Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Без ялгышмаганбыз
16.05.2013

Без ялгышмаганбыз

Лаеклы ялда булсам да, өйдә кул кушырып утырырга яратмыйм. Элеккеге вакытта Авыл советы җирле үзидарәсендә сәркатиб булып эшләдем, ә хәзер авылыбыз мәдәният йортында эшләп килүче үзешчән ансамблüгә йөрим.

1990 елларда авылыбыз мәдәният йортында гармунчы булмаганлыктан, бераз гармун, баян тарта белгән Фәнис Арсланов дигән егетне эшкә алырга булдык. Әлеге фикерне ул вакытта колхоз рәисе булып эшләүче Әхәт Камалиев та (мәрхүм инде) хуплап алды. “Ул егеттә өмет бар”,- диде. Фәнисне Авыл советы, колхоз җитәкчеләре ризалыгы белән Алабуга агарту училищесына укырга җибәрдек. Еллар үтә торды, Фәнис үзенең булган бар көчен куеп эшли бирде, әкренләп уңышлар яулый башлады. Авыл халкын үз янына тарта белә ул. 5 коллектив туплап, шуларны җитәкли. Менә бүгенге көндә дә  өлкәннәрне бер коллективка җыеп, авыл, шәһәрләргә концерт, спектакльләр оештырып йөртә. Авыл җирлекләре җитәкчеләре, мәдәният йорты эшчеләре матур итеп каршы алып, озатып калалар. Ә олы кешегә күңелне йомшартырга бер җылы сүз  җитә.

Күптән түгел журналистлар: Нәзир Ног­манов, Эльвира Хуҗина безнең үзешчән коллективлар турында “Татарстан-Яңа гасыр” (ТНВ) каналында чыгып килүче тапшыруларның берсе өчен сюжет әзерләделәр. Зәңгәр экраннардан үзеңне күрү — үзе бер сөенеч икән.

Без, өлкәннәрне җыйган, күңелебезне күргән, безне көйләп торган җитәкчебез Фәнис Арслановка, һәрвакыт ярдәм итүче район хакимияте хезмәткәре Рушания Байтимеровага  “Әгерҗе хәбәрләре” һәм “Яңарыш” газетасы хезмәткәрләренә, тавыш операторы Флүр Фарраховка рәхмәтебез  зур.

Фәнис, безгә эшләгән яхшылыкларың үзеңә меңе белән әйләнеп кайтсын. Сине мәдәният хезмәткәре итеп сайлаганда ялгышмаганбыз. Син әлеге һөнәреңә тап төшермәдең, “Татарстанның атказанган  мәдәният хезмәткәре” дигән исемгә лаек булдың. Һәрвакытта да  бергә булып, бердәм булып эшләргә язсын!

Гөлсинә Ситдыйкова, Девятерня авылы