Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Бергә булсак, каршылыклар куркытмый
3.04.2014

Бергә булсак, каршылыклар куркытмый

“Яңарыш” газетасы  инде ике дистә елдан артыграк “Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!” дигән девизга тугры булып яши. 29 мартта “Спартак” халык иҗаты йортында хәбәрчеләр җыелышы моны тагын бер кат раслады. Ул Можга, Сарапул, Әгерҗе шәһәрләре һәм районнарында иҗат итүче каләмдәшләребез, милли оешма вәкилләре, дин әһелләре катнашында узды.

Җыелышның төп максаты газетаның эчтәлеген баету, аның тиражын саклау турында сөйләшү иде. Бу хакта газетаның баш мөхәррире Рәмзия Габбасова чыгыш ясады. Ул: “Россия почтасы”ның Хөкүмәт тарафыннан бирелә торган дотациядән мәхрүм калуы сәбәпле, элемтә бүлекләрендә икенче яртыеллык өчен газетага язылу бәясе 1,5 тапкыр артачак, ягъни моңа кадәр “Яңарыш”ка ярты елга язылу бәясе 246сум 36 тиен булса, 1 апрельдән 363 сум 72 тиен  булачак. Тиражыбызны саклау өчен үз нокталарыбызны арттыру өстендә эшне җәелдерү кирәк булачак. Бүгенге көндә фидакарь милләттәшләребез: Зөһрә Камалиева, Мәхмүт Нуретдинов, Гөлсәрия Фазлыева, Вәҗиһә Заһидуллина, Рәшит Ситдыйков, Резеда Миркасыймова, Нурулла Хуҗагалеев, Мөнзилә Гафарова, Руслан Галиев, Зиннур Гыймаев, Рәзилә Хәмидуллина, Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин кебек милләттәшләребез ярдәмендә бик күп кенә укучыларыбыз газетаны очсыз бәяләр белән алдыралар. Ижау шәһәренең 107, 116нчы балалар бакчасы, 10нчы мәктәбе һәм 6нчы гимназиясе, Әгерҗе шәһәренең 4нче мәктәбе һәм 1нче гимназиянең татар теле укытучылары тиражыбызны арттыруга ярдәм итәләр. Алда шушы үрнәктә үз нокталарыбызны арттыру бурычы тора. Бары тик алга таба да бердәм һәм бергә булганда гына килеп туган каршылыкны җиңеп, тиражыбызны саклап кала алачакбыз”, — дип, редакция алдында торган бурычлар белән таныштырды.

Түбән Камадан килгән Йосыф хәзрәт Дәүләтшин милләт­тәшләребезне туплау, аларны аралаштыру өчен мөмкинлек тапканы өчен “Яңарыш” газетасына зур рәх­мәтләрен җиткерде. “Татарстанның үзен­дә дә милли басмаларны саклау зур көч сорый, ә Удмуртиядә яшәүче милләттәшләребезгә ифрат та авырдыр. Халкыбызның аңын, динен үстерү өчен янып-көеп торучы уллары, кызлары булганда газетабыз да, динебез дә сакланыр”, — диде. Ул үзенең Татарстанда нәшер ителүче күп кенә газеталар белән элемтәдә торуын, бары тик “Яңарыш” газетасының гына хәбәрчеләргә гонорар бирүен ассызыклап, үзенә тиешле гонорарны газетаны үстерү максатларына тотарга рөхсәт бирде.

Сафларыбызга елдан-ел яңа хәбәрчеләр өстәлүе һәм ул авторларның каләмнәре өметле булуы да күңелле күренеш. Моңа кадәр язмаларын гына укып белгән Сарапулдан Асия Әхмәдиева, Кичкетаңнан Ромель Маннапов, Тирсәдән Гөлнара Ногманова, Түбән Камадан Йосыф Дәүләтшин, Ижаудан Гөлназ Мөхәммәтшина кебек яшь каләм ияләре белән танышу хәбәрчеләр күңеленә хуш килде. Редакция хезмәткәрләренә һәрвакыт ярдәмгә килүче Әлфирә Низамова, Гыймран Сафин, Ализә Хурамшина, Гөлисә Зариповаларга бик зур рәхмәтлебез. “Газета уңышлы чыксын өчен безгә һәрвакыт осталыгыбызны үстерү өстендә эшләргә кирәк. Барлык язмаларыбыз урын алмаганда да үпкәләмик. Үзебезнең язмаларга тәнкыйть күзлегеннән карарга өйрәник. Чөнки безнең фикер 5 мең кешегә генә түгел, гаилә әгъзаларын да исәпләгәндә, 20 мең  кешегә дә кызыклы булырга тиеш. “Яңарыш” газетасы Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлекләренә 5 әгъза үстерде. Без милли басмага рәхмәтле булып, аны үстерүгә үз өлешебезне кертик”, — диде Гыймран Сафин.

Әлфирә апа Низамова: “Язу­чылар берлегендә торгач, “Яңарыш” газетасында даими үз фикеремне халыкка җиткерүне бурыч дип саныйм”, — дип, аның сүзен дәвам итте. Һәр язучы шушылай фикер йөртеп, “Яңарыш” газетасының кыйбласына туры килгән язмалары белән үз өлешләрен кертсәләр, газетабызның эчтәлеге тагы да  баер иде. Фнүн Мирзаянов Татар иҗтимагый үзәге алдында торган эшләр белән таныштырды, хәбәрчеләренең сорауларына җаваплар бирде.

Яңа хәбәрче Ромель Маннаповның: “Яңарыш”ка язмаларымны җибәргәч, иң беренче эш итеп, газетага язылдым”, — дип әйтүе бигрәк тә үтемле яңгырады. Кызганычка каршы, хәбәрчеләр, милли оешма рәисләре, укытучылар, тәрбиячеләр арасында да газетаны яздырып алмаучылар бар. Бу күңелсез күренештән арынып, бердәм булып газетага язылсак иде.

Гөлфидә Мәрданова үз чыгышында “Яңарыш” газетасы редакциясе тырышлыгы белән 29 апрельдә узачак “Удмуртия татарлары: тарихы һәм бүгенгесе” дигән тарихи конференциягә әзерлек эшләре баруы турында да хәбәр итте һәм теләге булганнарны әлеге конференциядә катнашырга чакырды. Очрашуыбыз эшлекле һәм күңелле чыгышларга бай булды. “Мондый җыелышлар илһамландыра, иңнәргә канат өсти”, — диделәр Асия Корбангалиева (Әгерҗе) һәм Фәния Гыйззәтуллина (Можга).

Без, редакция хезмәткәрләре, үз чиратыбызда ерак юлларны якын итеп килгән барлык хәбәрчеләребезгә, матур җырларын бүләк иткән Фәнис һәм Алия Араслановларга (Девятерня “Тугызбуй” төркеме), Софья Закировага (Можга), «Иман“ татар яшьләре берлеге җитәкчесе Ринат Фәйзуллинга, әзерлек эшләрендә ярдәм иткән Зөһрә Камалиевага, Гөлисә Зариповага, “Бәхет” ансамбле” үзешчәннәренә, “Спартак” халык иҗаты йорты хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне җитке­рәбез.

Рилия Закирова.