Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - «Бердәм Россия» праймеризга чакыра
25.05.2017

«Бердәм Россия» праймеризга чакыра

28 май — Алдан тавыш бирү көне

28 майда республикада 10 сентябрьдә узачак Удмуртия Дәүләт Советы сайлауларында катнашырга тиешле “Бердәм Россия” партиясе кандидатларына алдан тавыш бирү мөмкинлеге булачак.

Партиянең Төбәк бүлеге Башкарма комитеты җи­тәкчесе Андрей Макаров сүзләренчә, 359 мең бюллетень җитештерелгән. Бу рес­публика территориясендәге 30 сайлау округына таратылачак. Бюллетень А4 форматында, анда кандидатларның исемнәре алфавит тәртибендә язылган һәм кандидатлар турында кыскача мәгълүмат урнаштырылган. “Хәзер ком­п­лект­ларны формалаштыру буен­ча эш бара. Киләсе атнада без бюллетеньнәрне хисап комиссиясенә тапшырырга тиеш.
28 майда — Бердәм алдан тавыш бирү көнендә — барлыгы 241 комиссия эшләячәк. Без бер үк вакытта берничә кандидат өчен тавыш бирүне хуплыйбыз. Бер тавыш бирүчегә ике бюллетень биреләчәк. Берсендә — 2, партия исемлекләре булганында 10га якын депутатлыкка кандидатның исеме булачак. Төп сайлаулардан аермалы буларак, алдан тавыш бирү көнендә бер генә түгел, берничә кандидат өчен тавыш бирергә мөмкин булачак”, — дип билгеләп үтте Андрей Макаров. Төбәк партиясенең Башкарма комитеты хокук мәсьәләләре буенча баш белгече Егор Вострокнутов бюллетеньнәрне ялганнан аеру өчен махсус марка ябыштырылачагы турында сөйләде.
“Һәр бюллетеньгә бер марка ябыштырыла. Маркалар “Госзнак”та чыгарылган. Һәр марка берничә дәрәҗәдәге яклауга ия. Мәсәлән, голограмма, махсус мөһер, микрошрифт. Әлеге марканы кубарып, кабат ябыштыру мөмкин түгел, чөнки ул ертылачак”, — дип аңлатты ул.
Андрей Макаров: “Бердәм Россия” — алдан тавыш бирүне уздыручы илдәге бердәнбер сәяси партия. Партия төбәк парламентын һөнәри һәм эффектлы итеп формалаштырырга тели. Без сайлаучыларыбызны 28 май көнне сайлау участокларына килергә чакырабыз. Исегезгә төшерәбез: pg.er.ru сайтына кереп, үз участогыгызның кайда урнашуын белә аласыз”, — диде.