Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Без — бергә
12.12.2013

Без — бергә

Соңгы елларда матбугатның киләчәге турында бәхәсләрне еш ишетергә туры килә. Төрле җаваплар яңгырый. Киләчәккә ышаныч белән караучылар булса да, күпчелек җаваплар, кызганычка каршы, күңелне юатырлык түгел. Шулай булуга карамастан, “Яңарыш”, Аллага шөкер, үсеш юлында. Моны элекке уңышларны санап тормыйча, агымдагы елдагы мактауга лаеклы адымнарыбызны телгә алганда да күрергә була. Мәсәлән, февраль аенда Россия регионнарында татар телендә нәшер ителүче газеталар арасында игълан ителгән “Татар рухы һәм каләм” бәйгесенең “Милли тормышны иң яхшы яктыртучы матбугат” номинациясендә җиңү яуладык. Милли басмабыз элек бәйрәмнәрдә генә төсле булып чыга иде, быел ул һәр атнаны бәйрәмчә матур “күлмәктән киенеп” укучыларның өйләренә килә. Айга бер тапкыр “Татмедиа” агентлыгы ярдәмендә әзерләнгән “Атна вакыйгалары” дигән кушымта газетабызның эчтәлеген тагын да баета, укучыларыбыз өчен мәгълүмати офыкларны киңәйтә.
Узган атнада Казанда “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы уздырган Россия регионнарында нәшер ителүче газеталарның баш мөхәррирләрен җыйган киңәшмә-семинарда да, Бөтендөнья татар конгрессының массакүләм мәгълүмат чаралары комиссиясенең киңәйтелгән утырышында да “Яңарыш” газетасы берничә тапкыр мактап телгә алынды.

Баш мөхәррирләр катнашында узган киңәшмә “Атна вакыйгалары” кушымтасын чыгару турындагы килешүне озынайту мәсьәләсенә багышланган иде. Әлеге кушымтаны “Шәһри Казан” газетасы редакциясе әзерләп, Россиянең 15 субъектында нәшер ителүче 20 газетага тәкъдим итә. Тиражы — 90 мең 250 данә. “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов әлеге проектны тормышка ашыруда катнашучыларга һәм татар телендә нәшер ителүче газеталарга матди ярдәм итүе өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен җиткерде. Укучылар бик теләсәләр дә, “Атна вакыйгалары” дигән исем үзе үк таләп итсә дә, әлегә газетаны атна саен чыгару мөмкинлеге юклыгын да әйтеп узды. “Татмедиа” оешмасының генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов кушымтаның тиражы артканнан-артуын, киләсе елдан сафларны Башкортостанның атнага биш тапкыр чыгучы “Кызыл таң” газетасы тулыландыруын, тиражны 100 меңнән арттырырга кирәклекне искәртте. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров милли басмаларга Россия регионнарында телне, гореф-гадәтләрне сак­лауга зур өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдереп, бергә булырга чакырды. Сабантуйларның 60 төбәктә узуын искә алганда, 15 регионда гына татар телендә газета дөнья күрүнең азрак булуын, офыкларны тагын да киңәйтү юлларын табарга кирәклеккә басым ясады. “Халыклар Дуслыгы йорты” директоры Ирек Шәрипов Татарстанда төрле милләт вәкилләренә эшләү, яшәү һәм мәдәни үсеш өчен яхшы шарт­лар тудырылуы, регионнарда яшәүче татарларның да шундый шартларда яшәргә лаеклы булуын билгеләп үтте. Татар матбугатын нәшер итүчеләрне ул милли әйдәманнар белән тиңләп: “Алар үз төбәкләрендә булган чараларны яктыртучылар гына түгел, милли йөкне тартучылар да”, — дип, уртак максатны тормышка ашыруда уңышлар теләде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Татмедиа” генераль директоры киңәшчесе Ислам Әхмәтҗанов Ирек Шәриповның сүзләрен хуплап, регионнарда яшәүче журналистларның әйтеп бетергесез зур эшләр башкаруларын, куелган хезмәтнең тиешенчә бәяләнергә тиеш булуын әйтте. Баш мөхәррирләргә лаеклы хезмәткәрләрен “Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре” дигән исемгә тәкъдим итәргә, тәҗрибә уртаклашу, уку-өйрәнү өчен регионнарда журналистлар очрашуларын уздырырга, татар телендә нәшер ителүче матбугат чараларының энциклопедиясен әзерләргә тәкъдим итте.
“Атна вакыйгалары” газетасы редакторы Мансур Мортазин газетаның исеме җисеменә туры килмәвен, айга бер чыга торган газетаның исеме “Атналык” була алмавын, киләсе елдан аның “Без — бергә” дигән исем астында чыгачагын белдерде. Киңәшмә-семинар ахырында киләсе елга уртак көч белән “Без — бергә” кушымтасын чыгару турында үзара килешүләр төзелде. Алга таба аны айга ике тапкыр чыгару турында да сүз алып барылды.
Шунысын да искәртеп үтми мөмкин түгел, Россиянең бер генә регионында да татар телендә атна саен 16 битле (айга бер тапкыр 24 битле) булып чыгучы төсле газета юк. Бу безнең — Удмуртия татарларының — зур байлыгыбыз һәм аның кадерен белеп саклап калу зур бурычыбыз. Матбугатка язылу тәмамланырга санаулы көннәр калып барганда әлеге бурычны искә төшерү аеруча мөһим.
Ә газетага язылган кеше берничә тапкыр отышта калачак. Әйдәгез, шул отышларны санап китик әле.

* Газетаның 16 битендә һәркем үзен кызыксындыра торган темага язмалар таба ала.

* Татарстан — Яңа Гасыр”, “Татарстан — Планета”, Башкортостан, Россия һәм Үзәк телеканалларының телепрограммалары да атна саен вакытында өегезгә килә.

* Без — бергә” кушымтасы Татарстан яңалыклары белән генә түгел, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез тормышы, күренекле шәхесләр белән дә таныштыра, мәдәният, сәнгать, спорт, дин темаларын да яктырта.

* Башка милли басмаларның бәяләре белән чагыштырганда, 16 битле “Яңарыш” газетасы ике, хәтта берничә тапкыр очсызрак. Еллык язылу бәясе элемтә бүлекләрендә 480 сум 73 тиен, үз нокталарыбызда — 204 сум. Ә 8 битле “Без — бергә” кушымтасы айга бер тапкыр сезгә күчтәнәч булып киләчәк.

* Яңарыш” газетасы һәр укучыга традиция буенча Яңа ел бүләге дә әзерли. Монысы — 2014 ел өчен төсле стена календаре. Ул газетабызның 1нче саны белән киләсе елда безнең белән калган чын дусларыбызга барып ирешәчәк.
Газетага язылмаган булсагыз, тизрәк элемтә бүлекләренә ашыгыгыз. “Без — бергә”, — дип горурланып әйтерлек булсын.

Рәмзия Габбасова.