Бердәмлегебез җитми
1998 елдан бирле ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә ил күләмендә халыкара Әниләр көне билгеләп үтелә. Милләтебезнең киләчәге аналар кулында булуын күз уңында тотып, соңгы ике елда шәһәрнең милли төркемнәре булган 19, 107, 116нчы балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйларның һәм 10, 12, 55нче мәктәпләрдә, 6нчы гимназиядә белем алучы балаларның аналарын зурлау матур гадәткә кереп бара. Быел да “Яңарыш” газетасы тырышлыгы белән әзерләнгән бәйрәм “Спартак” халык иҗаты йортында узды. Ул фойеда 107нче балалар бакчасы тәрбиячеләре, сабыйлар һәм «Халыклар дуслыгы йорты» белгечләре ярдәме белән биюләр, милли уеннар оештырудан башланып китте. 19, 116нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар әниләрне котлап, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар.
“Халыклар дуслыгы йорты” каршында эшләүче “Асылъяр” фольклор балалар ансамбле дә әниләргә зур бүләк ясады. Аларның сәхнәдә күрсәткән тамашалары бары мактауга лаек. Бигрәк тә безне ансамбльнең төрле яшьтәге балаларны, яшүсмерләрне үзенә тарта алуы, аларның саны елдан-ел артуы сөендерде. Ансамбль җырчысы Айгөл Габдерәхимованың әниләргә багышланган җырын җырлый-җырлый залга төшеп, әнисенә чәчәк бәйләмен тапшыруы да күңел кылларын кузгалтты. Әлбәттә, Айгөл матур итеп татар телендә сөйләшүенә, татар җырларын аңлап башкара алуына әнисенә бурычлы. Еллар үтәр, сәхнәдә чыгыш ясаган әлеге нәниләребез дә милли тәрбия биргән әниләренә гомер буе рәхмәтле булырлар.
Әлеге чара шәһәрнең балалар бакчасында милли тәрбиянең гөрләп баруын тагын бер кат күрсәтте. Сабыйларны, әниләрне бәйрәмгә җәлеп итүдә зур көч куйган тәрбиячеләргә зур рәхмәт. Балалары мәктәпкә әзерлек төркемендә шөгыльләнүче әниләрнең, әбиләрнең залда утырулары да күңелле күренеш булды. Аллы-гөлле киемнәрдән киенгән балаларның чыгышыннан соң, 12нче мәктәпнең татар теле укытучысы Рәсимә Садыйкова укучылары белән тәрбияви тамаша күрсәтте. Бар да яхшы кебек иде. Тик 6нчы гимназия укучылары сәхнәгә чыккач, кызганыч булып китте. Милли киемдәге бу балаларның әниләре алдында чыгыш ясау теләге зур иде. Янәшәдә ярдәмгә килергә әзер укытучылары булмаса да, югалып калмадылар алар. Без шул чакта 6нчы гимназия укучыларының элек һәр бәйрәмгә ямь өстәүләрен, “Чулпан” фольклор ансамбле чыгышларын сагынып искә алдык. Үзеннән — үзе: «Ижау татарларының йөзе булырга тиешле гимназиядә үз телебездә җырлар, милли биюләр өйрәтүче, балалар белән класстан тыш эшләр белән шөгыльләнүче укытучылар юк мыни? Кая алар?» — дигән сораулар туды.
Ана теленә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан уздырылган мондый чараларны оештыруда татар теле укытучылары үзләре башлап йөрергә тиеш, ләбаса. Ижау шәһәренең татар теле укытучылары метод берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Садыйкова укытучыларның әлеге бәйрәмдә катнашмауларын аттестациягә әзерләнүләре белән аңлатты. Дөрес, һөнәри осталыкны күтәрү мөһим, әмма татар сыйныфлары тупланмаса, ул осталыкның кирәге калырмы соң?
Ни сәбәпледер, “Иман” татар яшьләре берлеге дә бәйрәмдә катнашмадылар. Милли оешма рәисләрен дә бәйрәмнәрдә чакырылган кунаклар рәвешендә генә түгел, ә оештыручылар, әйдәп баручылар буларак күрәсе килә. Җыелышларда барлык оешмаларның, мәдәният һәм мәгариф өлкәләренең милли йөкне бергә тартырга тиешлеге турында еш сөйләнелсә дә, кызганычка каршы, бердәмлегебез эшләгәндә күренми.