Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Без дә Тукай телен өйрәнәбез
29.04.2015

Без дә Тукай телен өйрәнәбез

5“Кеше һөнәрне түгел, ә һөнәр сайлый кешене” дип язган Сократ. Минем белән дә шулай булды. Белемем буенча тел һәм әдәбият белгече, хыялым мәктәптә эшләү булса да, язмыш мине балалар бакчасына эшкә урнаштырды. Узган елның август аенда мин Әгерҗе районында урнашкан Сарсак-Омга авылындагы балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башладым. Авылның төп халкы, бакчада тәрбияләнүче балалар да — удмуртлар. Башта бераз каушап калсам да, балалар мине үз дөньяларына алып кереп китте. Нәкъ менә балалар арасында алар кебек уйларга, могҗизага ышанырга, бар дөньяны онытып, уйнарга өйрәндем…
Төркемемдә тәрбияләнүче Глеб исемле малай очраклы гына минем телефоннан татарча сөйләшкәнемне ишеткән дә:
— Твой сыночек тоже по-татарски разговаривает? — дип сорап куйды.
— Да.
— Как он так научился?
— Я его научила.
— А нас научишь?
Икенче көнне Доминика иртән группага килеп керү белән:
— Мой папа тоже умеет говорить, как Вы. Я тоже хочу научиться говорить по-татарски. Вы нас научите? — димәсенме.
Балалар белән булган сөйлә­шүләрдән соң, мөдиребез Тама­ра Николаева бе­лән уртак фикергә килдек: бакчабызда удмурт балаларына татар телен өйрәтү өчен татар теле түгәрәге оештырырга кирәк. Ата-аналарның әлеге мәсьәләгә уңай карашы мине тагын да дәртләндереп җибәрде. Җиң сызганып эшкә керештем. Ләкин нәрсәдән башларга? Рус телле укучыларга татар телен укыту буенча тәҗрибәм бар барлыгын, әмма балалар бакчасында таләпләр һәм шартлар бөтенләй башка. Методик әсбаплар, төрле журналлар, Интернет челтәрен айкарга кирәк булды. Әйе, бүгенге көндә чит телле балаларга татар телен өйрәтү өчен мөмкинлекләр киң. Шулай итеп, бакчабызда “Күчтәнәч” исемле түгәрәк эшли башлады. “Күчтәнәч”, чөнки һәр очрашуга Гөлчәчәк исемле татар кызы балаларга күчтәнәч алып килә: я кәрзин белән яшелчәләр, я серле әкият китабы яисә рәсемнәр салынган серле сандык. Балалар телне яратып өйрәнсен өчен, шөгыльләрне уеннар ярдәмендә үткәрәм, күрсәтмә әсбаплар кулланам.  Менә шулай, уйный-уйный балалар татарча сүзләр белән таныштылар, тиздән исләрендә дә калдырдылар, әйтеп карый башладылар — тел өйрәнүнең бик мавыктыргыч шөгыль икәнен аңладылар. Иртән йөгереп киләләр дә татар теленнән “сынау тоталар”: хлеб-ипи, молоко-сөт, чәй тәмле… Мин исә аларның һәр яңа һөнәрләренә, әйткән сүзләренә, ясаган уңышларына шатланам.
Баларга тел өйрәтүдә төп алымнарның берсе — халкыбызның әдәби мирасына, фольклорына таяну. Шуңа күрә Тукай атналыгы, Нәүрүз, Сабантуй бәйрәмнәрен уздыруны гадәткә керттек. Балалар бик кызыксынып, татар телендә мультфильмнар карыйлар, шигырьләр, җырлар тыңлыйлар. Ата-аналар тарафыннан рәхмәт сүзләре ишетү дә күңелгә канәгатьлек хисе өсти.
Яз җитүгә татар дөньясы Тукай моңы белән яши башлый, Татарстан күләмендә “Без татарча сөйләшәбез” акциясе уза, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларына татар теле айлыклары гөрли. Мин дә кечкенә генә удмурт балаларына татар теле — Тукай телен өйрәтүем белән чиксез горурланам. Теләгем шул: барлык балалар да татар һәм рус телләрендә яхшы итеп сөйләшә белсен, татар телен бу дөньяда иң күркәм, иң гүзәл, бөек тел дип танысын иде.

Гөлнара Ногманова,
Тирсә авылы.