Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Бердәмлектә — көч
24.12.2015

Бердәмлектә — көч

Адәм балалары төрле була. Ак тәнлесе бар, кара тәнлесе, яхшырагы, яман юлда булганы. Шуңа күрә Пәйгамбәребез (с.г.в.с): “Адәм балалары хата кылучы. Шул хата кылучылар арасында иң яхшысы — тәүбәгә килүчеләр”, — диде.

Тик без, ниндидер хата кылсак, үзебезгә аз гына булса аклану табарга тырышабыз. Ә башка кеше турында безгә кемдер: “Ул шундый начар”, — дисә, “Әлбәттә, начар”, — дип җавап бирәбез. Аның теге яки бу гамәлне кылу сәбәпләре турында уйлап та карамыйбыз. Бәлки бу кеше сиңа кайчандыр ярдәм иткәндер, тик без инде монысын да оныткан булабыз. Тормышта мондый хәлләр еш очрый. Чөнки шайтан мөселманнар арасында явызлыкны, дошманлыкны арттырырга тырыша. Иманыбыз нык булса, бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә ышанып яшәсәк, иншәАллаһ, никадәр катлаулы мәсьәләләрдән арыныр идек.
Ижауда мәчетләргә йөрүче, шәригатебез кануннарын үтәп яшәүче, зәкәтен, хәерен бирүче мөселманнар якынча 5 мең исәпләнә. Ә әлегә кадәр дәгъват барып җитмәгән милләттәшләребез күпме? Бик күп. Алар: “Намазны лаеклы ялга чыккач укырмын әле, яулыкны яшьлек узгач бәйләрмен әле” , — диләр. Тик гомернең күпме бирелгәнен бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Бәлки синең янга иртәгә үк әҗәл фәрештәсе килер? Монысы мәсьәләнең бер ягы. Син үлгәч, сине соңгы юлга шәригать кануннары буенча озатырдай кешеләр табылырмы? Балаларың, оныкларың Ислам буенча мәетнең ничек җирләнгәнен беләләрме? Аларга бу турыда аңлатучы бармы? Хәзер үлгән туганнарын крематорийга алып китүчеләр дә бар. Бу — коточкыч хәл бит! Бу мөселманнарның дини яктан бик белемсез икәнен күрсәтә. Алай гына да түгел, акыллы мөселманнар арасында да начар холыклылары бар. Алар үзара талаша, сугыша, бер-берсеннән көнләшәләр. Әле корал йөртергә хокуклары булса, бер-берсен үтерергә дә күп сорамаслар! Мөселманнар бары тик Аллаһы Тәгаләнең хак юлында булганда гына уңышка ирешә алалар.
Безнең дә Ижау мөселманнары берничәгә бүленергә теләгән авыр чаклар булды. Ләкин Аллаһы Тәгалә-мәр­хәмәт иясе. Мөселманнар үз­­лә­ренең бердәм булырга тиеш­лекләрен аңладылар. Хәзер без мәчетләр дә салабыз, дини гыйлем дә бирәбез, бәйрәмнәребезне дә үткәрәбез. Шушы көннәрдә генә без Уральский поселогында төзелеп килә торган мәчетнең манарасын күтәрдек. Монда беркайчан да иман йорты булмаган. Ә мөселманнар күп. Алар Аллаһ йортында гыйлем алырга, намазга йөрергә телиләр. Мәчетләр Глазовта, Кама поселогында төзелә, иншәАллаһ, тиздән шәһәребез үзәгендә дә иман йорты ачылачак. Безнең үзебезнең мөселман зираты бар, моның белән горурланабыз, сөенәбез. Тик монда да пычрак эзләүчеләр җитәрлек. Бер имам: “Мөселманнар рәхәт яшәсәләр, бер-берсен талый башлыйлар”, — дигән иде. Бу, чыннан да, шулай. Ни өчен шулай булуын беркем дә аңламый. Аллаһы Тәгалә бездән күбрәк белә. Әйткәнемчә, адәм баласы ялгыша. Тик ялгышасың икән, яңадан Аллаһ юлына кайт, тәүбәгә кил. Бу синең өчен иң яхшысы булыр.
Раббыбыз кемнедер байлык, икенчеләрне мохтаҗлык белән сыный. Берәүләр түрә урынында утыра, икенчеләр халык өчен тырыша, ләкин алар гел күләгә артында калалар. Кемдер патша, икенчеләр — аның колы. Кемгә нинди язмыш бирелгән, барысы да Аллаһ кулында. Безнең өчен кайсысы яхшы икәнен бары тик Ул гына белә. Һәм без, язмышыбыз, җәмгыятьтәге урыныбыз нинди генә булмасын, иң беренче чиратта, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булырга тиеш. Ә икенчесе, тормышта ниндидер авырлык белән очрашасың икән, аннан чыгу юлын эзләргә тырыш. Өченчесе, кулыңда байлык, хакимият бар икән, бу корал белән Аллаһ юлында хезмәт ит.

Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин,
Удмуртия мөфтие.