Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


25.05.2012

Без бергә

«Вместе» эзләре буенча» дип аталган регионара яшьләр лагеренда катнашу нәрсәсе белән ошады, хәтерегездә уелып калды?» — дип сорасалар, кыска гына җавап бирүе кыен булыр иде. Чөнки әлеге лагерь программасы төрледән-төрле чараларны үз эченә алган һәм һәммәсе үзенчә файдалы, күңелле булды. «Халыклар дуслыгы йорты» каршында җыелып, автобусларга утырганда, без, бер-беребезне бөтенләй белми идек. Кем уйлаган тиз генә арада танышып, аралашып, бер дус гаилә сыман булып китәрбез, дип.

Форумга 9 регионнан 90 делегат килгән иде. Бураново авылына барып, ил күләмендә үзләрен таныткан әбиләр белән танышу, алардан удмурт пәрәмәчләре пешерергә өйрәнү, авылдагы киез итекләр музее белән танышу, «Пепелац» клубында ЭТНО-дискотекада катнашу – болар барысы да күңелемдә әйтеп бетергесез тәэсирләр калдырды.

Якшур-Бодья авылындагы күзләре начар күрүче балалар интернат-мәктәбендә узган «Добровольчество дәресләре» безгә алга таба мондый чараларны оештыру өчен үрнәк булды. Без монда алган белемнәрне гамәлдә дә кулланып карадык, бергәләшеп әлеге интернатның коймаларын буядык.

Яшь организм тәмле ашларсыз һич яши алмый. Лагерьны оештыручылар моны да исәпкә алганнар. Без 10 командага бүлендек. Һәр төркем милли ризык әзерләп, тәкъдим итте, бергәләп күңелле табын корып авыз иттек.

Форум кысаларында милли мәдәнияткә кагылышлы чаралар да җитәрлек булды. Бу өлкәдә дә без, татарлар, үзебезне сынатмадык. «Иман» татар яшьләре берлеге каршында эшләп килгән Рушана Чернова җитәкчелегендәге «Сәйлән» татар ансамбле җыр-биюләре һәркемнең күңеленә хуш килде.

«Вместе» ассоциациясе оештырган яшьләр лагере төрле милли яшьләр оешмаларының нинди эшләр башкаруы, милли культуралар белән таныштыру белән беррәттән төрле милләт вәкилләренә бер-берсенең гореф-гадәтләренә, йолаларына, мәдәниятенә хөрмәт белән карарга өйрәтте.

Эльвира Вилданова, «Иман» татар яшьләре
берлеге әгъзасы