Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Белеп сайлагыз!
30.10.2014

Белеп сайлагыз!

Соңгы вакытта кечкенә балалары булган әти-әниләр арасында бер “мода” барлыкка килде — ул да булса прививкалардан баш тарту. “Мода” дим, чөнки бу еш кына “чүлмәкчедән күрмәкче” генә эшләнә. Күршехатыны баласына прививка ясатмаска булган, миңа да, мөгаен, баш тартырга кирәктер, дигән шикелле. Фәлән кешенең улы прививкадан соң температура белән яткан, төгәннең баласы хәлсезләнеп йөргән, тагын бер танышның кызына берни булмаган булуын… Шулай да, бәласеннән баш-аяк! Әти-әниләр шулайрак фикер йөртә. Төгәлрәге, әниләр. Чөнки бу җаваплы эшне әти кешеләр нәкъ менә аналарга тапшыра. Миңа да балаларыма прививка ясату белән ясатмауны сайларга туры килде. Мин шундый сайлау алдында торган әниләрне тыңладым, табиблар белән киңәшләштем. Ишеткәннәремне сезгә дә җиткерергә булдым. Бу икенең кайсына өстенлек биргәнемне әйтмим, чөнки сүз баланың сәламәтлеге, алай гына да түгел, исәнлеге турында бара.
“Табиблар өчен прививка, беренче чиратта, премия алу ул. Алар статистика алып бара. Прививка ясатучылар 100 процент булганда, беләсезме, нинди акчалар түлиләр аларга?! Бу коммерция! Безнең балалар сәламәтлеге белән сату итәләр! Акча белән бәйле булмаса, ясатырга мәҗбүр дә итмәсләр иде. Анда миллиардлар әйләнә! Моны белгәч, үкереп елыйсыларым килде. Ник безнең ил генә шундый ахмак ул, ә?! Кешенең үзендә һәр авыруга табигый иммунитет булырга тиеш. Мин ясатмыйм, бер прививкадан соң баламны “ашыгыч ярдәм” белән алып киттеләр. Фельд­шер күршебездә генә яшәмәсә, “ашыгыч ярдәм” килгәнче, балам үлә иде. Шулай да кызларга кызылча (краснуха) прививкасын ясатырга кирәк дип беләм. Чөнки авырлы чакта бу чирне йоктырса, авыры төшә икән. Беренче балама бөтен прививкаларны кадаттым. Алдан ук антиаллергеннар эчеп, өч көн әзерләнә идек прививкага, артыннан атна буе температура белән ята идек. Сез ул прививкаларның составын белсәгез! Медпункттагы фельд­шер олы кызыма кадатмыйм дигәч, мең сәбәп тапты. Имеш, балалар бакчасына алмыйлар, мәктәп белән, аннары югарырак уку йорты белән проблема булачак, чит илгә дә чыга алмас, авырса, йогышлы авыруларны дәвалый торган хастаханә генә кабул итәчәк, һәм тагын әллә ниләр… Бу — бер әнинең сүзләре.
Ә хәзер танылган балалар табибы, медицина фәннәре кандидаты Евгений Комаровский сүзләрен тыңлыйк. “Балага дару эчергән яки үзегез эчкән һәр очракта сез шул даруны кабул итүчене билгеле бер куркыныч астына куясыз. Ләкин дару эчмичә дә куркыныч. Дәвалауның бөтен сере дә шунда: ул авыруның үзеннән куркынычрак булмаска тиеш.
Скарлатина. Антибиотик­лардан башка ревматизм яки гломерулонефрит куркынычы 50 процент. Антибиотиклар белән дәвалаган очракта, әлеге куркыныч 1 процентка тиң. Сайладыгызмы?
Томау. Режим, диетаны сак­лаган очракта дарулар кирәкми. Дару кулланганда исә, киресенчә, берникадәр куркыныч барлыкка килә. Монысында да сайладыгызмы?
Прививкадан үлү куркынычы миллионга бер. Кызамыктан (корь) теге дөньяга китеп баручылар исә меңгә бер…
Прививка — ул авыру түгел. Әлеге процедурадан соң бала тынычсызланырга мөмкин. Ә ме­нә вируслы авырудан соңгы өзлегүләрне, кызганыч, медицина һаман да урап уза алмый. Кызамыктан соң баш мие ялкынсыну яки колак арты бизе шешүдән соң (свинка) орхит (күкәйлек ялкынсыну) мөмкинлеген исәптән чыгарып булмый.
Күпләр мәгълүмат, дөреслек таләп итә. Бәлки андый кешеләр, иң элек, кызамык, дифтериянең нәрсәгә китерергә мөмкинлеген өйрәнер, бума ютәл (коклюш) эләктергән баланың минут буе сулый алмавы турында мәгълүмат туплар. Дифтерия, столбняк, бума ютәл — болар бик тә куркыныч авырулар, бала аларга каршы иммунитет белән тумый!
Прививка ясап без ба­лала­рыбызның сәламәтлеген куркыныч астына куябыз. Ләкин ясамаган очракта бу куркыныч күп мәртәбә арта. Куркынычның кимрәген сайлау — нормаль хәл. Бу акыл белән эш итү, җаваплы әти-әни булу дигән сүз.”

Рамилә МОРАТОВА,
Казан шәһәре.