Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Белем көне белән!
29.08.2014

Белем көне белән!

Хөрмәтле укытучылар, укучылар, ата-аналар! Дәүләт өчен Белем бәйрәме зур имтихан булып тора. Удмуртиядә белем бирү һәм алу өчен барлык шартлар да тудырылган: уку йортлары төзекләндерелгән, укыту процессы яңа заманча җайланма-җиһазлар белән тәэмин ителгән, мәктәпләрдә Интернет челтәре булдырылган, мәгариф тармагында көч куючыларның хезмәт хаклары артып тора. Укучыларны иртәнге кайнар ашлар белән туендыру, куркынычсызлык таләпләренә туры килүче мәктәп автобусларында йөртү системасы уңышлы эшләп килә. Матур гадәт буенча, быел да барлык беренче сыйныф укучыларына күчтәнәч — цирк тамашасы әзерләнде. 16 яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе сафка басты. Быел 19 мең сабый тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап, гаҗәеп кызыклы белем дөньясына сәяхәткә чыгачак. Узган ел белән чагыштырганда, беренче сыйныф укучыларының саны 2 меңгә күбрәк. Бу – республикабызның матур киләчәге бар, дигән сүз. Белем бәйрәмендә олы тормыш юлына әзерләгән, иңнәребезгә канат куйган беренче укытучыларыбызны аеруча сагынып искә алабыз. Авыр һәм намуслы хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә! Һәрбарчагызга да исәнлек-саулык, иҗат дәрте, зурдан-зур уңышлар телибез. Белем бәйрәме котлы булсын!

УР Хөкүмәте Рәисе вазифаларын башкаручы Виктор Савельев.