Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Без дә калышмыйк!
27.04.2016

Без дә калышмыйк!

 

Май бәйрәмнәре алдыннан башкалабызда өмәләр уза. Шуларның берсендә Удмуртия Башлыгы да катнашты.

Матур гадәт буенча, Александр Соловьев Әфган, Чечен сугышларында һәм башка кайнар нокталарда һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл территориясен чистартуда катнашты. Җыештырылган урын түгел, ә чүпләмәгән урын чистарак, диләр. Әмма бар кеше дә моны аңлап җиткерми. Шуңа күрә ел саен шәһәр халкы язгы өмәләргә җыела. Бәйрәм алдыннан хуҗалар үз йортларын, фатирларын, ишегалларын, эш урыннарын җыештыралар, тәртипкә китерәләр. “Май бәйрәмнәрен яхшы кәеф белән уздырыр өчен урамнарны, ишегалларын, җәмәгать урыннарын, урман-парк зоналарын, чүплекләрне тәртипкә китерергә өлгерербез дип уйлыйм”, — диде Александр Васильевич.
Өмәдә шулай ук иҗтимагый оешма вәкилләре, республиканың төрле министр­лык, ведомство җитәкчеләре дә катнаштылар.

Э. Карипов фотосурәтләре.