Бердәм булсак, бергә булсак, бар да булыр
Вакыт агышын тоеп була, тыеп булмый, дигән гыйбарә бар. Үткән гасырның 80нче, 90нчы еллары, әле бездән әллә ни еракта калмаса да, килешәсездер, Удмуртия татарлары өчен шактый кызыклы, мәгънәле, шул ук вакытта зур сынаулар чоры булды. Телебезнең, гомумән, милләтнең бөтенләй югалу куркынычы килеп туды. Мәҗбүр булып, милли үзаң уяна башлауны, ә иң мөһиме – милләтнең үз-үзен саклау теләге барлыкка килүен исәпкә алсак, үткән 25 ел бик нәтиҗәле дә булды.
Шушы катлаулы чорда, күпмилләтле мохит шартларында этник мәдәниятебез һәм милли мөнәсәбәтләребез үсә башлавы безне аеруча куандыра. Татарлар, рус, удмурт, марилар һ. б. йөздән артык милләт вәкилләре бердәм, дус гаилә булып яшәделәр.
Әйтергә кирәк, бу уңышлар күктән төшкән могҗиза булмадылар. Мәсгуд ага Гаратуев кебек киң масштаблы, эшне алдан күрә белүче, гыйлемле, оештыру сәләтенә ия җитәкченең булуы Удмуртия татарларына көч-дәрт, илһам һәм үз-үзенә ышаныч өстәде. Ул тапшырган эстафетаны кабул итеп алган җитәкчеләр Рәис Габдуллин, Фнүн Мирзаянов татар халкының милли ихтыяҗларын канәгатьләндерүне, борынгы бабаларыбыздан якты мирас булып калган телен, моңын, күркәм бәйрәмнәрен, матур традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклауны максат итеп куйдылар, олы бер милләт булып яшәвебезне теләделәр һәм бүген дә эш шул юнәлештә бара. Удмуртиядә яшәүче милләттәшләребезнең мәнфәгатьләрен яклап, бай мирасыбызны яшь буыннарга җиткерү, милли үзаңны үстерү, туган телне саклап калу, иман, әдәп-әхлак тәрбияләү юнәлешендәге эшләр иң алгы планга куела. Мәгариф өлкәсендә балалар бакчаларыннан алып югары уку йортларына кадәр туган телебезне укытуны булдыру өстендә бүгенгесе көннәрдә дә эш тукталмый.
Ижауда һәм районнарда үзешчән һәм профессиональ сәнгатьнең үсеше дә куандыра. Аларның осталыклары елдан-ел үсә. Максатыбыз – музыкаль фестивальләр үткәрү, республикадагы татар коллективларын барлау, аларның сәнгатен үстерү.
ТИҮ халык белән элемтә булдыруны шарт итеп куя. Татар телендә атна саен радио, телевидение тапшырулары, газета чыгару киләчәктә дә дәвам итәчәк. Удмуртиядә яшәп татар телендә иҗат итүче язучыларыбызның китапларын чыгарырга ярдәм итү бурычы да тора. Удмуртиядә, Русия регионнары арасында татарларның мәгълүмат кырын киңәйтү зарур.
Мәктәп укучылары арасында татар тарихына багышланган конференцияләр уздырырга ниятлибез. Монда да Удмуртия татарлары тарихы, гаилә тарихы белән беррәттән районнардагы милли хәрәкәткә игътибар итәргә, агымдагы елда ук мәктәпләр белән эшне башларга телибез. Татар сыйныфларына балаларны яздыру елдан-ел кими барган чорда ата-аналар белән эшләүгә игътибар кирәк дип уйлыйбыз. Икенче максат – бүген татар төркемнәре булган балалар бакчалары һәм татар сыйныфлары булган мәктәпләр арасында элемтә юк. Шуңа да алар белән бергә эш планын төзедек. Бу татар сыйныфларын туплауда бераз эшне җиңеләйтәчәк.
«Мин мәктәпкә барам» дигән акция кысаларында татар группаларыннан чыккан балаларны татар мәктәпләренә, классларына туплау өчен ата-аналар белән дә эшләячәкбез. Укытучылар белән очрашулар үткәрергә, мәктәпләргә экскурсияләргә бару, өлкән төркем балаларын мәктәптә узган чараларга алып килү, башлангыч сыйныф укучыларын балалар бакчасындагы милли бәйрәмнәрдә катнаштыру күздә тотыла. Ата-аналар балаларын беренче сыйныфка укытучыга яздырганда шушындый очрашулар бик кирәкле. ТИҮ вәкилләре алар белән даими эшләргә ниятли.
Халыклар дуслыгы йортында, районнарда татар теле курслары оештыру, мәчетләрдә ислам дине нигезләре һәм гарәп графикасы белән беррәттән татар телен өйрәнү курсларын ачу күздә тотыла.
2016 елда музыка уен коралларында уйнаучы балалар арасында «Язгы тамчы» бәйгесе булмады. 2017 елның эш планына бу чараны керттек. Министрлык тарафыннан да яклау таптык. Анда балалар да, өлкәннәр дә катнашачак. Монда буыннар чылбырын саклау күздә тотыла.
Тагын бер яңа чара – «Бәхет дагасы» дип атала. Әтиләрнең уллары белән бергә атлар янына йөрүне күздә тотабыз. Шулай гына бала күңелендә атка мәхәббәт уятырга була. Шул ук вакытта безнең гореф-гадәт сакланып калыр дигән өмет бар. Шушы «Бәхет дагасы» планында хатын-кызлар белән бергә чаралар уздырачакбыз. Мисал өчен, малайлар атлар белән күнегүләр күрсәтсә, кызлар әниләре белән бәлеш пешерү серләрен өйрәнәчәк. Бу чара «Ивушка» спорт комплексында булачак.
Әлбәттә, республикада татар театр коллективларын барлау, алар белән ныклы элемтә булдыру өчен тырышачакбыз. Нәкъ театрларда элеккеге чорны күрергә була. Сәхнәдә гореф-гадәтләр чагылачак. Бала-чага аны үз күзе белән күрәчәк, сәхнә күренешләренә балаларны да катнаштырырга уйлыйбыз. Казаннан артистлар чакырып, остаханәләр уздыру, Кәрим Тинчуринның юбилеена багышлап, театр фестивален оештыру теләгебез бар.
Шулай ук милли көрәш буенча бәйгеләр уздырачакбыз. Безнең бу планны Татарстан көрәшчеләре дә хуплады, ярдәм итәргә ышандырды. Республикада көрәшчеләребез дә, белгечләребез дә бар. Татар этнокомпоненты нигезендә эшләүче алтынчы гимназия үрнәгендә 10нчы мәктәптә дә көрәш секциясен ачарга дип торабыз. Милли көрәш буенча ярышларны Ижау шәһәрендә генә түгел бөтен республика буенча уздырасы килә. Зона буенча сайлап алу турларын оештыру, мастер-класслар уздыру да каралган.
Халыкка ислам динен кайтару, дин кануннарын көндәлек яшәешкә кертү буенча күп эшләр башкарылды. Яшь дин әһелләре мәдрәсәләрдә, Ислам университетларында укып кайттылар. Яңа мәчет биналары төзелде. 2016 елның 10 август көнне Ижау шәһәре үзәгендәге Карл Маркс урамында яңа мәчет ачылу тантанасында катнашып, тагын бер кат шатландык. Шәһәр хакимияте карары белән, мөселманнарга гыйбадәт йортына йөрү ансат булсын дип, трамвай тукталышы мәчет каршына күчерелде һәм «Үзәк мәчет тукталышы» дип атала башлады.
Татар иҗтимагый үзәге 25 ел дәвамында үзенең төп максатына тугрылыклы булды һәм булып кала да. Бу, беренче чиратта, туган телгә, милли мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә, дингә игътибарны көчәйтү. Башлаган эшләребездә без Удмуртия хакимияте, Удмуртия Милли сәясәт министрлыгы һәм башка министрлыклар, гомумән, милләтебез һәм башка милләт оешмалары тарафыннан яклау табабыз һәм даими ярдәмнәрен тоеп торабыз. Һәммәсенә зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә.
Татар иҗтимагый үзәгенең 25 еллык юбилее уңаеннан “Онытылмас еллар” дигән китап чыгардык. Без бу китапта Удмуртия татарларының борынгы тарихын һәм бүгенге тормышларын, республика районнарындагы татар оешмаларының һәм сәнгать коллективларының эшләрен, аерым шәхесләренең батырлык үрнәкләрен яктыртырга тырыштык. Без, әлбәттә, алар белән горурланабыз, кылган хезмәтләре өчен чиксез рәхмәтлебез. 25 ел дәвамында милләттәшләребез бер сулыштан иҗат иткән самими-ихлас сәхифәләр, файдалы мәгълүматлар, фотосурәтләр аша татарлыгыбызны, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу өчен җан атуларын шушы китап аша киләчәк буынга тапшырасыбыз бик килә. Шуңа да китап чыгаруны да кирәкле эш итеп билгеләдек.
25 ел элек милли хәрәкәтне башлап җибәргән аксакалларга, актив милләттәшләребезгә, яшь егет-кызларыбызга саулык-сәламәтлек, эшләрендә зур уңышлар телим һәм һәрвакыт бердәмлектә, теләктәшлектә булырбыз дигән ышанычта калам.
Татар халкы — тырыш, акыллы халык. Димәк, аның матур киләчәге бар.
Илсур Миңнемуллин,
Удмуртия Татар иҗтимагый үзәге Президенты