Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Беренчелек — безнекеләрдә
11.05.2016

Беренчелек — безнекеләрдә

Күптән түгел Ижауның 6575нче хәрби частендә «Армиядә — бер көн» дип аталган хәрби-патриотик акция булды. Аның төп оештыручылары — Ижау шәһәре хакимиятенең яшьләр эше буенча идарәсе, Удмуртия Республикасы Хәрби комиссариаты.

Чараның максаты яшь­ләрдә хәрби хезмәткә карата кызыксыну уяту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Бу көнне хәрби частькә 220ләп катнашучы җыелган иде. Барлык уку йорт­лары студентлары, эшләүче яшьләр, яшүсмерләр клублары әгъзалары үзләренең стройда атлый белүләрен, атуда һәм Калашников автоматын җыюдагы күнекмәләрен, турникта күтәрелү кебек хәрби осталык­ларын күрсәттеләр. Ярышларда үзебезнең татар егет-кызлары призлы урыннарга ия булдылар. Җитмәсә, нәтиҗәләр буенча, Ижау дәүләт медицина академиясе беренче урынны яулады. Чыннан да, Калашников автоматын сүтеп-җыюда медицина академиясе стоматология факультеты студенты Артур Нәфыйков беренче урынны алды. «Юкса, теш белән автомат арасында бернинди охшашлык юк. Артур бу күнекмә һәм җитезлек каян синдә?» — дип сорыйм Артурдан. «Мин Башкортстан Республикасының Агыйдел шәһәреннән. Мәктәпне тәмамлагач, Ижауның медицина академиясенә укырга керәсем килде. Ләкин бердәм дәүләт имтиханнарының баллары җитмәде, ул елны укырга керә алмадым. Мин күп уйлап тормадым, армиягә барырга теләк белдердем. Төньяк Кавказда Ватан алдында булган бурычымны намус белән үтәп кайттым. Армиядә хезмәт итү егетләрне рухи яктан нык итә һәм баштан балалыкны куып, бу тормышта сынмыйча, авырлыкларга бирешмичә яшәргә көч бирә. Армиядән кайткач, мин бар тырышлыгымны җыеп, хыялымны чынга ашырдым — медицина академиясенең стоматология факультетына укырга кердем. Укудан буш вакытымны хәрби-патриотик бәйгеләрдә катнашып, һәрвакыт хәрби рухта булырга тырышам. Армияне сагынам», — дип сөйләде Артур үзе турында.
Кызлар арасында отжимание бәйгесендә дә Ижау дәүләт медицина академиясенең стоматология факультетының өчен­че курс студенты Алина Мөбарәкова беренчелекне башкаларга бирмәде. «Мин балалар бакчасыннан бирле спорт белән шөгыльләнәм. Төгәлрәге 4 яшемдә каратэ түгәрәгенә йөреп, шунда чыныктым. 11нче сыйныфка кадәр шушы спорт төре белән шөгыльләндем. Һәм бирегә укырга килгәч тә спортны ташлыйсым килми, булдыра алган кадәр спорт чараларында катнашырга тырышам», — ди Алина.
Бу көнне биредә егет-кызлар армия шартларында яшәп, хәрби хезмәт белән бераз булса да таныштылар. Ярышлар берничә этапта узды. Шул ук вакытта Россия армия сафларына чакырылу алдында торган егетләр өчен «Призывник» дип аталган акция дә узды. Аларга солдатларның казармаларда яшәү шартларын, сугыш кораллары турында аңлату эшләре алып бардылар. Хәрби часть буйлап экскурсия һәм махсус этләрнең «эш»ләрен карау да егетләрдә армия тормышы турында уңай фикер тудыргандыр дип уйлыйм.

Илшат Мөхәммәтҗанов, Ижау дәүләт медицина акаде­миясенең студентлар Советы рәисе урынбасары.