Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Белемсезгә — белешмә
15.01.2016

Белемсезгә — белешмә

“Мәктәпне белешмә белән тәмамлыйсың киләме әллә?!” Ялкаулана башлаган укучыларны әнә шулай ачулана укытучылар. Мәктәптән аттестатсыз китү куркынычы элегрәк тә бар иде анысы. Ләкин бүген, бердәм дәүләт имтиханы заманында, мөгаллимнәрнең бу сүзе аеруча шүрләтә. Әгәр 11 ел укуың ыштан туздырып йөрү генә булган, хәлиткеч сынауны — БДИын тапшыра алмагансың икән, нишләргә?

Килеп терәлсәң — ике юл

Илнар (исеме үзгәртелде) мәктәпне берничә ел элек тәмамлаган. Рус теленнән БДИны ярыйсы гына тапшырса да, математикага “теше үтми” аның. Ике мәртәбә тырышып карауның да нәтиҗәсе бер: җыелган баллар иң түбән чикне узмый. “Математиканы 9нчы сыйныфтан соң ук кыеннан тапшырган иде инде ул, — ди Илнарның укытучысы Гөлүсә ханым. — Шуннан соң әти-әниләре малайны табибларга алып барып, акылының камил булмавын дәлилләргә тырышып карады. Әмма Илнар белгечләрнең бөтен сорауларына чатнатып җавап бирде. Чөнки ул китап укырга ярата, сөйләм теле бай иде”.
11нче сыйныфтан соң бирелгән белешмә һәм төп гомуми белем, ягъни 9нчы сыйныфны тәмамлавы турында аттестатын тотып, күрше шәһәрнең техникумына китә Илнар. Анда механик белгечлеге алып чыга һәм янәдән туган авылына кайта. “Мин бик канәгать, — ди бүген егет. — Һөнәрем бар, эшем бар. Тапшырылмаган математиканы уйлаган да юк. Миңа санау сәләте бирелмәгән, саннар белән дус түгел. Бары шул гына”.
Илнар кебекләрнең хәлләре, чыннан да, әллә ни борчылырлык түгел. 11нче сыйныфтан соң БДИ тапшыра алмаучыларның ике юлы бар. Алар йә эшкә урнаша, йә башлангыч һөнәри белем бирә торган уку йортларына керә. Югары уку йортына исә училище яки техникумнан соң да өлгерергә була. Тик 9нчы сыйныфтан соң тапшырган дәүләт имтиханың да канәгатьләнерлек булмаска мөмкин бит әле…

“Улымны кызганмыйм”

Казанда яшәүче Фәридә Гайсина кече улын лицейга укырга биргән. “Сигезәр дәрес, аннан соң инглиз телен өйрәнәләр, өй эшләре шулкадәр күп. Улымның безнең белән телефоннан сөйләшергә дә вакыты калмый. Тик мин аны кызганмыйм. Укысын! — ди ул. — Олы улым 9нчы сыйныфны тәмамлаганда имтиханнарга бергә әзерләндек. Репетиторга йөртергә акча күп кирәк булганга, кулымнан килгән кадәр үзем ярдәм итәргә тырыштым. Улым имтиханны яхшы тапшырды, тик бер ел буе мин аның белән баш күтәрми шөгыльләндем. Кечесенә алдан ук, мин синең белән болай утыра алмыйм, абыең кебек газапланасың килмәсә, тырыш, бөтен нәрсәне вакытында үзләштереп бар, дип әйтеп куйдым. Лицейда таләпләр кырысрак, шуңа да күңелем тыныч”.
Әти-әниләрнең борчылуы аң­лашыла да. Бала 9нчы сыйныфтан соң имтиханнарын тапшыра алмый икән, аның бер генә юлы бар: “утырып” калу…

“Һәр баланың мөмкинлеге төрле”

Вәсилә САФИУЛЛИНА, Әгер­җе районы мәгариф идарәсе җитәкчесе:
— Быел безнең районда 9нчы сыйныфтан соң бер бала аттестатсыз калды. Табигатьтән бирелмәгәнне укытучы гына сеңдерә алмый шул. Тагын шунысы да бар: кайбер балалар соңрак “ачыла”. Коррекцион мәктәптә укып, һөнәри уку йорт­ларына кергән, аннан соң хәтта югары уку йортларын тәмамлаган кешеләр бар бит.
11нче сыйныфны тәмамлау­чыларның хәле башкачарак. Еш кына аларның 9нчы сыйныфтан соң каядыр китүен әти-әниләре хупламый. Бераз гына булса да өйдә торсын, безнең белән яшәсен, диләр. Имтиханнарны ничек тә булса бирер әле, дип өметләнүчеләр дә шактый. Кайберәүләр исә, балам һичшиксез югары уку йортында белем алырга тиеш, ди. Ләкин бала язмышы турында уйлау юк. Уку белән генә дөнья бетми, аны кеше итәсе, үз юлын табарга булышасы да бар. Үсмерне вакытында һөнәри уку йортына бирү аның ике ел гомерен, үзенең, әти-әни һәм укытучыларның күңел тынычлыгын саклап калыр иде. Шуңа да, балага аның мөмкинлекләренә карап ярдәм итәргә кирәк.

“Авылда коррекцион мәктәпләр юк”

Галия МОРАТОВА, 34 ел педагогик стажы булган укытучы:
— Балаларның белемнәрен билгеле бер калыпка салу кирәкле гамәл, әлбәттә. Тик физик һәм акыл үсешендә кайбер кимчелекләре булган, укуда артта калучы шәһәр мәктәбе укучысын коррекцион мәктәпләргә яки сыйныфларга урнаштырып булса, авыл мәктәбендә бу эшне башкару теориядә генә мөмкин санала бит. Болай да үсешендә җитди кимчелекләре булган газизен әти-әнинең чит мохиткә, интернат-мәктәпләргә чыгарып җибәрәсе килми. Укытучы өчен дә авыру бала йөрәккә якынрак була. Мондыйлар белән шөгыльләнү, аларны “3”ле билгесе алырлык минимумны булса да эшләргә өйрәтү укытучының күпме вакытын, сәламәтлеген ала. Авыл җирлегендә, гадәттә, репетиторлар юк, сәләтлесе дә, сәләтсезе белән дә үзеңә эшләргә кирәк. Зарлана да, сайлана да алмыйсың, авылда башка эш юк. Күңелне иң борчыганы — сәләтле балаларга вакыт азрак кала. Авыл укытучысының да тәүлеге 24 сәгать кенә бит.
Мәктәпләргә, укытучыга ба­лаларның белеме һәм тәрбиясенә таләпләрне арттырган вакытта әти-әниләрнең бала алдында җаваплылыгы да читтә калмасын иде. Тәртипсез тормыш алып баручы, балаларын бар дип тә белмәгән, аларга уку, шөгыльләнү өчен шартлар тудыра алмаган әти-әнигә дә дәүләт кырысрак законнар белән җаваплылыкларын искәртеп тора алыр иде.
Кыскасы, һәр белешмә артында бала язмышы тора. Ә язмышлар бер генә төрле түгел. Белешмә алып чыгуга китергән сәбәпләр дә төрле булырга мөмкин. Мондый балалар белән профилактик эш балалар бакчасыннан ук башланырга тиеш.

“Ата-ана да тырышырга тиеш”

Рәмилә ЗАРИПОВА, ике малай әнисе:
— Әти-әни үз баласының мөмкинлекләрен белергә тиеш. Мәктәп белән элемтәдә булу да зарур. Балаларыбыздан галим ясарга телибез дә, без теләгәнчә генә булмый бит. Минем ике улым бар. Беренчесенә гимназиядә уку шундый җиңел бирелде. Икенчесенә дә шулай булыр дип уйлаган идем дә, ләкин аның белән башкачарак килеп чыкты. Башлангыч сыйныф укытучысы да таләпләрне югарырак куйды. Эштән кайткач, икенче сменамны укытучы булырга туры килде. Бергә тырыштык. Улымны, ялкауланмасаң, барысын да булдыра аласың, дип өйрәттем. Хәзер ул 11нче сыйныфта укый. Укуы “4”ле, “5”легә. Әти-әни балага башлангыч сыйныфларда бөтен көчен бирергә тиеш. Белемнең нигезе нык булса, аннары урта, югары сыйныфларда укучыга җиңелрәк була, дигән фикергә килдем.

Рамилә Уваева.