Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Бердәм булып, бергә-бергә атлыйбыз
26.01.2017

Бердәм булып, бергә-бергә атлыйбыз

Әгерҗе шәһәренең 4нче мәктәп укучылары белән ел саен очрашулар уздыру матур традициягә әверелде. Бу юлы татар теле укытучысы Фәридә Хафизова: “Рилия апа, очрашуны мастер-класслар белән оештырыйк әле. Әхәт абый Фаррахов рәсем ясарга, ә Элмира Нигъмәтҗан рифмалар табарга өйрәтсә, яхшы булыр иде”, — диде. Бик отышлы алым булды бу. Укучылар төркемнәргә бүленеп, редакциядән килгән апа-абыйлары белән рәхәтләнеп эшләделәр.
Әхәт Фаррахов укучыларга кул ясарга кушты. Рәссам күзлегеннән кулларны өйрәнү үзебезгә дә ачыш булды. Баксаң, куллар кешенең холкын да, аның нинди һөнәр иясе булуын да, нинди тормыш алып баруын да сөйли икән. Юлбашчыларның, ша­гыйрьләрнең куллары хакында биргән мәгълүматлар да бик кызыклы булды. Куллар белән башкаларга күп нәрсәләрне дә аңлатырга була икән бит. Фәридә Зәки кызы, укучыларга имән бармагы белән тыныч кына утырырга кирәклегенә ишарә ясап, очрашуны башлаган булса, укучылар безнең белән саубуллашканда, баш бармаклары белән “во” күрсәтеп, озатып калдылар. Бер дәрес вакытын алган очрашудан безнең дә, укучыларның да күңеле булып калды.
Кайту юлында, Элмира: “Бу укучылар белән рәхәтләнеп әдәби түгәрәктә эшләргә булыр иде. Күренеп тора, татар теле укытучылары балалар күңеленә иҗат орлыклары салганнар инде”, — диде. Сүз дә юк, Фәридә Хафизова, Әлфия Заһретдинова, Фәнилә Тимеркәева — чын татар теле укытучылары. Шуңа күрә дә монда татар рухы хөкем сөрә. Һәр елны безне үз итеп укучылар белән очрашуга чакырып алалар, газетабызга язылалар, үзләре язалар. 10нчы сыйныф укучылары: Рузилә Акбашева белән Алия Гыйльмановаларның безнең белән очрашуга үзләре теләп керүләренә, шигырь язу серләренә төшенергә теләп, рифмалар эзләүләрен күреп ничек сөенмисең, ди! Беренче тапкыр очрашуга төшкәндә, Рузиләнең үзе иҗат иткән шигырен укыганда күңеле тулып китүен дә яхшы хәтерлим. “Бу кызлар укытучы апалары кебек татар теле белгечлеген, һич тә булмаса, журналистика һөнәрен сайласыннар иде”, — дигән теләк белән кайттым. Чөнки иҗатны үз иткән татар теле укытучылары гына балаларда татар әдәбиятына мәхәббәт уята ала.
Бүгенге көндә укытучы­ларның тавык та чүпләп бетерә алмаслык эшләре күп булуын беләбез. Кайбер мәктәпләрдә китап уку конференциясе, шагыйрьләр, язучылар белән очрашулар уздыруны искелек калдыгы, вакытны бушка уздыру дип саныйлар. Тик 4нче мәктәптә татар теле укытучылары мондый очрашулардан баш тартмыйлар, чөнки алар китап, газета-журналлар аша гына балаларның күңелен савыктырырга, аларны рухи яктан баетырга мөмкин булуын яхшы аңлыйлар. Мондый очрашулар балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә күңелен сафландырып җибәрә бит. Мисал эзләп ерак китәсе юк. Шушы көннәрдә Муса Җәлил исемендәге китапханәдә Габдулла Тукай премиясе иясе — шагыйрә Клара Булатова белән узган очрашудан алган хисләремне һаман да йөгәнли алганым юк әле. Бу очрашудан шагыйрәгә кабат гашыйк булып кайттым, аның укучыларыннан көнләштем. (Клара Булатова 52 ел мәктәптә татар телен укыткан).
Дөрес, замана үзгәрде. Хәзер укучыларны газеталарга тарту, аны яздыру да бик авыр. Газетага язылырга укытучылар укучыларны элекке кебек мәҗбүр дә итә алмыйлар. Әмма 4нче мәктәптә ел саен 30дан артык укучы газетаны алдыра. Быел бу санны алар 35кә җиткерделәр. Рәхмәт аларга!
Форсаттан файдаланып, газетабызның тиражын саклап калуда ярдәм иткән Ижау һәм Әгерҗе шәһәре һәм районында эшләп килүче татар теле укытучылары: Наилә Харисова, Рәсилә Габдрахманова, Гөлнирә Гафиева, Фәридә Кашапова, Гөлназ Хуҗина, Эльмира Рәсүлева, Раушания Низамбиева, Венера Ишмөхәммәтоваларга зур рәхмәтебезне юллыйсы килә. Максатыбыз уртак — яшь буынны милли рухта тәрбияләү, аларның күңеленә иҗат орлыклары салу. Киләчәктә дә шушы юлдан бердәм булып, бергә-бергә атларга язсын.

Рилия Закирова.