Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Белгән һөнәр иңсәне басмас!
23.07.2015

Белгән һөнәр иңсәне басмас!

Удмуртиянең Люга станциясендә урнашкан 6нчы төзәтү колониясендә — Ижау шәһәренең “Ника” җитештерү компаниясе филиалы — өстәмә агач эшкәртү участогы ачылды.

Биредә агач материалларыннан юыну бүлмәсе өчен утыргычлар, урындыклар, рәшәткәләр, җәнлекләр өчен оялар ясыйлар. Айга 6-9 мең продукция җитештерелеп, Ижауга, Россия төбәкләренә, якындагы чит илләргә озатыла. Әлеге участокның ачылуы, яңа ике киптерү камерасының эшли башлавы продукцияне ике тапкыр арттырырга, җинаять кыл­ганнар өчен өстәмә эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Хәзерге вакытта коло­ниядә металл эшкәртүне дә киң җәелдерәләр. Тегү цехында спорт сумкалары тегәләр. 2015 елда колония буенча керем 350 миллион сум булыр, дип фаразлана.
Станция 1914 елда төзелә башлый. Вокзал, өч тимер юл казармасы сафка баса. Иң беренче булып биредә урман эшкәртү пункты ачыла. Соңрак ул зур агач эшкәртү сәнәгатенә әйләнә. 1961 елда Можга урман сәнәгате хуҗалыгы нигезендә хезмәт-төзәтү колониясе барлыкка килә. Үзенең эшчәнлек чорында әлеге колония берничә тапкыр үзгәртелеп корыла. Бүгенге көндә ул — гомуми режимлы төзәтү колониясе. Күпчелек тоткыннар урлашу, наркотиклар сату-тарату өчен ирекләреннән мәхрүм ителгән. Колониядә алар мич чыгаручы, ташчы, эретеп ябыштыручы, агач егучы, тракторчы һөнәрен үзләштерәләр.
“Ника” компаниясендә агачтан үтүк­ләү такталары, күчерелмәле баскычлар, киптергечләр, чаналар, ял итү өчен җиһазлар, балалар өчен өстәл-урындыклар, йорт һәм юыну бүлмәләре өчен җиһазлар җитештерелә.
Филиалның җитәкчесе — Марат Шакиров. Тумышы белән Сюмси районы Кильмезь авылыннан. Гаиләсе белән күптәннән инде Можга шәһәрендә яшиләр. Ижау авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң, күп еллар аучылык буенча белгеч булып эшләгән. “Балык елганың тирәнрәк җирен эзләгән кебек, кеше дә кайда яхшырак — шул җирне эзли бит. Дүрт ел элек хезмәт хакларын тоткарлый башлагач, мин бирегә эшкә килдем. Колониядә эш җиңелләрдән түгел. Тоткыннарның төрлесе бар, эштән качарга да яраталар. Яшьләргә якынаю юлын да табарга кирәк. Үземнең дә ике улым үсеп килә. Биредәге яшьләргә киңәшләребез белән дә булышырга тырышабыз. 600дән артык тоткын бүгенге көндә эш белән тәэмин ителгән. Иң беренче булып алимент һәм хөкем дәгъвалары булган тоткыннар эшкә урнаштырыла. Алар, колониядән иреккә чыккач, Ижау шәһәрендәге “Ника” җитештерү компаниясенә эшкә урнаша алалар”, — ди Марат.
Колония ишек алдындагы яшьләрне күреп йөрәк әрнеде. Аларга уртача 20-23 яшь. Цех­ларда эшчеләрнең күбесе татар. Рөстәм Мөхәммәтшин би­регә наркотиклар тараткан өчен эләккән. Кылган гамәлләренә, әлбәттә, үкенә ул: “Биредәге агач эшкәртү цехында бик күп һөнәрләргә өйрәндем, уртача хезмәт хакым 7000 сум, төрле түләүләрдән соң кулга 2000 сум алам. Иреккә чыккач та эшсез калмаячакмын”, — ди ул.
Бирсен Ходай! Иреккә чыккач, ялгыш юлга аяк басмыйча, биредә өйрәнгән һөнәрләр белән хезмәт куярга язсын әлеге яшьләргә.

Рәфилә Рәсүлева.