтләре — совет чорында шундый тизлек белән чәчәк аткан бай һәм күпкырлы культурабызга нигез әзерләде. Совет культурасының бер тармагында эшләүче булганга, минем күптән инде Волжскаяның үзен күреп, аның бәя биреп бетергесез хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, кулын кысасым килә иде.
Әйе, хат аша бер-беребезне белсәк тә, әле очрашканыбыз, сөйләшкәнебез юк иде. Менә мин Ижевск шәһәренә барам. Татар халкының беренче артисткасы, татар хатын-кызларына сәхнә юлын, иҗтимагый хезмәт белән кызыксынып яшәү үрнәген күрсәткән Сәхипҗамал Волжская хәзерге вакытта Ижевск шәһәрендә тора!
Тиздән булачак очрашуны күз алдына китереп дулкынланам. Бөек Тукай тарафыннан макталган, кояш белән тиңләнгән артистка ич ул. Барыбызга да билгеле, Тукай мактауга бик саран кеше. Аның үткен каләме күбрәк комсыз байларны, сатлык җаннарны, кара эчле кешеләрне, ерткычларны камчылауга юнәлә. Ул царизмга каршы кискен көрәшкә чыккан большевик Хөсәен Ямашевны һәм халыкка хезмәт итүче Сәхипҗамал Волжскаяны хаклы рәвештә мактый, аларның иҗтимагый хезмәтләренә гаять югары бәя бирә. Артистка Сәхипҗамал Волжская турында Тукай 1910 елда менә ничек язган:
Күр, ничек иртә кояш чыкса, җиһанга нур тула,
Һәр күңелләр нурланадыр чыкса Гыйззәтуллина.
Бу икәүгә тәңре биргән бер тигез зур мәртәбә,
Берсе уйный күк йөзендә, берсе уйный сәхнәдә.
Бөек Тукай Сәхипҗамал Волжскаяны күңелне нурландыра алырлык уен осталыгы күрсәткән артистка итеп таный. Тукайның бу сүзләренә тагын нәрсә өстәргә мөмкин?
Юк, ул артистка гына түгел әле, ул театр труппасы оештыручы, ул режиссер да. Аның галантлы оештыручы булуы турында да әйтергә кирәк.
Волжская Ижевск шәһәренең Пушкин урамындагы йортта тора икән. Кыюсыз гына ишек шакыйм, каршыма Сәхипҗамал апа чыкты. Беренче сүздән үк без бер-беребезне таныйбыз һәм түргә узабыз.
— Таныш булыгыз! — ди миңа Сәхипҗамал ханым.
— Русинов…
Мин Волжскаяның тормыш иптәше, карт коммунист Владимир Николаевич Русинов белән танышам һәм, ничектер, үзем дә сизмәстән, шушы беренче мәртәбә аяк баскан өйдә үземне иркен тота башлыйм. Шартлы официаль сөйләшүдән мин гади телгә күчәм.
— Сәхипҗамал апа!
Әйе, бу ул, татар сәхнәсенең кояшы! Инде шактый картайган, төрле китапларда, журналларда басылган фоторәсемнәренә аз охшый, ләкин күз карашлары һаман шул ук: акыллы, уйчан күзләр, сынаулы караш, һәм ул күзләрнең көчен беренче караштан ук сизәсең, һәм син аның карашыннан ук, беренче сүзләрдән үк шушы урта буйлы, хәзер инде авыру булуы сәбәпле, нык кына йончыган хатынның «Нур» труппасы оештыруына да, андагы артистларга чын мәгънәсендә ана булуына да, ихтыяр көченә ия булуына да шикләнмисең.
Ул ашыкмый гына, тирәннән уйлап сөйли. Минем сорауларга җавап бирергә ашыкмый, бу сорау ни өчен, нинди максат белән бирелә икән дигән шикелле, сынап карый, тыйнак, чамадан тыш тыйнак сөйләшә.
Миңа аның белән озак сөйләшергә туры килде. Дүрт-биш көн буе мин Волжская һәм Русинов белән гел бергә булдым, тау кадәр архив документлары актарып чыктым, өем-өем документлар укыдым, кайсы елда һәм нинди газетада басылганлыгы билгеле булмаган рецензия кисентеләрен дә күздән кичердем. Минем каршыма гаять кызыклы тормыш килеп басты. Билгеле, бу тормыш тулы килеш гәүдәләнсен өчен, миңа Сәхипҗамал ханым белән бер үк юлдан узган дистәләрчә артистларның тормышлары, биографияләре һәм шәхси архивлары белән дә танышып чыгарга кирәк иде. Бу кадәресен эшләргә минем мөмкинлегем булмады һәм моның өчен укучылардан гафу үтенергә туры килә.
***
Гыйззәтулла Хәмидуллин Казандагы трамвай паркында стрелочник булып эшли, аена унике сум хезмәт хакы ала. Хатыны көненә 20 тиен хезмәт хакына мех фабрикасында эшли, мех тегә. Аларның балалары күп була: берсе-берсеннән кече унике бала. Тормыш авыр, ашарга җиткереп булмый. Гыйззәтулла агайның дүрт баласы берсе артыннан икенчесе үлеп китәләр. Бу авыр тормышта аның хатыны да 45 яшькә җитәр-җитмәс кабергә керә. Тормыш авырлыгыннан аптыраган эшче семьясы «бер тамакны киметү» хисабына алты яшьлек Сәхипҗамалны (ул 1885 елның 14 маенда туа) Казанның эре байларыннан исәпләнгән Апанаевларга хезмәтчелеккә бирә.
Сәхипҗамалга иртән бер сынык икмәк тоттырып сыерлар, казлар көтәргә җибәрәләр Ул абзар да тазарта, кибеткә дә чабып барып кайта, байларның аяк киемнәрен дә чистарта, вак-төяк йомышка да йөгерә. Шул рәвешчә бер ел эшли. Кечкенә Сәхипҗамал үсә төшкән саен күбрәк җәфа чигә. Бигрәк тә аңа бикәнең кызы тынгылык бирми, һәрвакыт мыскыллый, җәберли, бер эш кушасы булса, иң элек сиздерми генә килеп, каты итеп чеметеп ала.
Нинди кимсетелүләр күрми бу йортта яшь кыз, ничек кенә аның җаны әрнеми, тик беркем дә аны якламый, аңа җылы сүз әйтми Ниһаять, чыдар әмәле калмагач, тагын бер елдан соң ул әтисенә кайта. Шуннан соң аны, тормыш авыр булуга карамастан, әтисе укырга бирә. Сәхипҗамал иртән русча укырга йөри, кичен татарча укый. Ул дүрт ел буе шулай русча да, татарча да укып йөри. Әтисе картая, тормыш тагын да авырлаша, җитмәсә Сәхипҗамалның күңелен күтәреп, рухландырып торган апасы да үлеп китә.
Сәхипҗамалны күршеләре тәрбия­гә ала. Кәләпүшче-калфакчы Ша­һимәрдәнова Маһирә исемле карчыкның әле генә кече кызы үлгән икән, икенче кызы Фатыймага иптәш булыр дип, Сәхипҗамалны ул үзенә кызлыкка ала.
Яшь кыз Сәхипҗамалның язмышы гаҗәп рәвештә үзгәреп китә. Нәкъ менә шул елларда ул Фатих Әмирхан белән якыннан таныша.
Дөрес, ул вакытта әле Фатих язучы түгел, ләкин инде 1905 ел җиле кагылган, гаять үткен, кыю һәм көрәшергә ярсып торган ачы телле, курыкмыйча һәркемне тәнкыйть итә торган яшь егет була. Зур күзле, калынрак иренле, һәрнәрсәдән көлке таба белә торган Фатих Маһирә карчыкларга килеп йөри. Карчык башта моңа һичбер мәгьнә бирми, тәрбия семьядан килгән тәүфикълы бала итеп карый. Ә бу «тәүфикълы мәхзүм» Маһирәнең кызы Фатыйманы һәм Сәхипжамалны үз түгәрәгенә әгъза итеп тарта.
Нинди түгәрәк соң бу? Билгеле, аның һичбер программасы да, уставы да булмый. Бу, гади генә итеп әйткәндә, яшьләр түгәрәге; алар барысы иркенлекне, яшьлекне күбрәк татып калырга омтылалар һәм, бер-берсенә ярдәм итешеп,театрларга,танцаларга йөрергә булалар. Шулай итеп,бишәр тиенләп акча салышып, яшьләр (түгәрәктә барлыгы алты кеше була) рус театрына йөриләр, танца кичәләрендә булалар. Фатих үзе биеми, узган-барганны иптәшләрчә «тешләп» тора, ачы-ачы сүзләр әйтә. Аның күзәтүе астында торган «членнар», дөнья рәхәтен татып, күңел ачалар, рус культурасына якыная баралар.
Көннәрдән бер көнне Фатихлар Сәхипҗамалны танца кичәсенә алырга киләләр, ләкин Маһирә карчык җибәрми.
— Юк, бүген беркая бармыйсың, җитте сикереп йөрергә! — ди.
Ялынып-ялварып та уңышка ирешмәгәч, яшьләр хәйләгә керешәләр. Фатих болай ди:
— Карчык йокларга яткач, син үз урыныңа кунак кызын яткыр да, үзең сәгать тугыз­да тәрәзәдән төш, без сине көтәрбез!(…) Моны карчык сизә, Сәхипҗамалны кыйнамакчы була, әмма Фатихлар кыйнаттырмый.
Шушы вакыйгадан соң яшьләр түгәрәге танцага иркен йөри башлый һәм аларның кайберсе рус офицеры Зенцов хатынының бию мәктәбенә языла. Зенцова һәр җомга клубта вечерлар уздыра, анда аның шәкертләре осталыкларын күрсәтәләр.
Сәхипҗамал һәм аның иптәшләре бу мәктәптә сигез ай укып, бальный һәм европейский танецларны бик яхшы үзләштерәләр. Сәхипҗамал белән Идрис исемле егет мазурка белән лезгинканы башкарганда, бөтен халык залга җыелып, аларның танецларларына сокланып карап торалар һәм шашып кул чабалар.
Бу курсларны тәмам иткәч, Сәхипҗамал укучылар җыеп, үзе инде бию өйрәтә башлый.
Нәкъ менә шул вакытта Казанга Кудашев-Ашказарекий труппасы килә. Бу вакыйганы Фатих түгәрәге шатланып каршы ала. Алар барысы җыелып театрга китәләр.
— Син куркак булма, үз сүзендә торырга өйрән, максатыңа ирешергә тырыш, нинди генә авырлык булса да үзеңнекен эшлә!
Бу — Фатих Әмирхан сүзләре, ул Сәхипҗамалны шул рухта тәрбияли һәм аны чая булырга, алга куелган максатка ирешергә өйрәтә. Моңа кадәр, рус театрының даими тамашачылары булып йөргәндә, ни өчен бездә дә шундый театр юк, дигән сорауны алар бер-берсенә бик еш бирәләр. Театрга омтылу, аны булдырырга тырышу теләге бик көчле була аларда. Дөрес, бай йортларында мирза балалары йорт спектакльләре куялар, бу турыда яшьләр җанланып сөйлиләр, ләкин анда Сәхипҗамал кебек эшче кызларын аяк та бастырмыйлар, Менә бүген алар татарча спектакль карыйлар. Ләкин көтелгән тәэсир килеп чыкмый. Спектакль бик күңелсез була, актерларда рух күтәренкелеге җитми, хатын-кыз рольләрен дә ирләр башкаралар һәм тупас уйныйлар,
— Ник бездә дә рус театрларындагыча түгел, — ди Сәхипҗамал пошынып. Сәхнәдәге зәгыйфь уеннан гадәтенчә мыскыллап көлеп утырган Фатих Әмирхан Сәхипҗамалга карый. Зенцова мәктәбендә барлык халыкны сокландырып бии торган Сәхипҗамалга ул кинәт:
— Менә син уйнарга тиешсең анда! — ди.
Бу очраклы гына әйтелгән сүз булмый(…)

(Дәвамы киләсе санда)