Без дә булдыра алабыз

Вараксино поселогында гомер итүче Мидхәт Шакиров чит җирләрдән килгән товарларга кызыкмый. Ул бакчасында үз ысулы белән кыярлар үстерә.
Бүген азык-төлек сыйфаты замананың иң глобаль проблемаларының берсенә әверелде. Минем белән күпләр килешер дип уйлыйм. Аллага шөкер, кибетләрдә товарга кытлык юк.
Бар да бар, акчаң гына булсын. Игътибар итсәгез, ризыклар каян гына китерелми. Алар тышкы кыяфәтен үзгәртми, бозмый гына ерак араларны үтсен өчен нинди эшкәртүләргә дучар булганнардыр, бер Ходайга гына билгеле. Консервант, ясалма буяу, хуш исләр белән баетылган азык-төлек кешегә файда урынына зыянны күбрәк китерәдер дип, мин җиләк-җимеш, яшелчәләрне үзебездә үстерелгәннәрен яисә күрше республикалардан китерелгәннәрен алырга тырышам. Чөнки ерактан килмәгәч, химик эшкәртүләрне күрми бу ризыклар.
Күптән түгел Уфада булырга туры килде. Анда “Башкортстан продукты” дигән проект эшли икән. Исеменнән үк аңлашыла, республикада җитештерелгән товарлар, азык-төлек турында сүз. Сатуга куелган продукциянең кабында, я төргәгендәге “Башкортстан продукты” дигән язу, әйбернең нәкъ монда эшләнгәнен генә белдерми, ә аерым сыйфат билгесе дә булып тора. Чөнки продукция сыйфаты махсус лабораториядә 3 ай саен тикшерелеп, аңа махсус билге сугыла икән. Җитешсезлекләр ачыкланса, товар сатуга чыгарылмый.
Сатып алучыга товарның этикеткасына карарга, кайчанга кадәр яраклы икәнлегенә игътибар итәргә, кайда һәм кем чыгарганын гына белергә кирәк.
Тагын шунысын әйтәсем килә: Башкортстан бездән ерак түгел, без — күршеләр. Аннан безгә кыяр-помидор китерәләр, күркә ите сата торган кибетләре дә бар Ижауда. Тик бер сорауга җавап таба алмыйм: без дә алар кебек үстерә, җитештерә алмыйбызмыни? Я эшләргә теләмибезме?
Дилфәр Хәсәнов, Ижау шәһәре.