Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Бердәм булыйк, бергә калыйк!
9.11.2012

Бердәм булыйк, бергә калыйк!

     Бердәм булыйк, бергә калыйк!

Шушы көннәрдә илебез белән Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үттек. Чагыштырмача яшь, яңа булган бу бәйрәм тарихи тамырлары белән 400 элек булган вакыйгаларга барып тоташа.

Тарихка борылып карасак, халыклар бердәмлеге Россияне илбасарлардан бер генә тапкыр яклап калмаган. Бүгенге көндә тыныч тормышта яшәсәк тә, бердәмлек дигән төшенчә актуальлеген югалтмый. Сер түгел, җәмгыятебезнең нигезен тәшкил итүче рухыбыз какшаганнан — какшый бара. Милли традицияләрбезне, гореф-гадәтләребезне югалтуга илтүче катнаш никахларның саны арта, телебезгә битарафлык, әхлакый йөгәнсезлек, кешелексезлек, мәрхәмәтсезлек кебек сыйфатлар өстенлеккә чыга. Инде динебезгә килсәк, ул өлкәдә дә төрле агымнар барлыкка килеп, бернинди кысаларга сыймаган хәлләр булып тора. Җаннарны тетрәтә торган “террорчылык”, “ваһһабчылык” дигән куркыныч сүзләр инде гамәлдә тормышыбызга үтеп керде. Бары тик бергә булганда гына, шушы ямьсез күренешләргә каршы торып булуы көн кебек ачык.

“Янарыш” үз чиратында, милли рухыбызны, бердәмлегебезне ныгыту өстендә эшләвен дәвам итә. Болар — купшы сүзләр, мактану түгел. Газетабызның Татарстан журналистлар берлеге оештырган бәйгедә Россиядә нәшер ителүче татар газеталары арасында быел бишенче тапкыр “Бәллүр каләм”гә ия булуы да шул хакта сөйли. Милли басмабызның төп бурычларының берсе — яшь буында туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү. Шушы көннәрдә генә балаларның “Алтын йомгак” сәхифәсендә урын алган иҗат җимешләренең иң яхшыларын туплаган китапның “табадан төшүе” безнең өчен генә түгел, каләм тибрәтүче яшь дусларыбыз өчен дә зур шатлык. Милли гореф-гадәтләребезне саклауга, катнаш никахлар арту проблемасын чишүгә юнәлдерелгән “Син — минеке, мин — синеке” дигән яңа проектыбызны яшьләр генә түгел, аларның әти-әниләре, әби-бабайлары да хуплап каршы алды. Шулай бер-беребезне аңлап, бер-беребезгә терәк һәм кирәк булып яшәгән вакытта гына, милли бердәмлегебез, көчебез ныгыр. Ә тиражыбыз аның күрсәткече булып торачак.

2013 ел өчен “Яңарыш”ка язылу дәвам итә. Газетага язылу бәясе Удмуртия элемтә бүлекләрендә 426 сум 53 тиен (бер елга), “Информпечать” киоскаларында 420 сум (бер елга), Әгерҗе районы элемтә бүлекләрендә201 сум  (ярты елга). Редакциянең үз нокталарында еллык язылу бәясе — 200 сум, ягъни “Спартак” халык иҗаты йортында, Тимерьюлчылар мәдәният сараенда, Ижау Җәмигъ, “Иман нуры” һәм Карл Маркс урамындагы мәчетләрдә, “Родина” кибетендә, Зөһрә апа Камалиева (Калининградская, 25), Фирүзә апа Зиннәтуллина (Флотский тыкрыгы, 54 “а”), Әгерҗе шәһәренең “Боз” сараенда һәм “Нур” мәчетендә, Можга шәһәре мәчетендә языла аласыз.

УР Дәүләт Советы депутаты Наил Мухамедзяновның сайлаучыларны кабул итү пункты аша (Ижау шәһәренең 12нче мәктәбе, тел. 74-28-49) язылучылар өчен — 260 сум. Хөрмәтле дусларыбыз! Үзегезнең мөмкинлекләрегездән чыгып, кулай һәм уңай язылу ысулын сайларсыз һәм киләсе елда да безнең белән калырсыз дип ышанабыз.