Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Белем аша — тәкъвалыкка
15.10.2015

Белем аша — тәкъвалыкка

Гыйлем — Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән корал. Шул коралны без алырга, кулланырга һәм аның белән тәкъвалыкка, Раббыбызга итагатькә таба барырга тиеш булабыз. Гыйлем алмыйча, өйрәнмичә гамәлне кылып булмый. Әгәр дә инде булган гыйлемне кулланмасак, аның да файдасы юк. Шәригатебездә гыйлем һәм гамәл бергә торалар.

Шуңа күрә Аллаһ тыйган­нар­дан саклану, ул куш­­кан­нарны үтәп яшәү өчен белем алырга кирәк. Аллаһы Тәгалә тәкъва бәндәләрне: “Болар — гыйлем ияләре”, — ди. Ә Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) гыйлем турында бер хәдисендә: “Әгәр дә бер кеше синең аркада дингә килә, һидаять, тугрылык юлына баса икән, бу синең өчен бик зур байлыклардан да хәерлерәк”, — диде. Шулай итеп, Рәсүлебез гыйлем бирүчене дә, гыйлем алучыны да мактады. Икенче хәдисендә Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Гыйлем юлына баскан кешегә Ал­лаһы Тәгалә җәннәт юлын җи­ңеләйтер”, — диде.
Гыйлем алу ниндидер галимнәр кебек югары белемгә омтылу дигән сүз түгел. Ул гади нәрсәләрдән башлана: гарәп хәрефләрен дөрес әйтү, Коръәнне ятлаудан, хәдисләрне өй­рәнүдән һәм башкалардан. Пәй­гамбәребез (с.г.в.с.): “Кем дә кем гыйлем юлына чыкса, бу Аллаһ юлында сугышкан белән бер”, — диде. Ягъни белем алу юлында булган кеше, бик зур дәрәҗәгә ия була. Чөнки гыйлем алу шәригатебездә югары урынны алып тора. Авылда яки шәһәрдә динне белүче бер кеше булырга тиеш. Динне белүче булмаса, бөтен кеше дә гөнаһлы була.
Гыйлем алган вакытта мөһим булган нокталар бар. Беренчесе — гыйлем алган вакытта да, гыйлем биргән вакытта ихлас булырга кирәк. Аллаһ ризалыгы өчен эшләнмәсә, аның файдасы булмаячак.
Икенчесе — кайбер кешеләр бары тик гыйлем ияләре генә гыйлем бирә алалар дип уйлыйлар. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Әгәр дә син дин буенча нәрсәнедер бик яхшы өйрәнгәнсең икән, шул кечкенә белемне булса да башкаларга өйрәт”, — ди. Мәсәлән, син Коръәнне яхшы укыйсың икән, икенче кешегә өйрәт. Бәлки син тәһарәт, госел алуларны әйбәт беләсеңдер? Башкаларга да өйрәт. Моның өчен галим булу кирәкми. Һәм мондый мисаллар бик күп. Гомумән, шәригатебез бер-беребезгә ярдәм итәргә, киңәшләр бирергә куша.
Өченчесе — алган гыйлемебез безнең муеннарда әманәт. Ул гыйлем белән гамәл кылмыйча, башкаларга өйрәтмичә без ул әманәтне үтәмибез.
Тагын бер нокта. Гыйлем бирүдә хикмәт кирәк. Хикмәт ул — бер кешенең йөрәгенә син өйрәткәннәр барып керсен, май булып ятсын һәм ул аны үтәсен өчен бирелә торган гыйлем. Хикмәтсез бирелгән гыйлемнең зарары гына була.
Хөрмәтле дин кардәшләрем! Дөнь­я­ви гына түгел, дини белем дә алырга ашыгыгыз. Мәчетләрдә оештырылган дәресләргә йөрегез, иншәАллаһ, Аллаһның рәхмәтенә ирешерсез.

Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин,
Удмуртия мөфтие.