Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


7.06.2018

Без — курчаклар

Тормышны без театр, дибез. Туфан Миң­нуллин исә: ”Театр – чынны ялганнан аерырга өйрәтүче фән үзәге”, — дип тә язып калдырган. Тик ни гаҗәп, гомер буе театрда “уйнасак та”, һич кенә дә яхшыны яманнан, дөресне ялганнан аерырга өйрәнеп бетеп булмый. Мин исә тормыш – театр дигәнне, курчак театры дип төзәтер идем. Алай дисәк, дөресрәк булыр кебек, чөнки бу аңлаешсыз тормышта без – курчаклар, безнең белән рәхәтләнеп уйныйлар. Еллар үткән саен хәтер кабат-кабат үткәннәргә кайта… Уйландыра… элек һәм хәзер…
Тормыш кайный, яшәү рәвеше үзгәрә. Уңай якка да, әлбәттә. Без чишмәдән су ташып, бәкедә кер чайкап, мичкә ягарга утын ташып, печән җыеп, өеп, сылу кызлар булып үсеп җитсәк, бүгенге кызлар — җылы өйләрдә, көзге каршында, кулларда телефон… Якында гына чәчтараш, күршедә генә солярий, ерак түгел матурлык үзәге… Җәйләрен диңгез буе, төрле лагерьлар… Кызларның күбесе шулай үсә. Чөнки заманалар үзгәрә. Менә егетләр өчен үзгәрмәс нәрсә бар: патша вакытында да булган солдат хезмәте бүген дә бар! Алар укый да, хезмәт тә итә, гаилә кора… Элек ир-егетләр нинди авырлыкны тартса, шуны тарта. Тик бүген инде армиядән кайткач бирә торган “подъёмныйлар” юк, эшләгән урыннан фатир да бирмиләр, эш урыннары да көтеп тормый! Хәзер яшь гаиләләр барсы да ипотекада “әсирлектә”. Ычкынып та булмый, кычкырып та. Төрле программалар, ана капиталы, айлык түләүләр уйлап чыгарылса да, завод-предприятиеләр биргән бушлай яшәү урыннарын, түләүсез уку, дәвалану, ял йортларына юлламаларны бернәрсә дә алыштыра алмый. Ул вакытларны сагынып сөйләргә генә кала.

Элек ирләр гаять гаярь иде
Бик югары иде башлары.
Соң вакытта алар мескенләнеп,
Башны иеп йөри башлады…

Менә шулайрак башлана торган шигырем бар минем. Чыннан да, игътибар иткәнегез булса, авылда бигрәк тә ир-атларның күңеле төшенке, атлауларында, әнкәй әйтмешли, өмет юк. Безнең өчен ир-егет ул – көчле, барсын да булдырырдай батыр зат! Ул – әти дә, абый да, ир дә, кияү дә, җизни дә, кайнеш тә, бабай да! Нинди авырлык булса да, илгә афәт килсә дә, иң авыр башы ир-ат җилкәсенә төшә. Алар, чыннан да, гаярь булырга тиеш! Тик заманалар үзгәрә… Хатын, бер җирдә дә эшләмичә, хуҗабикә булып, ирен эштән көтеп, бала тәрбияләп, йорт эшләре белән шөгыльләнеп яши торган заманалар артта калды. Хәзер эшләмичә мөмкин түгел! Ир-атларның рухы сыну да нәкъ шуннан килә, туендыра алмый ул гаиләсен… Авылда икесе дә терлекчелектә эшләүче әти-әниләр бар, балалары укый, балалар бакчасына йөри… Көн дә ашарга кирәк! Ә хезмәт хакын вакытында бирә алмыйлар! Бездә генә дә түгел икән, әнә, Удмуртиядә кичектерелгән хезмәт хакының күләме 16.5 млн. сум дип яза “Яңарыш” газетасы. Газиз балалары авырса – дару, ашыйсы килсә — ризык, уйныйсы килсә — уенчык алып бирә алмаган әти кешенең нигә кәефе булсын?! Аның нигә дәрәҗәсе үссен! Әле бит түләүле укый торган балалар бар! Вакытында түли алмасаң, утыңны, газыңны, телефоныңны өзәләр. Ничә ай хезмәт хакы алмадың дип сораучы юк. Гаиләне бердәнбер туендыручы булган сыерның да сөте көннән-көн очсызлана. Ә без: “Ирләр нигә элмәк кия?” дип аптырыйбыз? Хезмәт хакын тоткарлаучы җитәкчеләрнең дә күбесе ирләр, бер генә көн яшәп карасыннар иде алар мондый тормышта… Бәлки икенче төрле уйларлар иде!
Элек һәм хәзер. Кайсы яхшы, кайсы начар? Үткәннең яхшысын алып, бүгеннең тишекләрен ямыйсы иде дә. Алгарыш ымсындыра, алга чакыра. Әлбәттә, без бит XXI гасырда яшибез! Телибезме, юкмы, тормыш — театр кануннарына буйсынырга туры килә. Без бит бары курчаклар…

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.