Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Беребез дә битараф калмыйк!
24.06.2020

Беребез дә битараф калмыйк!

19 июньдә “Ижмаш” музеенда иҗтимагый штаб утырышы узды. Сүз Удмуртия башкаласына «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирү турында барды.
Бөек Ватан сугышы елларында Удмуртиягә Советлар Союзының төрле шәһәрләреннән 49 сәнәгать предприятиесе эвакуацияләнгән, аларның күпчелеге — Ижауга. Нәкъ менә Ижау заводлары фронтка 12 млн. нан артык ату коралы биргән. 1942 елның гыйнварыннан башлап безнең заводларда тәүлек эчендә бер укчылар дивизиясен һәм бер авиация дивизиясен коралландырырлык корал җитештерелгән. Ижауда хезмәт батырлыгы күрсәткәне өчен 2 меңгә якын кеше Советлар Союзы орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән. 1942 елның гыйнварыннан 1943 елның гыйнварына кадәр 146 км озынлыкта «Ижау-Балезино» тимер юлы төзелгән. Ижау территориясендә 20 госпиталь эшләгән, яралыларның өчтән ике өлеше кабат армия сафларына баскан, ә бу 12 дивизиядән дә ким түгел.
Иҗтимагый штаб утырышында РФнең атказанган конструкторы, Ижау механика заводының әйдәп баручы инженер-конструкторы, Ижау шәһәренең Мактаулы гражданины Владимир Ярыгин чыгыш ясады. Ул: «Безнең завод музеенда сугыш елларында станокларда эшләгән, фронт өчен корал җитештергән балалар һәм яшүсмерләр сурәтләнгән фотографияләр сакланган. Узган ел Иж­ГТУ бинасы янында әлеге малайларга һәйкәл куелган иде. Ижау­га «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү — яшь малайларның шәһәр киләчәгенә керткән өлешләре өчен рәхмәтебез ул», — диде.
Башкалабызга “Хезмәт батырлыгы шәһәре” исеме бирелгән очракта истәлекле стела урнаштырылачак, Шәһәр көнендә, 1 Май һәм 9 май бәйрәмнәрендә тематик чараларга, яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә аерым игътибар биреләчәк.
Хәзерге көндә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеменә Россиянең 20 шәһәре — эре сәнәгать үзәкләре дәгъва кыла. «Җиңү» Бөтенроссия оештыру комитеты экспертлары иң лаеклы 10 шәһәрне сайлаячак. Сайлап алу критерийларының берсе — инициативага ярдәм йөзеннән җыелган имзалар саны. Оештыру комитеты вәкилләре әлеге проектка халыкның ничек карауларын шуңа карап бәяләячәкләр.
Ижауга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирү турында имзалар җыю дәвам итә. 25 июньнән 1 июльгә кадәр Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш биргән вакытта һәркем Ижауга әлеге мактаулы исемне бирүне хуплап үз имзасын куя ала. Моннан тыш, Интернета (http://za.izh.ru) онлайн режимда тавыш бирү мөмкинлеге дә бар. Бүгенге көндә 100 меңнән артык кеше бу тәкъдимне хуплаган инде. Ләкин бу башка шәһәрләр өчен тавыш бирүчеләр саны белән чагыштырганда күпкә кимрәк. Акциядә Ижау халкы гына түгел, ә республиканың барлык шәһәр-район-авылларында яшәүчеләр катнаша ала. Удмуртия башкаласы әлеге мактаулы исемгә һичшиксез лаек. Әйдәгез, активрак булыйк.

Фәнисә Кәримуллина: “Әлбәттә, барабыз. Бервакытта да сайлауга бармый калган юк”.

Илмира Низамбиева: “Һичшиксез, тавыш бирүдә катнашачакмын. Ижау шәһәренә “Хезмәт батырлыгы шәһәре” дигән мактаулы исем өчен дә имзамны куячакмын. Ижау бу исемгә лаек”.

Линар Баһаутдинов: “Тавыш бирү – минем хокукым һәм бурычым. Конституциягә төзәтмәләргә уңай карыйм. Алар өстендә белгечләр эшләделәр, дөрес карар кабул иткәннәрдер дип ышанам”.

Эльвира Хөсәенова: “Минем ирем мондый эшләргә бик җаваплы карый. Сайлауга һәрвакыт бара. Мине дә үзе белән алып бара. Төзәтмәләрнең эчтәлеген бик аңлап бетермим. Минемчә, аңлату эшләре дә җитәрлек алып барылмады. Шулай да тавыш бирергә барганчы, Интернет челтәрендә утырып, ул төзәтмәләр белән ныклап танышып чыгарга уйлыйм”.